Вернуться к обычному виду

Яңалыклар

  RSS

Юлдагы "бөке"дә үтә вакытлар 24.07.2014 Юлдагы "бөке"дә үтә вакытлар

Түбән Каманың Сүбәләк трассасында узган елда гына да 1148 транспорт авариясе булган. Шәһәрдән промышленность зонасына кадәрге араны үтү өчен, гадәти вакытта 15 минут җитсә, “бөке”ләр аркасында елына бер кешенең 1,5 ай вакыты шундагы чиратта үтә икән. Бу проблемадан котылу өчен, юлларга реконструкция үткәрү зарур. Узган шимбәдә, муниципаль район башлыгы Айдар Метшин рәислегендә уздырылган “генераль совет”та сүз шул хакта барды.

Түбән Камада тууы икемеңенче сан астында теркәлгән Епишова Ангелинаның исем кушу тантанасы булып узды 24.07.2014 Түбән Камада тууы икемеңенче сан астында теркәлгән Епишова Ангелинаның исем кушу тантанасы булып узды

Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсенең тантаналар йортында шәһәребездә 2014 нче елда туган икемеңенче сабыйны теркәү тантанасы булып узды. Туу турында 2000 нче сан астында төзелгән актлар язуы Епишова Ангелина Константин кызының тууына карата төзелгән.

Түбән Кама ГХАТ идарәсендә Ана капиталына юбилейлы уникемеңенче сертификат тапшырылды 23.07.2014 Түбән Кама ГХАТ идарәсендә Ана капиталына юбилейлы уникемеңенче сертификат тапшырылды

23нче июль көнне Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсенең танталар йортында ана гаилә капиталына юбилейлы уникемеңенче сертификатны тапшыру тантанасы булып узды.

"Нефтехимагропром"ның комбайннар парадында 23.07.2014 "Нефтехимагропром"ның комбайннар парадында

Әлеге хуҗалыкның комбайнар парадында комбайнчылар үзләре һәм “Нефтехимагропром” директоры Владимир Симанов, аның кул астында эшләүче белгечләр, “Нижнекамскнефтехим” җәмгыяте генераль директорының авыл хуҗалыгы буенча урынбасары Әнәс Миңнәхмәтов, Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгы вәкиле Нурсил Вәлиев, муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Альфред Нигъмәтҗанов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Мөнир Миңнуллин һ.б. катнаштылар.

Татарстанда “Китапка икенче тормыш бүләк ит” хәйрия акциясе башланды 22.07.2014 Татарстанда “Китапка икенче тормыш бүләк ит” хәйрия акциясе башланды

22 июльдән 22 октябрьгә кадәр Татарстанда “Китапка икенче тормыш бүләк ит” дип аталган хәйрия акциясе уза. Әлеге чара кысаларында һәркем үзендә булган яхшы хәлдәге кызыклы китаплар, дәреслекләрне мәктәп китапханәләренә тапшыра ала.

Түбән Кама Ураза бәйрәменә әзерләнә 21.07.2014 Түбән Кама Ураза бәйрәменә әзерләнә

28 июль көнне Түбән Кама мөселманнары иң зур бәйрәмнәренең берсе – Ураза гаетен билгеләп үтәчәк. Бәйрәм уңаеннан Түбән Кама шәһәре Үзәк Җәмигъ мәчетендә уздырылачак чаралар.

20.07.2014 Советлар Союзы Герое Сабир Әхтәмов вафат

Бүген төнлә Казанда 89 нчы яшендә Советлар Союзы Герое Сабир ага Әхтәмов вафат булган. Мәрхүм белән хушлашу мәрасиме иртәгә, ягъни дүшәмбе 21 июль иртәнге 9.00да ТР буенча ЭЭМның Мәдәният үзәгендә (К.Маркс ур., 26) була.

18.07.2014 Татарстанда салкын һәм дымлы һава шартлары көтелә

Татарстан синоптиклары фаразларына караганда, иртәгә республикада салкын һәм дымлы булачак. Алмашынучан болытлы һава, көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр көтелә.

Инсаннарның яхшылык үзәге 18.07.2014 Инсаннарның яхшылык үзәге

Түбән Кама мөселманнары һәм татарлары тормышында узган сишәмбедә бик олы вакыйга булды: үзәк мәчет карамагында “Ихсан” үзәге ачылды. Вафат булганнарны соңгы юлга озату үзәген ачу тантанасында, мөселманнар һәм “Ихсан”ны төзешкән җитәкчеләр, эшмәкәрләр белән беррәттән, Татарстан Диния нәзарәте мөфтие Камил Сәмигуллин, аның беренче урынбасары Рөстәм Батыров, Татарстан Дәүләт советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев һ.б. катнашты. Тантана башланыр алдыннан муниципаль район башлыгы Айдар Метшин үзе дә “Ихсан”ны карап чыгып, зур бәя бирде.

