Вернуться к обычному виду

Яңалыклар

  RSS

25.11.2014 Никанор истәлегенә...

Түбән Кама эчке эшләр идарәсе начальнигы полиция полковнигы Айрат Садыйков фестивальдә катнашучыларга участковый Шестаковның гаделлеге, хокук тәртибен саклаудагы фидакарьлеге, 34 яшендә һәлак булганнан соң, «За мужество» ордены белән бүләкләнүе хакында сөйләгәннән соң, ярышта катнашучыларга уңышлар теләде.

27.10.2014 Казан 2016 елгы бадминтон буенча Европа чемпионатын кабул итәчәк

Парижда Россиядә 2016 елгы бадминтон буенча Европа чемпионатын үткәрү турындагы килешү имзаланды.

30.09.2014 "Нефтехимик" 10 уен рәттән үзендә уйный

Бүген 30 сентябрьдә Түбән Камада КХЛның регуляр чемпионаты кысаларында "Нефтехимик" белән Казанның "Ак Барс" командалары көч сынаша. Уен 19:00 сәгатьтә башлана. Шунысы кызык: "Нефтехимик" календарь буенча рәттән 10 матчны (!) үз бозында үткәрәчәк.

29.09.2014 Казан 2016 елда үзендә Европа чемпионаты уздыру хокукына конкурста катнаша

Казан 2016 елда үзендә дзюдо буенча Европа чемпионаты уздыру хокукына конкурста катнаша.

28.09.2014 Үзе сайлаган юл

Зөфәр Муллахмәт улы Түбән Камада күпләргә татарча һәм ирекле көрәш остасы, тренер һәм ярышлар хөкемдары буларак яхшы таныш. Заманында ул әле самбо, грек-рим һәм казахча көрәш, шулай ук, бокс һәм спортның кайбер башка төрләре белән дә шөгыльләнеп, ярыйсы гына уңышларга ирешкән.

27.09.2014 Гроссмейстер нормасын үтәде

Түбән Каманың моңа нинди катнашы бар дисәгез, Казан “Ладья”сында уйнаган шахматчыларның берсе – шәһәребездә күпләргә яхшы таныш булган Раил Мәхмүтов. Түбән Камада туып-үскән ул егет Бакый Урманче исемендәге 2нче гимназиядә укыды, оста шахматчы буларак бездә танылды. Хәзерге вакытта Раил республикабыз башкаласында яши, Казан федераль университетында укый.

Таһир - боксчы да, хоккейчы да 27.08.2014 Таһир - боксчы да, хоккейчы да

Таһир Хафизовка әле 18 яшь кенә булса да, Түбән Каманың спорт дөнясында үзен инде танытып өлгергән. Егет спортның берьюлы ике төрендә – бокста һәм хоккейда ярыйсы гына уңышларга ирешкән.

13.08.2014 KAMA EURO Racing Team: Бөгелмә шәһәрендә җыелган бүләкләр уңышы.

Узган ял көннәрендә Бөгелмә шәһәрендә автокросс буенча Россия Чемпионатының чираттагы этабы булып узды. “Кама Евро” командасы пилотлары («Автокросс» яшьләр үзәге каршында) берничә дивизионда күп кенә бүләкләргә лаек булдылар.

Физик тәрбия бирүчеләр көне 08.08.2014 Физик тәрбия бирүчеләр көне

7 август көнне Нефтехимиклар паркында Бөтенрәсәй күләмендә бәйрәм ителә торган “Физик тәрбия бирүчеләр көне” үткәрелде. Чарада барлыгы меңьярым кеше катнашты.

KAMA EURO Racing Team: Россия Чемпионаты этабында 2 һәм 3 урыннар. 06.08.2014 KAMA EURO Racing Team: Россия Чемпионаты этабында 2 һәм 3 урыннар.

Узган ял көннәрендә Свердловск өлкәсенең Арамиль шәһәрендә автокросс буенча Россия Чемпионатының чираттагы этабы булып узды.. “Кама Евро” командасы пилотлары («Автокросс» яшьләр үзәге каршында) Д3-спринт дивизионында 2 һәм 3 урыннарга лаек булдылар.

Йортара спорт командалары арасында уздырылган республика күләм яшүсмерләр спартакиадасы 04.08.2014 Йортара спорт командалары арасында уздырылган республика күләм яшүсмерләр спартакиадасы

27 - 29 июльдә Казанда Йортара спорт командалары арасында уздырылган республикакүләм яшүсмерләр спартакиадасы үтте. Әлеге Спартакиадада Татарстан Республикасының 10 муниципаль берәмлеге катнашты.

