Вернуться к обычному виду

Яңалыклар

  RSS

30.10.2014 Депутатлар бюджет мәсьәләсен хәл итә

30 октябрь көнне Татарстанның бишенче чакырылыш Дәүләт Советы депутатлары чираттагы парламент утырышына җыелды. Әлеге җыелыш аеруча озыннардан булыр, ахры. Ник дигәндә, бүген алар беренче укылышта 2015, 2016 һәм 2017 елларга бюджет проектын караячак.

28.10.2014 Наркотикка каршы

 Әгәр дә сез наркотик сәүдәгәрләре, яки наркотик кулланучылар турында нәрсә дә булса беләсез икән, “ышаныч телефоны” барын онытмагыз.

Туксанны узып бара 22.10.2014 Туксанны узып бара

Шәңгәлчедә яшәүче Сәхипкамал әби Гайнетдинова туксан яшендә дә әле кәҗә асрый, мунча яга, ашарга пешерә...
Күлмәк-камзуллы Сәхип-камал әби озынчалай япкан яулыгы өстеннән тагын икенчесен чөйде дә, таягын алып, мине озатырга чыкты. Баскычтан төшүгә сөрлегеп китүемне күреп, «егылма, ныклап бас», дип, кулымнан ук тотып алды. Пәлтә кигән булсам да, җылыдан чыккангамы, салкыннан калтыранып куйдым, ә әби исә көзге вак яңгырны бар дип тә белмичә, нык адымнар белән капка ачарга китте... 

22.10.2014 Әйдәгез, Алена өчен

Беренче каналдагы “Ледниковый период”та катнашучы түбәнкамалы Алена Тойминцева үз шәһәрдәшләренең үзенә тавыш бирүен көтә.

16.10.2014 Тынычлык һәм Төзүчеләр урамнары кисешкән чатта “кольцо” ясый башладылар.

Бу урында я светофор кую, я юл хәрәкәтен көйләүче “боҗра” төзү кирәклеге турында күптәннән сүз барды. Төзүчеләр һәм Тынычлык урамнары көннән-көн үсә, яңа йортлар тапшырыла. 

14.10.2014 Татарстанда “Наркотикларсыз тормыш” акциясе старт алды

Россиянең Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту хезмәтенең ТР буенча идарәсе башлыгы Фаяз Шабаев, наркоген үзлеккә ия теләсә нинди матдәләрне таратуны хокук саклау структуралары тарафыннан оператив төстә вакытлыча тыю турындагы мәсьәләне кичекмәстән хәл итү заруриятен билгеләп үтте. Мондый закон проекты Россиянең Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту буенча федераль хезмәте тарафыннан эшләнгән. Күпчелек илләр контрольгә кую регламентларын бер атнага кадәр оптимизацияләп, үзенең якланганлыгын күпкә арттырды. Шул рәвешле, Россия күп кенә чит илләрнең наркотиклар белән эш итүчеләре өчен мишеньгә әверелде.

13.10.2014 Казанда 2014-2020 елларда ТР да талантлар белән идарә итү буенча дәүләт программасын эшләү турында фикерләштеләр

«Перспектива» проекты – ул Татарстан балаларын һәм яшьләрен үстерү һәм интеллектуаль-иҗат потенциалы концепциясен гамәлгә кую буенча эш.

09.10.2014 РФ Дәүләт Думасында интернетта наркотиклар рекламалауны тыя торган закон кабул итәргә ниятлиләр

РФ Дәүләт Думасында тиз арада, Хөкүмәт ярдәменә таянып, наркотиклар рекламасын, шул исәптән тарту катнашмалары - спайсларны тыю турындагы законны кабул итәргә ниятлиләр. Бу хакта журналистларга түбән палатаның иминлек һәм коррупциягә каршы көрәш комитеты рәисе Ирина Яровая ("Бердәм Россия") хәбәр итте, дип белдерә ТАСС.

08.10.2014 Татарстан Президенты ягулык-майлау материалларына акцизны 1 сумга арттырырга тәкъдим итте

Бүген РФ Дәүләт Советы Президиумының "Россия Федерациясе территорияләрен комплекслы үзләштерү һәм үстерү максатларында, автомобиль юллары челтәрен камилләштерү турында" дигән киңәшмәдә төбәк һәм муниципаль дәрәҗәдәге автомобиль юллары челтәрен саклап калу һәм үстерү буенча чаралар комплексы тәкъдим ителде.

