Вернуться к обычному виду

Яңалыклар

  RSS

15.08.2014 1 сентябрьдән Татарстан мәктәпләрендә «Эко-патруль» эшли башлый

2014 елның 1 сентябреннән Татарстан уку йортларында “Мәктәп эко-патруле” дигән конкурс башлана. Чараның максаты – мәктәп балаларын санитар тәртип урнаштыру эшенә җәлеп итү. Аның Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, Татарстан Информатизация һәм элемтә министрлыгы, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы әзерләгән проекты бүген мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең Байлар Сабасында булып узган Август киңәшмәсе пленар утырышында тәкъдим ителде.

Болгар форумына төрки ил галимнәре җыела 14.08.2014 Болгар форумына төрки ил галимнәре җыела

14-16 август көннәрендә Казанда һәм Болгарда VI Халыкара Болгар форумы узачак. Форум «Казан – 2014 елда төрки дөньяның мәдәни башкаласы» уңаеннан оештырыла. Быелгы дөньякүләм чара «Төрки дөньяның тарихи-мәдәни мирасын саклау һәм реставрацияләү» дигән теманы колачлый.

13.08.2014 ТР Дәүләт Советына сайлаулар алдыннан агитация үткәрү өчен бушлай эфир вакыты бүленә

Хәзерге минутларда Казанда республиканың Үзәк сайлау комиссиясе тарафыннан, 8 партия һәм бер мандатлы округлардан сайланучы 200 дән артык кандидат өчен бушлай эфир вакытын билгеләү буенча җирәбә уздырыла, дип яза "Татар-информ".

Медведев телләр турындагы закон проектын яңадан карау турындагы тәкъдимне хуплады 13.08.2014 Медведев телләр турындагы закон проектын яңадан карау турындагы тәкъдимне хуплады

РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев “Россия халыклары телләре турында”гы законга үзгәрешләр кертү каралган закон проектын өстәмә анализлау ихтыяҗы белән килеште.

Татарстанда урып-җыю эшләрен 5 нче сентябрьгә тәмамларга ниятлиләр 13.08.2014 Татарстанда урып-җыю эшләрен 5 нче сентябрьгә тәмамларга ниятлиләр

Татарстан басуларыннан быел 3 мең тонна бөртек суктырып алырга ниятлиләр. Урып-җыю эшләрен исә, 5 нче сентябрьдә төгәлләргә планлаштырыла. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Николай Титов хәбәр итте.

13.08.2014 KAMA EURO Racing Team: Бөгелмә шәһәрендә җыелган бүләкләр уңышы.

Узган ял көннәрендә Бөгелмә шәһәрендә автокросс буенча Россия Чемпионатының чираттагы этабы булып узды. “Кама Евро” командасы пилотлары («Автокросс» яшьләр үзәге каршында) берничә дивизионда күп кенә бүләкләргә лаек булдылар.

12.08.2014 Кулларында кыр корабы штурвалы

Татар газетасын кеше үзе кулына тотып, үзе турында язылганнарны рәхәтләнеп үз телендә укый алырга тиеш дигән фикердә торучылардан мин үзем. Ә шулай да, муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Альфред Нигъмәтҗанов, бу урып-җыюга керешелгәннән алып беренче мәртәбә ясалган атналык эш нәтиҗәсе буенча “Прикамский” хуҗалыгы комбайнчысы Александр Копаневка күчмә кубок тапшырылачагын әйткәч, тиз генә юлга җыендым...

12.08.2014 “Бердәм Россия” Татарстан Дәүләт Советына сайлауларда бюллетеньда беренче булачак

Бүген ТР Үзәк сайлау комиссиясендә җирәбә салып тавыш бирү документында партия исемен һәм эмблемасын урнаштыру урыны билгеләнде, дип яза "Татар-информ".

12.08.2014 Рөстәм Миңнеханов Татарстанда азык-төлек продуктлары бәяләренә мониторинг кертү турында игълан итте

«Бүген безнең өчен иң мөһиме – бәяләрнең артуын һәм кибет киштәләрендә азык-төлекнең юкка чыгуын булдырмау», - диде республика башлыгы Рөстәм Миңнеханов.

11.08.2014 Балаларны сәламәтләндерү сменасының ачылуы

4 август көнне в «Зәңгәр Күл» БСЛнда балаларны сәламәтләндерү сменасының өченчесе ачылды (110 бала.). Шулай ук 9 август көнне «Заря» БСЛнда сменаның дүртенчесе үз эшен башлап җибәрде (200 кеше).

Физик тәрбия бирүчеләр көне 08.08.2014 Физик тәрбия бирүчеләр көне

7 август көнне Нефтехимиклар паркында Бөтенрәсәй күләмендә бәйрәм ителә торган “Физик тәрбия бирүчеләр көне” үткәрелде. Чарада барлыгы меңьярым кеше катнашты.

II Чечен кампаниясе башлануга багышланган митинг, фото день памяти 06.08.2014 II Чечен кампаниясе башлануга багышланган митинг, фото день памяти

5 август көнне Бәйнәлмиләл сугышчылар монументы янында II Чечен кампаниясе башлануга багышланган митинг узды.

