18.07.2014
Татарстанда салкын һәм дымлы һава шартлары көтелә
Татарстан синоптиклары фаразларына караганда, иртәгә республикада салкын һәм дымлы булачак. Алмашынучан болытлы һава, көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр көтелә.
18.07.2014
Инсаннарның яхшылык үзәге
Түбән Кама мөселманнары һәм татарлары тормышында узган сишәмбедә бик олы вакыйга булды: үзәк мәчет карамагында “Ихсан” үзәге ачылды. Вафат булганнарны соңгы юлга озату үзәген ачу тантанасында, мөселманнар һәм “Ихсан”ны төзешкән җитәкчеләр, эшмәкәрләр белән беррәттән, Татарстан Диния нәзарәте мөфтие Камил Сәмигуллин, аның беренче урынбасары Рөстәм Батыров, Татарстан Дәүләт советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев һ.б. катнашты. Тантана башланыр алдыннан муниципаль район башлыгы Айдар Метшин үзе дә “Ихсан”ны карап чыгып, зур бәя бирде.
18.07.2014
“Россия-2014” экспедициясе - Татарстанда
Россия иҗтимагый оешмалар активистлары республика башкаласын Варшава белән чагыштырдылар.
11.07.2014
Чиркәүне изгеләндерделәр
Татарстандагы 30 керәшен чиркәве янына изге апостоллар Петр һәм Павел исемнәре белән аталган Балчыклы чиркәве дә өстәлде (сүз уңаеннан, ел азагына кадәр республикада тагын дүрт керәшен чиркәве эшли башлаячак).
10.07.2014
Түбән Кама ГХАТ идарәсендә Бөтенрәсәй “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне” уңаеннан “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медальләре тапшырылды.
Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә Бөтенрәсәй Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медальләренең тапшыру тантанасы булып узды. Быел Түбән Кама муниципаль районында әлеге медальгә дүрт гаилә тәкъдим ителгән иде.
30.06.2014
Татарстанда җәмәгать өчен беренче ифтар ашлары уздырылды
Татарстан мөселманнары 28 июльдә беренче ифтарны уздырды. Һәр елдагыча, Казандагы кайбер мәчетләр ифтар чатырлары корып, ураза тотучылар өчен авыз ачтыру мәҗлесе үткәрде.
26.06.2014
Түбән Кама ГХАТ идарәсендә туйлар саны артуы күзәтелә
Түбән Кама ГХАТ идарәсендә ел да җәй айларына туры килә торган туйлар санының кискен артуы күзәтелә. Гыйнвар аеннан май аена кадәр ГХАТ идарәсендә атнасына уртача 30 никах теркәлә.
25.06.2014
«Балкыш” социаль реабилитация үзәгендә “Тылсымлы сандык” исемле чара оештырылды
Үзәктә тәрбияләнүче балаларга кунакка урман хуҗасы килде. Ул балаларны табигатьне саклауларын һәм яклауларын сорады. Шулай ук урман хуҗасы табигать материалларыннан вак-төяк эйберләр күргәзмәсе ясарга кирәклеген игълан итте.
21.06.2014
"Чайка" лагерендә янгын куркынычлык чаралары буенча инструктив дәрес
Түбән Кама муниципаль районы надзор эшләр бүлеге, НМО ТРО ВДПО һәм Янгынга каршы пропаганда һәм җәмәгать бәйләнешләре узәгенең Түбән Кама филиалы белән бергә "Чайка" лагерендә куркынычлык чаралары буенча инструктив дәрес уздырылды. Дәрестә кешеләрне эвакуацияләү вакытында хезмәт күрсәтүче персоналның хәрәкәтләре, эвакуация планы буенча кагыйдәләр тикшерелде. Балалар савыктыргыч лагернең барлык корпусларыннан эвакуацияләнде.
