Вернуться к обычному виду

Яңалыклар

  RSS

Кышкы вакытка 31.07.2014 Кышкы вакытка

26 октябрьдән кышкы вакыт буенча яши башлаячакбыз, ягъни сәгать телләре бер сәгатькә артка күчереләчәк. Һәм шуннан соң инде язын-көзен сәгать телләрен әле алга, әле артка күчереп, башны катырмаячаклар.

31.07.2014 Спасс ярминкәсе ял итәргә чакыра

Күптәнге гадәт буенча, ярминкә Алабуганың Шишкин сулыклары тыюлыгында, “Яшьләр” стадионында һәм шәһәрнең борынгы үзәк урамнарын.

31.07.2014 ТР да дәүләт хезмәтенең кадрлар составы дәүләт системасы булдырыла

Кичә, 30 июльдә Татарстан Президенты вазыйфаларын башкаручы Илдар Халиков “Татарстан Республикасы дәүләт гражданнар хезмәте һәм Татарстан Республикасында муниципаль хезмәт кадрлар составының бердәм дәүләт системасы” Татарстан Республикасы бердәм дәүләт мәгълүмат системасы турында”гы Указны имзалады.

31.07.2014 Татарстанда бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар 194,0 мең гектар мәйданда җыеп алынган

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив мәгълүматларына караганда, республика районнарында 103,5 мең гектарда – көзге бодай, 80,3 мең гектарда – арыш, 1,9 мең гектарда – арпа, 6,1 мең гектар мәйданда борчак суктырылган. Республика буенча 454,6 мең тонна ашлык җыеп алынган. Шуның 252,6 мең тоннасын – көзге бодай, 183,7 мең тоннасын – арыш, 4,0 тоннасын – арпа, 10,3 мең тоннасын борчак тәшкил итә.

30.07.2014 Мөселман онлайн-фестивале башлана

1-15 август көннәрендә ТР мөселманнары Диния нәзарәте белән берлектә, Мөселман яшьләре берлеге тарафыннан беренче тапкыр Мөселман онлайн-фестивале.

30.07.2014 Дөньяны хатын-кызлар коткарачак

Башта конгресска “Хатын-кызлар – кешелекнең стратегик ресурсы” дигән яңгыравыклы исем кушылган булса, бүген ул “Заманча дөньяда хатын-кызлар хәрәкәте” темасына үзгәртелде.

30.07.2014 V чакырылыш ТР Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатларны теркәү өчен, документларны тапшыру төгәлләнә

Бүген V чакырылыш ТР Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатларны һәм сәяси партияләрдән кандидатлар исемлеген теркәү өчен, документларны тапшыру төгәлләнә.

30.07.2014 2 августта Бөтенроссия донорлар шимбәсе була

Чараны үткәрү вакыты тиктомалдан билгеләнмәгән. Нәкъ менә җәйге чорда канның донор компонентлары җитмәү сизелә.

30.07.2014 “Үз мәктәбеңә ярдәм ит” акциясе кысаларында Татарстанда 28,5 млн сум акча җыелган

“Үз мәктәбеңә ярдәм ит” акциясе кысаларында, Татарстан мәктәпләренә матди ярдәм йөзеннән, 28,5 млн сум акча җыелган.

Татарстанда эссе һава торышы көтелә 29.07.2014 Татарстанда эссе һава торышы көтелә

Татарстанда эссе һава торышы көтелә. Бүген Россиянең үзәк төбәкләренең һава торышына тәэсир итүче көнбатыш циклон Татарстанда да һава торышын формалаштыра башлый. Бу хакта “Татар-информ” МА хәбәрчесенә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең метеофаразлар бүлеге башлыгы Ирина Трущина хәбәр итте.

Татарстанда 306,3 мең т бөртекле һәм кузаклы культуралар суктырылган 29.07.2014 Татарстанда 306,3 мең т бөртекле һәм кузаклы культуралар суктырылган

Татарстанда 306,3 мең т бөртекле һәм кузаклы культуралар суктырылган, ТР буенча уртача уңыш - 23,6 ц/га. Үткән елда бу чорга 610,6 мең т икмәк җыелган, уртача уңыш 20,1 ц/га булган, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте.