Кырымнан да килделәр 16.04.2014 Кырымнан да килделәр

Узган шимбә көнне “Шинник” спорт комплексында татарча көрәш буенча Данил Галиев истәлегенә багышланган егерме беренче ачык республика турниры үткәрелде.

09.04.2014 Хоккей

6 апрель көнне Кама Аланында Түбән Кама муниципаль районының авыл җирлекләре арасында алкалы хоккей беренчелеге уздырылды. Ярышта “Шереметьевка” һәм “Камские Поляны” төркемнәре очрашты. 4:3 исәбе белән “Шереметьевка” командасы җиңү яулады.

09.04.2014 Предприятие һәм оешмаларның физик культура коллективлары арасында өстәл теннисы буенча Түбән Кама шәһәре чемпионаты

6 апрель көнне “Факел” спортзалында предприятие һәм оешмаларның физик культура коллективлары арасында өстәл теннисы буенча Түбән Кама шәһәре чемпионаты үткәрелде. Чемпионатта барлыгы 80 кеше катнашты.

Мәктәп укучылары Спартакиадасының республика этабы 11.03.2014 Мәктәп укучылары Спартакиадасының республика этабы

2014 елның 6 нчы мартында Байлар Сабасының чаңгы трассасында, мәктәп укучыларының I Спартакиадасы кысаларында, чаңгыда узышу ярышының республика этабы булып үтте.

Түбән Кама Пенсия Фонды Идарәсе VI Спартакиада да зона этабында хезмәткәрләр арасында приз белән бүләкләнделәр 06.03.2014 Түбән Кама Пенсия Фонды Идарәсе VI Спартакиада да зона этабында хезмәткәрләр арасында приз белән бүләкләнделәр

Күптән түгел, 5 мартта, ФОК “Батыр” сараенда VI Спартакиада зона этабында Пенсия Фонды Идарәсенең хезмәткәрләре элеге бәйгедә ярыштылар. Узышта Татарстан Республикасының 10 районы катнашты.

Түбән Каманың гимнастика спортчылары Мәскәү шәһәрендә чыгыш ясадылар 06.03.2014 Түбән Каманың гимнастика спортчылары Мәскәү шәһәрендә чыгыш ясадылар

Март ае башында Мәскәүдә УСЗ “Дуслык” Лужник сараенда GRAND-PRIX сериялы халыкара сәнгать гимнастика ярышлары булып узды. Бу спорт һәм матурлык бәйрәме данлылыклы Гала-концертының күрсәтү номеры белән тәмамланды, анда шулай ук “Нефтехимик” спорт клубының гимнасткалары катнашкан иде.

Түбән Кама районында шорт-трек биотлон буенча ярышлар узды. 06.03.2014 Түбән Кама районында шорт-трек биотлон буенча ярышлар узды.

Узган ял көннәрендә Сухарево авыл җирлегендә яшәүчеләр, үзләрендә олимпиада оештырып, көчләрен кышкы олимпияда төрләренә караган спорт уеннарында сынап карадылар. Бу фикер белән башлап җирлек башлыгы чыкты һәм аны депутатлар хуплады.

Түбән Кама муниципаль хезмәткәрләре чаңгы ярышының җиңүчеләре арасында 05.03.2014 Түбән Кама муниципаль хезмәткәрләре чаңгы ярышының җиңүчеләре арасында

Үткән ялларда Саба һәм Зеленодольск районнарында ТР Спартакиада зачетында дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләре арасында чаңгы ярышлары узды. Түбән Кама командасы Саба район территориясендә узган ярышта катнаштылар. Андагы ярышларда 200 дән артык муниципаль хезмәткәрләр көч сынашты.

«Ак Барс»: чебешләрне санар чак җитә. 13.02.2014 «Ак Барс»: чебешләрне санар чак җитә.

Шаулап-гөрләп Олимпия уеннары да үтеп китте. Билгеле булганча, спортның Олимпиададагы беренче номерлы спорт төре Россия җанатарларына куаныч китермәде. Хәзер инде безнең өчен бердәнбер тынычлану чарасы булып Континенталь хоккей лигасындагы плэй-офф торачак. Әйе, үзебездә дә хәлиткеч очрашулар якынлаша.


News 1 - 20 of 51
First | Prev. | 1 2 3 | Next | Last All

Яндекс.Метрика Яндекс цитирования