Вернуться к обычному виду

Өлкәннәр көне белән котлау

Шәһәр һәм районның өлкән буын вәкилләрен чын күңелдән Өлкәннәр көне белән котлыйм!

Бу бәйрәм бердәмлек hәм буыннар чылбыры, чорлар бәйләнеше символы булып тора. Ул, матур традиция буларак, Россия календаренда үз урынын тапты. Бу көнне без фидакарь хезмәтләре, батырлыклары hәм сабырлыклары белән дәүләтебезнең иминлеген тәэмин иткән Ватаныбызны яклаучыларга һәм торгызучыларга хөрмәт hәм мәхәббәтебезне белдерәбез.

Безнең бурычыбыз – ветераннарыбызга лаеклы тормыш тәэмин итү, аларга кадер-хөрмәт күрсәтү. Өлкәннәребез дәүләтнең ярдәменә hәм социаль хөрмәтенә, тирә-юньдәгеләрнең игътибарына өметләнергә тулы хокуклы.

Ихлас күңелдән сезгә ныклы сәламәтлек, бәхет, исәнлек, тынычлык телим.

Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, Түбән Кама шәhәре мэры Айдар Метшин.

 
Яндекс.Метрика Яндекс цитирования