14.03.2014
“Права”сы булмаса да...
Юл хәрәкәте иминлеге инспекторлары машина йөртү таныклыгы булмаган көе рульгә утырган бер ирне тотканнар.
13.03.2014
Татарстан Республикасының күп районнарында кар яву көтеләчәк
Районнарда карның күп явуы көтеләчәк дип, Татарстанның синоптиклары иртәгәгә прогноз ясыйлар.
13.03.2014
Кешеләр имгәнә
ГАИ хәбәрләреннән күренгәнчә, узган айларда безнең юлларда матди якка “суккан” 249 авария булган, ә 4 авариядә 8 кешенең сәламәтлегенә зыян килгән, 40 машина штраф стоянкасына озатылган.
12.03.2014
Татарстанда эшсезләр саны 18 меңнэн артты
Бугенге көндэ Татарстанда 18 692 эшсез хисаплана. Бу, узган атна белән чагыштырганда, 63 кешегә кубрәк. Татарстан Республикасы Хезмәт Министрлыгы пресс - службасы чыганакларына нигезләнсәк, әлеге күрсәткеч 0,92% тәшкил итә.
12.03.2014
Тубән Кама районында яшәүчеләргә хокуклары буенча киңәшләр бирәчәкләр
12 мартта Шәрәмэәт һәм Кама Аланы авылларында ,Тубэн Кама районында яшәүчеләр өчен, хокукларына кагылышлы сорауларына бушлай киңәш-аңлатмалар бирү чарасы үткәреләчәк.
11.03.2014
Дәүләт эчендәге дәүләт
Түбән Камадагы химия белән бәйле предприятиеләрдә берәр күңелсезлек булса, без үзебез әле ишетергә дә өлгермибез, ә инде Казаннан, Чаллыдан, авыллардан һәм, хәтта, Ижаудан да якыннарыбыз, “сез исәнме анда, химиягез белән бергә күккә очмадыгызмы”, дип борчылып шалтырата башлыйлар.
08.03.2014
Айдар Метшин шәһәребезнең хатын-кызларын бәйрәм белән котлады
Түбән Кама муниципаль район башлыгы, шәһәребезнең идарәчесе Айдар Метшин Бөтендөнья хатын-кызлар көне белән котлады
04.03.2014
Татарстанның иң яхшы куңелле полицейские Түбән Камада яши
23 февраль алдыннан Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы һәм “Комсомолҗская правда” газетасы иң кыю, иң акыллы, иң чибәр һәм иң яхшы куңелле полицейскийга конкурс үткәрделәр. Тавыш бирү “Комсомолҗская правда” медиахолдингының интернет-сайтында барды.
04.03.2014
Кама Аланының иң күп капитал сыешлы промышленностҗ объектлары арасында – Индустриаль парк
Кама Аланының иң күп капитал сыешлы промышленность объетлары арасында – Индустриаль парк. Бу турыда бүген җитәкчеләренең атналык киңәшмәсендә Кама Аланы бистәсе башлыгы Александр Павлов әйтте. Бу проект Кама Аланының моношәһәр буларак үстерү Комплексы инвестиөион планының бер өлеше булып тора.
04.03.2014
Кама Аланының бюджетына 2013 елда салым керемнәр 15, 5 млн.сум тәшкил итте.
2012 елда салым керемнәре 13,6 млн.сум булган иде. Керемнәренең артуы, беренче чиратта, җир салымы исәбенә булды, аның өлешенә барлык салым керемнәренең 56,73 проценты туры килә.
03.03.2014
Татарстан Республикасының Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрына кабул ителүгә язылу башлана
Март аенда Түбән Камада Татарстан Республикасының Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Айрат Шафигуллин белән әлеге өлкәгә кагылышлы мәсьәләләр буенча халыкны кабул итүе оештырыла.
03.03.2014
Түбән Кама районында яшәүче халыкка хокуларына кагылышлы сораулары буенча киңәш бирәләр
12 мартта Шәрәмәттә һәм Кама Аланы авылларында Түбән Кама районында яшәүчеләрнең хокукка кагылышлы туган сорауларына бушлай киңәш-аңлатмалар бирү чарасы үткәреләчәк. Бу көнне әлеге җирлекләрдә халыкка юридик ярдәм күрсәтүнең күчмә пункты эшлиячәк.
27.02.2014
Түбән Камалылар туган шәһәребезне беренчеләрдән сафка бастыручы, төзүче – Түбән Каманың почетлы гражданын Мәсгүть Сибгат улын юбилее белән котладылар
Бүген шәһәрнең танылган җәмәгать эшлеклесе, беренче төзүчесе Масгуть Сибгат улы узенең 85 еллыгын билгеләп үтә. Аны элекке хезмәттәшләре, шәһәрнең җитәкчеләре, Шура аксакал эгъзалары юбилее белән котларга килганнәр иде.
20.02.2014
Уллары сугыштан кайтмады...
Төзүчеләр поселогындагы “Патриот” үзәгендә миципаль район башлыгы, шәһәр мэры Айдар Метшин уллары Әфган һәм Чечен сугышларында һәлак булган әти-әниләр белән очрашты. Анда барлыгы 58 әти-әни килгән иде. Аларның үзләренең проблемалары белән уртаклаштылар, ярдәмнәреннән ташламаган өчен рәхмәтләрен җиткерделәр.
20.02.2014
Түбән Кама туган тел ункөнлеге уза
Традиция буенча, ул 11 февральдән башлап 21 февральгә кадәр дәвам итә. Туган тел ункөнлегенә багышланган “Сүз күркәм дә, тылсымлы да” дип исемләнгән беренче иң күләмле чараларның берсе - бүген 2нче гомуми белем бирү мәктәбендә узды.
14.02.2014
Милләтебезнең горур улы
Халык иҗаты йортында үткәрелгән чираттагы “Җидегән чишмә” кичәсе Түбән Каманың мактаулы гражданы, Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Фәннәр академиясе вице-президенты, әгъза-мөхбире, профессор, техник фәннәр докторы, Татарстанның атказанган химигы, фән һәм техника өлкәсендә Татартстан Республикасы дәүләт премиясе лауреаты Азат Шәймулла улы Зыятдиновның 75 яшьлек юбилеена багышланган иде.
28.01.2014
Кадетлар янында
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич Түбән Камада булып киттеләр. Әлеге визитның максаты — шәһәребездәге кадетлар корпусының реконструкцияләнә торган бинасын карау иде.
27.01.2014
Суыкта туңудан сакланыгыз
Соңгы көннәрдә генә Түбән Камада 7 кеше аяк-кулларын өшетеп дәваханәгә мөрәҗәгать иткән. Аларның барысына да медицина ярдәме күрсәтелгән, әмма берсенең аягын кисәргә туры килгән.
25.01.2014
Быел да тикшерәчәкләр
Түбән Кама табиблары узган ел районда халыкны гомуми диспансерлаштыруга йомгак ясадылар. Җитәкчеләрнең Советлар йортында уздырылган киңәшмәсендә Түбән Кама сәламәтлек саклау идарәсе начальнигы Илнур Хәлфиев аның нәтиҗәләре белән таныштырды.
24.01.2014
Яңа ысул белән
Торак-коммуналь хуҗалыгына бурычлылар белән яңача көрәшә башлаячаклар.
News
141 - 160 of 332
First
|
Prev.
|
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
|
Next |
Last
| All