Вернуться к обычному виду

Яңалыклар

  RSS

“Заря” лагеренда “Туган як” профильле сменасы ачылды. “Заря” лагеренда “Туган як” профильле сменасы ачылды.

160 бала сменаның катнашучылары булды. Профильле смена традицион спорт-сәламәтләндерү чараларыннан тыш балаларны гореф-гадәтләр, традицияләр, татар халкының мәдәнияты белән таныштыру, әхлакый һәм рухый кыйммәт тәрбияләүне дә ниятли.

Түбән Кама ЮХИДИ башлыгы шәхси составны ДАИ Көне белән тәбрикләде Түбән Кама ЮХИДИ башлыгы шәхси составны ДАИ Көне белән тәбрикләде

Түбән Кама муниципаль районы буенча Рәсәй ЭЭМ Идарәсе ЮХИДИ бүлеге башлыгы, полиция подполковнигы Айрат Хәбибуллин ЮХИДИ бүлегенең барлык шәхси составын Дәүләт Автоинспекциясе оешуның 76 еллыгы белән тәбрикләде. Үзенең котлавында ул юл сакчылары хезмәтенең авыр, хәтта куркыныч булуын, шуңа күрә аларда эчке игътибар тупланышы һәм көч биреп эшләү югарылыкта булырга тиешлеген билгеләде.

Түбән Кама яшүсмерләре гадәти булмаган “баллы” хәзинә тапты Түбән Кама яшүсмерләре гадәти булмаган “баллы” хәзинә тапты

“Хәзинә эзләүчеләр” уены Красный Ключ бистәсе территориясендә үткәрелде. Анда риск төркеменә кергән гаиләләрдән 33 яшүсмер катнашты. Чара балигъ булмаганнар арасында күзәтүчесезлек һәм хокук бозу профилактикасы кысаларында үткәрелде. Бу уенның максаты игътибар, реакция тизлеген, хәрәкәт тигезлеген арттыру, иҗади мөмкинлекләрне үстерү, күмәклек хисе, үзара мөнәсәбәт культурасы тәрбияләү булды. Чара “Веста” социаль ярдәм үзәге белгечләре Л. Курбатова һәм Р. Хафизова тарафыннан әзерләнде.

Түбән Кама предприятиеләренә калькулятор җитми Түбән Кама предприятиеләренә калькулятор җитми

Июль башында Түбән Камада чираттагы вакансияләр ярминкәсе узачак. 5 нче июль көнне Мәшгульлек үзәгендә “НПО “Прометей” ҖЧҖ, “Шинник” Туклану комбинаты” ҖЧҖ, “Шинник” Соцбыт хезмәт күрсәтү” ҖЧҖ предприятиеләренең кадрлар хезмәте эш эзләүче гражданнарга вакантлы урыннар тәкъдим итәчәкләр.

Түбән Кама “Веста” социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә имин булмаган гаилә балалары өчен кинотренинг булды Түбән Кама “Веста” социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә имин булмаган гаилә балалары өчен кинотренинг булды

15 бала гадәти булмаган тренинг катнашучылары булдылар. Имин булмаган, күп балалы, тулы булмаган, аз керемле гаилә балалары өчен “Рус тәресе” документаль фильмы күрсәттеләр, анда психоактив матдәләрнең кеше организмына тәэсире, Рәсәйдә үлем очракларының арту сәбәпләре, яшүсмерләрне исерткеч эчемлекләр куллануга этәрү, сыра рекламасының нигә һәм кемгә файда китерүе турында сөйләнә.

Түбән Камада балалар өчен “Әкияттә кунакта” әкияти терапевтик шөгыль уздырылды. Түбән Камада балалар өчен “Әкияттә кунакта” әкияти терапевтик шөгыль уздырылды.

3 нче микрорайонда яшәүче балалар өчен Түбән Каманың “Эйдос” үзәге психологлары уздырган чара шулай дип атала иде. Үзәк белгечләре оештырган “Әкияттә кунакта” әкияти терапевтик шөгыленең максаты - балаларның иҗади сәләтен үстерү, аларны курку һәм борчуларын җиңәргә өйрәтү. Психологлар фикеренчә, әкият - гаять зур тәҗрибә банкы, аның белән балалар, уңышлы булу өчен, төрле тормыш ситуацияләрендә куллана ала. Шөгыль вакытында балалар әкият уйлап чыгарып һәм сөйләп кенә калмады, ә үзләре шул әкият герое булып, аларның тормышлары белән яшәргә тырышты.