08.10.2014 Ноябрьдә 4 көн рәттән ял була

Татарстанлыларны 4 көнлек ноябрь бәйрәмнәре көтә. Моннан тыш, татарстанлылар, Россиянең башка төбәкләребелән чагыштырганда, 1 көнгә күбрәк ял итә алачак: 6 ноябрь көнне ТР Конституциясе көне бәйрәм ителә.

Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ идарәсенең белгечләре алтын юбилярларны Өлкәннәр көне белән һәм булачак Укытучылар көне белән котладылар 07.10.2014 Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ идарәсенең белгечләре алтын юбилярларны Өлкәннәр көне белән һәм булачак Укытучылар көне белән котладылар

Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ идарәсе белгечләре Полина Григорьевна һәм Олег Сергеевич Бельскийларны бергә гомер итүләре һәм 1октябрь – Өлкәннәр көне белән котларга килделәр. 1964 нче елда борынгы Алабуга шәһәре бер – берсен сөйгән ике йөрәкне кавыштыра. Аларның ялкынлы йөрәкләре бүген дә бер – берсенә һәм тирә –якка якты нурларын сибеп бергә тибә.

03.10.2014 Түбән Кама "Веста" үзәгендә хокук бозуларны кисәтүгә юнәлдерелгән чара узган

Балигъ булмаганнар арасында хокук бозу очракларын кисәтү максатыннан Түбән Кама "Веста" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм җирле үзәге юрисконсульты "Хокукка каршы булган эшләр өчен балигъ булмаганнарның җаваплылыгы" дигән темага чара уздырган. Биредә 8 нче мәктәптә белем алучы 91 яшүсмер катнашкан. 

02.10.2014 Татарстанда беренче кар көтелә

Һава температурасы 1сеннән 2 октябрь төнендә 1 градуска кадәр төшәчәк. 2 октябрьдә, көндез максималь һава температурасы 2-7 градус тәшкил итәчәк.

30.09.2014 Татарстанда 100 яшьтән өлкәнрәк 20 ир-ат, 203 хатын-кыз яши

Республикада барлыгы 908 000 өлкән кеше яши. Шуларның 223 нең яше 100 дән узган: алар арасында − 20 ир-ат, 203 хатын-кыз.

30.09.2014 Ханбикә исемен йөрткән журнал

«Сөембикә» турында журнал укучылары, язма геройлары, татар зыялылары нинди фикердә тора икән?

30.09.2014 Өлкәннәр ункөнлегендә “кайнар линия”ләр эшли

Өлкәннәр ункөнлегендә Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары тарафыннан оештырылган “кайнар линия” телефоннары эшли башлаячак. Барлыгы 27 телефон номеры гамәлдә булыр дип көтелә. Аларга шалтыратып, агымдагы елда өлкәннәр ункөнлеген үткәрүгә караган сорауларны бирергә мөмкин булачак.

30.09.2014 Татарстанда капиталь төзекләндерү гамәлләре барган күп фатирлы йортларның 98 процентында эш төгәлләнгән

40 муниципаль районда күп фатирлы 688 торак йортта капиталь төзекләндерү эшләре төгәлләнгән. ТР Дәүләт торак инспекциясе тарафыннан 32 муниципаль райондакүп фатирлы 259 йорт кабул ителгән, диелә ведомство сайтында.

30.09.2014 1 октябрь - Өлкәннәр көне

Халыкны икегә – хәлле кешеләргә һәм хәерчеләргә бүлгән бу яңа заманда өлкәннәрне елның бер көнендә – 1 октябрьдә искә төшерү гадәти нәрсәгә әйләнде.

30.09.2014 1-5 октябрьдә Татарстан Республикасында һава торышы шартлары сизелерлек начарлану һәм температура төшү фаразлана

Вакыты белән явым-төшем көтелә: 1 октябрьдә яңгыр, 2-3 октябрьдә яңгыр һәм юеш кар рәвешендә. Температура көндез 3-8 градус җылы булса, төнлә 2 градуска кадәр төшәчәк.

Түбән Кама ГХАТ идарәсендә тантаналы рәвештә паспорт тапшыру 30.09.2014 Түбән Кама ГХАТ идарәсендә тантаналы рәвештә паспорт тапшыру
14 ел элек беренче документ – туу турында таныклык алган Россия гражданинына ГХАТ идарәсендә паспорт тапшыру традициягә керде.


News 1 - 20 of 332
First | Prev. | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 | Next | Last All

Яндекс.Метрика Яндекс цитирования