Вернуться к обычному виду

Бәйрәм белән!

 
Бәйрәм белән! 20.04.2014

Бәйрәм белән!

Кадәрле дуслар! Түбән Кама муниципаль районның православие динендәге барлык кешеләрен Олы көн(Пасха) бәйрәме уңаеннан котлыйм.

Үзе бәлен инану Һәм игелек яктысы алып килә торган Олы көн кешеләр йөрәген шатлык һәм якыннарын ярату хисләре белән тутыра. Бу- рухи камиллек,намус сынавы һәм узуңне шәфкатьлелеккә,багышлау чагылышы булган бөек уразаның тәмамлану вакыты да.

Күп милләтле Түбән Камада традицион диннәрнең барлык бәйрәмнәре дә олылауга лаеклы. Туганнарыбызның, күршеләребезнең,дусларыбызның мәдәниятен һәм гадәтләрен аңлау, аларны үзебезнекенә тиң күреп кабул итә алу – безнең төп байлыгыбыз, акыл зирәклегебез! Территориябезнең, шәһәр һәм райондагы һәр кешенең киләчәктәге уңышы –нәкъ менә бердәмлектә, югары рухи сыйфатларны һәм әхлакый идеалларны ныгытуда да инде. Олы көн бәйрәмен билгеләп үтүче православие динендәгә барлык христианга, һәрбер түбәнкамалыга иминлек, бәхет, муллык һәм барча яхшылыкны телим.

Айдар Метшин,

Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры.


Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования