Вернуться к обычному виду

Яңа ел бәйрәме белән котлау

Кадерле шәhәрдәшләр!

Түбән Кама муниципаль районының барлык яшәүчеләрен Яңа 2011 ел белән котлыйм!

2010 ел да тарихка  керде. Безнең алда катлаулы мәсьәләләрне хәл итәргә мәҗбүр итә торган җитди максатлар куелган иде. Узган елга нәтиҗә ясаганда, аларның тормышка ашуын күреп, шатланабыз.

Бу уңышлар Түбән Каманың потенциалы зур булуы турында сөйли. 2010 ел вакыйгаларга бик бай булды: Җиңү көнен билгеләп үттек, “ТАНЕКО” комплексының беренче чираты җибәрелде, муниципаль сайлаулар hәм халык санын алу. Түбән Камада беренче тапкыр укытучыларның август конференциясе уздырылды. Бу безгә шәһәрнең мәгариф өлкәсендә мөмкинлекләр югары булуын күрсәтергә мөмкинлек бирде. “Барьерларсыз мохит” проектын башлап җибәрү – шәhәрнең иҗтимагый тормышындагы яңа баскычы. Моннан тыш сәламәтлек саклау өлкәсендә үзгәртүләр эше башланды, яңа юллар hәм йортлар төзелде, сәнәгатьне үстерүдә эшебезне дәвам иттек, авыл хуҗалыгында нәтиҗәләр алу өчен күп көч сарыф итәргә туры килде, федераль, региональ, муниципаль программаларны тормышка ашырдык. Безнең уңышлар –түбәнкамалыларның уртак тырышлыгы нәтиҗәсе. Болар – индустриаль предприятиеләрнең hәм оешмаларының, кече hәм урта бизнес, бюджет өлкәсе хезмәткәрләре, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре, ветераннар hәм яшьләр. Яңа елга аяк басабыз. Аның нинди булуы үзебездән тора. Үз көчебезгә ышану, энтузиазм hәм җаваплылык алда торган  планнарны үтәргә ярдәм итәр, тормышыбызны тагы да ямьләндерер, тулыландырыр дип ышанам. Түбәнкамалыларга Яңа ел бәйрәме алдыннан гаилә җылылыгы hәм яме, күңелләрегездә шатлык hәм мәхәббәт, якыннарыгызның игътибарын һәм ярдәмен тоеп яшәргә язсын. Бер-берегезне саклагыз, бер-берегезгә мәхәббәт hәм күңел җылысын таратыгыз. Яңа елда бәхет, уңышлар, сәламәтлек, тынычлык телим!

 
Яндекс.Метрика Яндекс цитирования