Вернуться к обычному виду

Шәhәр hәм Республика көне белән котлау

Хөрмәтле шәhәрдәшләр!

Чын күңелдән сезне Татарстан Республикасы hәм шәhәребезнең Туган көне белән котлыйм! Шушы ике дата, нинди яшьтә булуыбызга hәм социаль статусыбызга карамастан, безне берләштерә!

Республика көне - hәр татарстанлы өчен үзенчәлекле вакыйга. Бу - Татарстанның Дәүләт суверенитеты турында декларация кабул ителгән көн. Ул – халыклар бердәмлеге символы. Быел ул Түбән Каманың 45 еллыгы белән туры килде. Шәhәребез әле яшь, шуңа да карамастан, ирешкән уңышларыбыз мулдан. Ул үсә, үзенең чикләрен һәм мөмкинлекләрен киңәйтә. Болар барсы да шәhәр халкы, аларның энергиясе, талантлары hәм фидакарь хезмәте нәтиҗәсе. Һәм Түбән Каманың киләчәге якты, аны яңа үрләр һәм өметле перспективалар көтә.

Хөрмәтле түбәнкамалылар! Татарстан Республикасы көне hәм шәhәрнең 45 еллыгы белән котлыйм! Уңышлар, сәламәтлек, бәхет телим!

Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, Түбән Кама шәhәре мэры Айдар Метшин.

 
Яндекс.Метрика Яндекс цитирования