20.06.2014
Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә Храмовлар гаиләсе алтын туйларын билгеләп үтте
Агымдагы елның 19 июнь көнендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә шәһәребезнең беренче милиционеры Храмов Федор Афанасьевич һәм аның тормыш иптәше Анна Васильевна алтын туйларын билгеләп үттеләр.
19.06.2014
«Балкыш” социаль реабилитация үзәгендә ничәнче ел рәттән балалар Сабантуе оештырыла
Бу чараның төп максаты үзәктә тәрбияләнүче балаларны татар милли бәйрәме Сабантуйның тарихы һәм йолалары белән таныштыру һәм туган халык мәдәниятен хөрмәт итәргә өйрәтү.
17.06.2014
Сугышчы әтием каберенә бардым
Түбән Кама белән Санкт-Петербург арасы якын түгел, әлбәттә. Әмма Бөек Ватан сугышында илнең иминлеген яклап сугыш кырында ятып калган әтиемнең каберенә барып, чәчәкләр салуны, рухына дога кылуны, әле исән вакытта, үземнең изге бурычым дип саныйм.
11.06.2014
Атнага бер тапкыр Казаннан Риминига авиарейслар гамәлгә куелачак
New Livingston авиакомпаниясе Казаннан Риминига авиарейслар башкара башлады. Рейс, атнага бер тапкыр, шимбә көнендә Airbus 320 самолетында башкарылачак, дип хәбәр итә “Казан” Халыкара аэропорты” ААҖ матбугат хезмәте.
07.06.2014
Илдар Халиков Түбән Камада Сабантуйда катнашты
Бүген Тубән Камада Сабантуй узды. Сабан туе бәйрәмендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Казан мэры Илсур Метшин, Түбән Кама муниципаль район башлыгы, Түбән Кама мэры Айдар Метшин һәм башка дәрәҗәле кунаклар катнашты.
05.06.2014
Түбән Кама ГХАТ идарәсе каршында пар балдаклар чәчәк атты
Түбән Кама муниципаль районы ГХАт идарәсе каршындагы чәчәкләр клумбасында алтынга тиң сап-сары ике пар балдак чәчәк атты. Гаиләнең ныклыгы символы буларак кабул ителә торган пар балдаклар “Горзеленхоз” предприятиесенең эшчеләре тарафыннан утыртылган.
02.06.2014
Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан Ана (гаилә) капиталына сертификатлар тапшыру тантанасы булып узды
Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә агымдагы елның 29 май көнендә тугыз гаиләгә Ана (гаилә) капиталына сертификат тапшыру тантанасы булып узды.
30.05.2014
Мөселман хатын-кызларының икенче корылтае уздырыла
4 июньдә "Казан" милли мәдәни үзәгенә республикабыз мөслимәләре корылтайга җыела. ТР МДН ярдәмендә Татарстан Мөслимәләр берлеге мөселман хатын-кызларының икенче корылтаен уздыра.
30.05.2014
Хәрәм акча кесә тишә
Татарстанда уртача ришвәт күләме нинди һәм кайсы идарәчелекләр эшчәнлегендә коррупция очраклары аеруча еш ачыклана? Бу сораулар гади халыкны гына түгел, ә коррупциягә каршы көрәш эшчәнлегендә актив катнашучы җитәкчеләрне дә кызыксындыра.
28.05.2014
“Барлык һөнәрләр яхшы – теләгәнен сайлап ал”
22.05.2014 елда социаль педагог Султанова И.А. һәм социаль эшләр буенча белгеч Гатина И.В. “Барлык һөнәрләр яхшы – теләгәнен сайлап ал” чаралары курсына нигезләнгән “Медицина эшчесе” дигән тематик экскурсия оештырдылар.
27.05.2014
Вакытлыча юллар ябык
Язгы чорда шәһәребез канук көткән өй кебек матурая, яңара. Бу максатта юлларны төзекләндерү эшләре да киң колач ала.
News
41 - 60 of 332
First
|
Prev.
|
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
|
Next |
Last
| All