31.10.2013
Түбән Камада өстәмә ике көн ял була
Ноябрь аенда Түбән Кама халкын ике көн ял көтә.
31.10.2013
Түбән Камада мөселман киеме күргәзмәсе узачак
1 һәм 2 ноябрьдә көндезге 10нан кичке сәгать 6га кадәр «Сөләйман» кафесында Казанның «Исламия» кибете хатын-кызлар өчен модалы мөселман киемнәре коллекциясе күргәзмәсе ачыла.
31.10.2013
Түбән Кама пенсионерлары белем ала
Түбән Камадагы Пенсионерлар Университетында яңа уку елы башланды.
30.10.2013
Түбән Камада үзешчән фольклор коллективлары концерт куячак
1 ноябрьдә Халык иҗаты йортында шәһәребезнең үзешчән фольклор коллективлары концерт куя.
24.10.2013
Яр Чаллы-Түбән Кама участогында шәһәр яны поездлары хәрәкәте үзгәрә
27 октябрьдә, Россия тимер юлларында кышкы хәрәкәт графигы гамәлгә керү белән, кайбер шәһәр яны поездларының расписаниесе үзгәрә.
22.10.2013
Түбән Камада туу турындагы таныклыкларны бала табу йортында ук бирәләр
Түбән Камада соңгы бер ай дәвамында 60ка якын нәни кыз һәм егет үзләренең туу турындагы таныклыкларын Түбән Камадагы бала табу йортында ук алып чыкканнар.
18.10.2013
Алинә Кабаева түбәнкамалыларны кабул итәчәк
Россия дәүләт думасында Татарстан Республикасыннан депутат Алинә Кабаева тиздән Түбән Камада халыкны кабул итәчәк.
16.10.2013
Түбән Кама кызы «Нечкәбил» конкурсында катнаша
Түбән Кама эчке эшләр идарәсе хезмәткәре, полиция капитаны Ольга Голякова Казанда гаиләле хатын-кызларның республика күләмендә үткәрелә торган «Нечкәбил» гүзәллек конкурсында катнаша.
08.10.2013
Түбән Камада өлкәннәр ункөнлеге дәвам итә
Түбән Каманың социаль хезмәткәрләре, Өлкәннәр көне уңаеннан, шәһәребездә һәм районыбызда яшәүче 90 яшьлек һәм аннан да өлкәнрәкләрнең өйләренә килеп, азык-төлек җыелмасы тапшырдылар.
02.10.2013
Түбән Камада көзге чакырылыш старт алды
Ир-егетләребезнең хәрби хезмәткә мөнәсәбәтләре уңай якка үзгәрә бара. Түбән Камада патриотик тәрбиягә зур игътибар бирелү, хезмәт итү шартлары яхшыртылу үз нәтиҗәләрен бирә.
30.09.2013
Гражданнарның барлык мөрәҗәгатьләре дә шәхсән Айдар Метшинга юнәлдереләчәк
Түбән Кама муниципаль район башлыгының җәмәгатьчелек кабул итү бүлмәсе эшли башлады. Биредә мөмкинлектән чыгып авыр тормыш вәзгыятендә калган шәһәрлеләргә ярдәм күрсәтеләчәк.
25.09.2013
Түбән Камада Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерләнәләр
Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әле елдан артык вакыт бар. Шулай булса да, аңа әзерлек башланды. Мунициаль район башлыгы, шәһәр мэры Айдар Метшин рәислегендә Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек буенча оештыру комететның киңәйтелгән утырышы шул хакта барды.
25.09.2013
Кол Шәриф мәчете «Россия 10» проекты финалында конкурсантлар арасында беренче унлыкта
Казанның Кол Шәриф җәмигъ мәчете «Россия 10» проекты финалында конкурсантлар арасында беренче унлыкка чыкты.
24.09.2013
Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесе Түбән Камада гражданнарны кабул итә
26 сентябрьдә 15.00 сәгатьтә Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Түбән Кама бүлеге бинасында Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Павел Николаев гражданнарны кабул итә.
23.09.2013
Түбән Камада юл йөрү таныклыгына бушлай өйрәтәләр
16 яшьтән узганнар һәм 27 яшьнең өске ягына чыкмаганнар, «С» категориясенә ия булган профессионал шоферлыкка бушлай өйрәтәләр.
23.09.2013
Түбән Камада хәрби чакырылыш ка бәйле «кайнар» линия эшләячәк
Бүген, 23 сентябрьдә көндезге сәгать 3тән кичке 6га кадәр 40-63-22 номеры белән хәрби комиссар Фәрит Мингәрәевкә шалтыратырга була.
18.09.2013
Түбән Камада «Яңа гасыр» теле- һәм радиоканалы эшчәнлеген вакытлыча туктатып тора
Татарстанда, шул исәптән Түбән Камада да «Яңа гасыр» теле- һәм радиоканалы эшчәнлеген вакытлыча туктатып тора
16.09.2013
Наркотикларга күзәтлечек итү буенча дәүләт федераль хезмәте җитәкчелеге түбәнкамалыларны кабул итә
17 октябрьдә иртәнге сәгать 10нан кичке 8гә кадәр Студентлар урамындагы 35нче йортта наркотикларга күзәтлечек итү буенча дәүләт федераль хезмәте җитәкчелеге түбәнкамалыларны кабул итә.
16.09.2013
Түбән Камада «Наркотикларсыз тормыш» айлыгы узачак
16 сентябрьдән башлап, Түбән Камада наркотикларга каршы «Наркотикларсыз тормыш» айлыгы узачак.
10.09.2013
Түбән Камада ярминкәләр эшли башлый
14 һәм 15 сентябрьдә иртәнге 8дән «Комета» базарында һәм, шулай ук, Бызов урамындагы базар янәшәсендә көзге ярминкә эшли башлый.
News
201 - 220 of 332
First
|
Prev.
|
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
|
Next |
Last
| All