Бөтенроссия "Мәктәп ярминкәсе - 2014" узачак 29.07.2014 Бөтенроссия "Мәктәп ярминкәсе - 2014" узачак

Яр Чаллыда 1-17 август көннәрендә Бөтенроссия “Мәктәп ярминкәсе- 2014" узачак. Күргәзмә-ярминкә балалар һәм яшүсмерләр иҗат сараенда һәр көнне 10:00 сәгатьтән 18:00 сәгатькә кадәр эшләячәк.

29.07.2014 Татарстанның инновацион үсеше югары бәяләнде

Инновацияләр һәм мәгълүмати технологияләр үсешенең милли Ассоциациясе тарафыннан төзелгән рейтингта республикабыз өченче урынны алып тора.

Рөстәм Миңнеханов кабат төбәкләр башлыклары рейтингы өчлегендә 29.07.2014 Рөстәм Миңнеханов кабат төбәкләр башлыклары рейтингы өчлегендә

Константин Костинның гражданлык җәмгыятен үстерү Фонды экспертлар төркеме ярдәме белән төбәк башлыкларының дүртенче интеграль рейтингын (ФоРГО) әзерләгән. 14 нче сентябрьдә сайлауларга барачак 30 губернатордан җидесендә рейтинг тискәре динамиканы күрсәткән, дип яза бүген “Известия”.

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның Рус дәүләтендә христиан динен кабул итү көне уңаеннан МӨРӘҖӘГАТЕ 28.07.2014 Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның Рус дәүләтендә христиан динен кабул итү көне уңаеннан МӨРӘҖӘГАТЕ

Хөрмәтле татарстанлылар! 28 июльдә истәлекле дата – Рус дәүләтендә христиан динен кабул итү көне билгеләп үтелә. 988 елда булган әлеге әһәмиятле тарихи вакыйга иҗтимагый, рухи һәм мәдәни үсешкә көчле йогынты ясады, Россия дәүләтчелеген ныгытуга ярдәм итте.

Ураза бәйрәме мөбарәк булсын! 28.07.2014 Ураза бәйрәме мөбарәк булсын!

Кадерле дуслар!
Ураза тоту, тәкъвалык, шәфкатьлелек, рухи яңарыш һәм ныклык, якыннарың турында кайгырту кебек асыл сыйфатларны үзенә җыйган изге рамазан аеның тәмамлануы чагылышы булган Ураза бәйрәме уңаеннан барлык мөселманнарны чын күңелдән котлыйм.

Бисмилләхир-рахманир рахим! 27.07.2014 Бисмилләхир-рахманир рахим!

Әссәләәмү галәйкүм үә рахмәтүллаһи үә бәракәәтүһ!

Мөхтәрәм дин кардәшләребез!

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм шәхсән үз исемемнән мөбарәк Ураза гаете белән котлыйм!

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның Ураза бәйрәме уңаеннан республика мөселманнарына МӨРӘҖӘГАТЕ 27.07.2014 Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның Ураза бәйрәме уңаеннан республика мөселманнарына МӨРӘҖӘГАТЕ
Мөхтәрәм татарстанлылар! Кадерле ватандашлар!
Сезне чын йөрәктән Ураза бәйрәме белән котлыйм!
Рамазан – бар игътибар һәм мәшәкать җаныбызны камилләштерүгә һәм иманыбызны ныгытуга юнәлтелгән, якыннарыбызга һәм мохтаҗларга ярдәм итү теләге аеруча чиста вакыт.

25.07.2014 Түбән Кама районы ГХАТ идарәсе белгечләре “Татарстан Республикасының тыл геройлары” дигән Хәтер китабына керәчәк мәгълүматларны тулыландыру буенча актив эшкә кереште

Түбән Кама мунициапаль районы ГХАТ идарәсе белгечләре “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы вакытында фидакарь хезмәт өчен” дигән медаль белән бүләкләнгән гражданнарның списокларын тикшерү һәм тулыландыру буенча актив эшкә кереште.

25.07.2014 Беренче мөселман онлайн-фестивале Казанда узачак

Мөселман яшьләре берлеге Татарстан Диния нәзарәте ярдәме белән Мөселман онлайн-фестивале уздыра.


News 141 - 160 of 805
First | Prev. | 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 | Next | Last All

Яндекс.Метрика Яндекс цитирования