KAMA EURO Racing Team: Россия Чемпионаты этабында 2 һәм 3 урыннар. 06.08.2014 KAMA EURO Racing Team: Россия Чемпионаты этабында 2 һәм 3 урыннар.

Узган ял көннәрендә Свердловск өлкәсенең Арамиль шәһәрендә автокросс буенча Россия Чемпионатының чираттагы этабы булып узды.. “Кама Евро” командасы пилотлары («Автокросс» яшьләр үзәге каршында) Д3-спринт дивизионында 2 һәм 3 урыннарга лаек булдылар.

Йортара спорт командалары арасында уздырылган республика күләм яшүсмерләр спартакиадасы 04.08.2014 Йортара спорт командалары арасында уздырылган республика күләм яшүсмерләр спартакиадасы

27 - 29 июльдә Казанда Йортара спорт командалары арасында уздырылган республикакүләм яшүсмерләр спартакиадасы үтте. Әлеге Спартакиадада Татарстан Республикасының 10 муниципаль берәмлеге катнашты.

«Җәй. Лагерь. Дуслык» лагерьара фестивале 04.08.2014 «Җәй. Лагерь. Дуслык» лагерьара фестивале

Балалар – безнең илебезнең киләчәге. Шуңа да әти-әни, дәүләт иҗтимагый балалар оешмалары һәм массакүләм мәгълүмат чараларының игътибарын үсеп килүче буынны гармонияле рәвештә тәрбияләүгә юнәлдеү – бик мөһим. «Җәй. Лагерь. Дуслык» лагерьара фестивале оештыручылары әлеге чараны балаларга һәм яшьләргә эстетик тәрбия бирүне алга сөрә торган иҗтимагый юнәлешле программа кысаларында югары сәнгать дәрәҗәсендә уздыра.

Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә агымдагы елның  1000 нче никахы теркәлде. 04.08.2014 Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә агымдагы елның 1000 нче никахы теркәлде.

Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә август аенда ел саен күзәтелә торган традицион туйлар чоры старт алды. Рамазан белән бәйле рәвештә, июль аенда атнасына уртача 40 пар никахлашса, агымдагы атнада 60 пар кияү һәм кәләш өйләнешергә теләк белдергән.

Түбән Кама ГХАТ идарәсендә 2014 нче елның 2014 нче сабыена исем кушу тантанасы булып узды. 04.08.2014 Түбән Кама ГХАТ идарәсендә 2014 нче елның 2014 нче сабыена исем кушу тантанасы булып узды.

Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе 2014 нче елда туган 2014 нче сабыйга исем кушу тантанасы булып узды. Асулкаевлар гаиләсендә 4 июльдә дөньяга аваз салган кечкенә Инсафның тууына карата ГХАТ идарәсендә 2014 нче номерлы туу турында акт төзелгән.

Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе “Мәктәпкә җыенырга булыш” акциясенә кушылды. 04.08.2014 Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе “Мәктәпкә җыенырга булыш” акциясенә кушылды.

Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе Татарстанда ел саен традицион рәвештә үткәрелә торган “Мәктәпкә җыенырга булыш” акциясенә кушылды. Тантаналар йортына никахларын теркәргә килгән яшь парлар, аларның кунаклары хәлләреннән килгәнчә быел мәктәпкә җыенучы сабыйларга матди ярдәм күрсәтә ала.

Һава десанты гаскәрләре оешуга 84 ел тулу уңаеннан оештырылган митинг 03.08.2014 Һава десанты гаскәрләре оешуга 84 ел тулу уңаеннан оештырылган митинг

2 август көнне Бәйнәлмиләл сугышчылар монументы янында Һава десанты гаскәрләре оешуга 84 ел тулу уңаеннан тантаналы митинг узды. Митингта шәһәр җитәкчеләре, БВс ветераннары һәм тыл хезмәткәрләре, сәяси партияләр (“Бердәм Россия”), иҗтимагый оешмалар (“Боевое братство”, “Тайфун”), студентлар, укучылар, шәһәрдәшләребез һәм сәнәгать оешмаларының коллективлары катнашты. «Нижнекамскнефтехим» ААҖ, «Татнефть-Нефтехим» идарә итү компаниясе ҖЧҖ, «ТАИФ-НК» ААҖ, «Танеко» ААҖ, «ТГК-16 Нижнекамская ТЭЦ» ААҖ, «Нижнекамская ТЭЦ» ҖЧҖ, «Камаглавстрой» идарә итү компаниясе, «Горэлектротранспорт» ДУП монумент каршына чәчәкләр куйдылар. Барлыгы 350 кеше катнашты.

01.08.2014 Кандидатлар теркәлде

Түбән Кама шәһәренең территориаль (округ) сайлау комиссиясе 25 июльдә Татарстан Республикасы дәүләт советына депутатлыкка кандидатлар итеп түбәндәгеләрне теркәде.


News 121 - 140 of 805
First | Prev. | 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 | Next | Last All

Яндекс.Метрика Яндекс цитирования