Вернуться к обычному виду

Халыкара хатын-кызлар көне белән котлау

Кадерле, мәхәббәтле hәм гүзәл ханымнарыбыз!

Яз, мəхəббəт һəм гүзəллек бəйрəме - Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан җылы телəклəребезне кабул итегез!

Бу бəйрəм чəчəклəр һəм шат елмаюлар, сезгə багышланган соклану хислəре белəн бизəлгəн. Сез – шəфкатьлелек, тугрылык, рухи һəм əхлакый чисталыкның, җир йөзендə булган барлык яхшылыкның җанлы гəүдəлəнеше. Һəм һəрвакытта да без ярата һəм хөрмəт итə торган хатын-кыз булып каласыз.

Фидакарь хезмəтегез һəм саф күңелегез, ярдəмегез һəм мəхəббəтегез, тугрылыгыгыз һəм тормышыбызны нурлырак итəргə тырышуыгыз өчен рəхмəт сезгə, кадерле хатын-кызлар.

Сезгə чын күңелдəн саулык-сəламəтлек, күңел күтəренкелеге, хатын-кыз бəхете һəм шатлык телим! Яз сезгə җылы кояш нурларын, ə ир-егетлəребез йөрəк җылысын бүлəк итсен, гаилəлəрегездə иминлек һəм муллык хөкем сөрсен! Бәйрәм белән!

Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, Түбән Кама шәhәре мэры Айдар Метшин.

 
Яндекс.Метрика Яндекс цитирования