“Россия-2014” экспедициясе - Татарстанда 18.07.2014 “Россия-2014” экспедициясе - Татарстанда

Россия иҗтимагый оешмалар активистлары республика башкаласын Варшава белән чагыштырдылар.

Чиркәүне изгеләндерделәр 11.07.2014 Чиркәүне изгеләндерделәр

Татарстандагы 30 керәшен чиркәве янына изге апостоллар Петр һәм Павел исемнәре белән аталган Балчыклы чиркәве дә өстәлде (сүз уңаеннан, ел азагына кадәр республикада тагын дүрт керәшен чиркәве эшли башлаячак).

10.07.2014 Түбән Кама ГХАТ идарәсендә Бөтенрәсәй “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне” уңаеннан “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медальләре тапшырылды.

Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә Бөтенрәсәй Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медальләренең тапшыру тантанасы булып узды. Быел Түбән Кама муниципаль районында әлеге медальгә дүрт гаилә тәкъдим ителгән иде.

Түбән Камада «Уяв» бәйрәме узачак 09.07.2014 Түбән Камада «Уяв» бәйрәме узачак

Пәнҗешәмбе, 10 июль көнне, Түбән Кама шәһәренең аттракционнар паркында «Уяв» чуаш халык бәйрәме уздырыла.

Безнең район авыл хуҗалыгы терлекчеләре һәр көн саен якынча 82 тонна сөт җитештерә 02.07.2014 Безнең район авыл хуҗалыгы терлекчеләре һәр көн саен якынча 82 тонна сөт җитештерә

Бу бер савым сыерга 15 литр тәшкил итә.
Киләчәк кышка азык әзерләү эшләре дәвам итә. 5300 тонна печән,17000 тонна сенаж җыелган, бер баш шартлы терлеккә 6,31 центнер азык берәмлеге тәшкил итә.

1 июльдән Татарстанда торак-коммуналь хезмәтләргә түләү тарифлары арта 30.06.2014 1 июльдән Татарстанда торак-коммуналь хезмәтләргә түләү тарифлары арта

Республикада яшәүчеләр августта торак-коммуналь хезмәтләр өчен арттырылган бәядән түләү кәгазьләре алачак.

Татарстан белем сыйфаты буенча ярыйсы гына нәтиҗәләр күрсәтә 30.06.2014 Татарстан белем сыйфаты буенча ярыйсы гына нәтиҗәләр күрсәтә

Республикада федераль дәрәҗәдә кертү өчен файдалы тәҗрибә тупланган, дип ышаналар ведомствода.

30.06.2014 Татарстанда җәмәгать өчен беренче ифтар ашлары уздырылды

Татарстан мөселманнары 28 июльдә беренче ифтарны уздырды. Һәр елдагыча, Казандагы кайбер мәчетләр ифтар чатырлары корып, ураза тотучылар өчен авыз ачтыру мәҗлесе үткәрде.

30.06.2014 Россия Хөкүмәте яшәү минимумын 5,1 процентка арттырды

Бер кешегә яшәү минимумы составындагы азык-төлек продуктларына бәянең 5,4 процентка артуына бәйле рәвештә, 2013 нче елның IV кварталы белән чагыштырганда, 2014 нче елның I кварталына яшәү минимумы күләме 5,1 процентка артты. Тиешле карарны Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев имзалады. Бу хакта РФ Хөкүмәте сайтында хәбәр ителә.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Рамазан ае җитү уңаеннан, дин кардәшләргә мөрәҗәгать белән чыкты 28.06.2014 Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Рамазан ае җитү уңаеннан, дин кардәшләргә мөрәҗәгать белән чыкты

“Рамазан айларында мәрхәмәтле эшләрдә берләшергә язсын!” – дип өнди ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе.

27.06.2014 Татарстанда Ураза, Корбан гаете көннәре һәм фитыр сәдакасе күләме билгеле
Ураза гаете 28 июльгә туры килә, Корбан гаете – 4 октябрьгә.


News 161 - 180 of 805
First | Prev. | 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 | Next | Last All

Яндекс.Метрика Яндекс цитирования