Вернуться к обычному виду

Ватанны яклаучылар көне белән котлау

Кадерле түбәнкамалылар!

Ватанны яклаучылар көне – кыюлык, намус hәм батырлык көне белән котлыйм сезне.

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан эчкерсез котлаулар кабул итеп алыгыз!

Бу көчле рухлылык, традициялəргə тугрылык билгесе булып торучы һəм чын ир-егетлəрнең батырлык, намус һəм абруй кебек сыйфатларга ия булуларын раслый торган бəйрəм.

Ватанга һəм халыкка хезмəт итү үз илен ихлас сөюче гражданнарның һəрвакыт төп максаты булды һəм шулай булып калачак та. Үзенең меңьеллык тарихында Россия күплəгəн аяусыз һəм кангойгыч сугышлар кичерде, лəкин аны һəрвакыт кыю, батыр сугышчылары яклап калды.

Хəрби хезмəткəрлəрнең бүгенге буыны һəм Россия армиясе сафларын тулыландырырга əзерлəнүчелəр Ватан сакчыларының матур традициялəрен лаеклы дəвам итəчəгенə, илебезнең куркынычсызлыгы, туганнары һəм якыннарының тормышы өчен җаваплылык хисен югалтмаячакларына шигем юк.

Бөек Ватан сугышы ветераннарына, сугышчы-интернационалист булып хезмəт иткəн ватандашларыбызга, килəчəктə илебезне сакларга барачак яшьлəргə чын күңелемнəн ныклы сəламəтлек, бəхет, уңышлар һəм гаилəлəрендə муллык телим!

Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, Түбән Кама шәhәре мэры Айдар Метшин.

 
Яндекс.Метрика Яндекс цитирования