Түбән Камада беренче тапкыр православие күргәзмә-ярминкәсе ачылды Түбән Камада беренче тапкыр православие күргәзмә-ярминкәсе ачылды

Түбән Кама тарихында беренче тапкыр игълан ителгән православие мәдәнияте айлыгы муниципаль районда күргәзмә-ярминкә белән тәмамлана. Православие ярминкәсен ачу тантанасы бүген сәгать 12.00 “Нефтехимик” боз сарае фойесында булды. Протоиерей Иоанн Бухенко бу күргәзмә аша бүгенге православиенең байлыкларын күрү мөмкинлеге барлыгын әйтте. Иоанн атакай барлык катнашучыларны тәбрикләде, барысына да бәхет, иминлек теләде.

Төзәтү эшләре сәбәпле Түбән Камада 5 телеканал һәм 3 радиостанция эшләрен туктатачак. Төзәтү эшләре сәбәпле Түбән Камада 5 телеканал һәм 3 радиостанция эшләрен туктатачак.

Төзәтү эшләре сәбәпле Түбән Камада 5 телеканал һәм 3 радиостанция эшләрен туктатачак. Татарстан Республикасы буенча элемтә, мәгълүмат технологияләре һәм масса коммуникацияләре өлкәсендә күзәтү Федераль хезмәте идарәсе Түбән Каманың телевизор караучыларын һәм радио тыңлаучыларын кисәтә: 4 июньнән 7 июньгә тикле 8.00 – 16.00 сәгатьләрдә телевизион һәм радио эфирларының сүндерелүе планлаштырылган.

Түбән Камада җәйге сәламәтләндерү лагерьларын тикшерү башланды. Түбән Камада җәйге сәламәтләндерү лагерьларын тикшерү башланды.

Бүген Түбән Кама муниципаль районында җәйге сәламәтләндерү лагерьларын тикшерү эшләре башланды. Бу атнада составына төрле инстанцияләр белгечләре һәм муниципаль хакимият вәкилләре кергән махсус комиссия әгъзәлары җәйге айларда Түбән Кама укучыларын кабул итәчәк бөтен ял итү лагерьларын тикшереп чыгачак. Бу җәйдә Түбән Кама районында балалар 42 мәктәп яны лагерында (28 – шәһәрдә, 14 – районда), 6 стационар һәм 3 палаткалы лагерьларда ял итеп сәламәтлекләрен ныгыта алачаклар.

Авыр хәлле гаиләләрдән булган балаларның җәйге ялларын Түбән Каманың социаль үзәкләре кайгыртачак. Авыр хәлле гаиләләрдән булган балаларның җәйге ялларын Түбән Каманың социаль үзәкләре кайгыртачак.

Авыр хәлле гаиләләрдән булган балаларның җәйге ялларын Түбән Каманың социаль үзәкләре кайгыртачак. Түбән Кама муниципаль районында социаль көчсез гаиләдән булган балаларның җәйге каникуллардагы тулы ялларын һәм эш белән тәэмин ителгәннәрен оештыру максаты куелды. Бу сорауны хәл итүдә “Веста” һәм “Балкыш” социаль үзәкләре зур рольне башкара. Шулай итеп “Веста” гаилә һәм балаларга ярдәм итү үзәге күп балалы, фәкыйрь һәм авыр хәлле гаиләдән булган балаларга булышачак.

Түбән Камага Изге Великомученик Пантелеимонның санаклары килә Түбән Камага Изге Великомученик Пантелеимонның санаклары килә

Түбән Камалылар православия күргәзмәсендә Изге Великомученик һәм дәвалаучы Пантелеимонның санаклары өлешләре белән бергә могҗизалы иконасын тотып карый алалар. Бу храм иконасы 1882 елда Афон Изге Тавында урнашкан Изге Великомученик һәм Дәвалаучы Пантелеимонның рус монастырендә язылды һәм яктыртылды.

Р.Вәлиев премиясен тапшыру церемониясенең нәтиҗәләре Р.Вәлиев премиясен тапшыру церемониясенең нәтиҗәләре

2012 нче елның 22 маенда Шәһәр балалар иҗаты үзәгендә язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Вәлиев Разил Исмәгыйль улы премиясе бәйгесенең йомгаклау кичәсе булып узды. Бәйге быел 14 нче тапкыр үткәрелде.


News 321 - 332 of 332
First | Prev. | 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 | Next | Last All

Яндекс.Метрика Яндекс цитирования