Вернуться к обычному виду

Яңалыклар

  RSS

Зөлфәт Лотфуллин - алдынгы комбайнчы 12.09.2014 Зөлфәт Лотфуллин - алдынгы комбайнчы

Традиция буенча, бу урып-җыю барышында да һәр ун көн саен алдынгы комбайнчыларны ачыклап, җиңүчегә күчмә кубок һәм беренче өч урынны алучыларга акчалата премияләр тапшырдылар. Соңгы ун көн нәтиҗәсе буенча, “Нефтехимагропром” механизаторы Зөлфәт Лотфуллин “Иң яхшы комбайнчы” исемен яулады. Билгеле булганча, район буенча 23 мең 126 гектарда бөртеклеләр суктырылган (бу – гомуми планның 83 проценты), һәр гектардан 21,9 центнер уңыш чыккан. Уҗым культуралары 6,7 га мәйданда чәчелгән. Монда тәҗрибәле комбайнчы һәм елның-елында беренчелекне алучы Зөлфәтнең дә өлеше зур.

12.09.2014 Бәйрәмдә автобуслар хәрәкәте үзгәрә

14 сентябрьдә Тынычлык урамында Шәәһр көненә багышланган демонстрация уздыруга бәйле рәвештә, иртәнге 7дән башлап көндезге cәгать 2гә кадәр Б.Урманче урамындагы “Мәчет” тукталышыннан алып, Менделеев-Тынычлык урамнары чатына кадәр, ә Вахитов урамында исә “Көнкүреш йорты” турысыннан Тынычлык урамына кадәр юллар ябыла, бу урам буйлап үтә торган автобуслары хәрәкәте үзгәртелә.

12.09.2014 Бәйрәм итик көн буе

 “Туган як”та инде хәбәр ителгәнчә, быел Түбән камада Шәһәр көне 14 сентябрьдә – Татарстан Республикасы дәүләт советына депутатлар сайлау белән бер көндә үткәрелә. Бу юлы Шәһәр көнен халыкны бер генә мәйданга җыеп түгел, ә берьюлы әллә ничә урында оештыралар.

05.09.2014 Халыклар дуслыгы йорты ачылды

3 сентябрьдә шәһәребездә Халыклар дуслыгы йорты ачылды. Түбәнкамалыларны бу истәлекле көн белән котларга республика дәүләт советы рәисе, Татарстан халыклары ассамблеясе җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин килде.

04.09.2014 Татарстанда 2,8 млн тонна ашлык суктырылган

Татарстанда 2,8 млн тонна ашлык суктырылган, уртача уңыш гектарыннан 22,3 центнер тәшкил итә. 1 млн 259,6 мең гектар мәйданда бөртекле һәм кузаклы культуралар җыеп алынган, дип хәбәр итәләр ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан.

02.09.2014 Михаил Бабич һәм Рөстәм Миңнеханов кадетларны Белем көне белән котлады

Кичә Түбән Камада Идел буе федераль округының Татарстан кадетлар корпусы ачылды. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе Президентының Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич катнашты.

02.09.2014 Хәерле сәгатьтә

Ничә көн әле туктап, әле көчәеп яуды да, яуды яңгыр. Иртәгә 1 сентябрь дигән көнне дә күкне болытлар каплагач, балаларга бәйрәм күңелле булмас инде дип хафаланган идем. Ә 1 сентябрь иртәсендә яктырып чыккан кояшка күз салуга, үзем дә бала-чагалардай сөендем.

29.08.2014 29 августта эш вакыты бер сәгатькә кыскара

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең күп санлы мөрәҗәгатенә җавап итеп, хәбәр итә.

29.08.2014 Татарстанда “Республика тасмасы” акциясе башланды

Татарстанда олы бәйрәм якынлаша: 30 август – Республика һәм Казан шәһәре көне. Шуңа кадәр “Безнең республика: горурланабыз, яратабыз!” социаль проектлар марафоны үткәрелә һәм аның кысаларында “Республика тасмасы”/”Республиканская ленточка” акциясе башланды.

Балаларга ярдәм иттек 29.08.2014 Балаларга ярдәм иттек
Республикабызда игълан ителгән “Мәктәпкә әзерләнергә булыш” акциясенә кушылып, менә өченче ел рәттән инде «Татарстан – яңа гасыр” иҗтимагый хәрәкәтенең Түбән Кама бүлеге балаларга күңелле бәйрәм әзерли.

28.08.2014 Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында “Кайнар линия” ачылды

Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында көндәлек куллану товарларының сатуда булуы турында һәм Татарстан Республикасы сәүдә предприятиеләрендә азык–төлек продуктларына бәяләрнең күтәрелүе мәсьәләсе буенча “кайнар линия” ачыла.

28.08.2014 Киләсе ел Татарстанда парклар һәм скверлар елы буларак игълан ителергә мөмкин

Киләсе елда Татарстанда парк һәм скверларны төзекләндерү буенча масштаблы эшләр башлап җибәрергә җыеналар. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов "Казаньоргсинтез" эшчеләре белән очрашу вакытында хәбәр итте.

Түбән Камада милитари стилендагы никах теркәү тантанасы булып узды 28.08.2014 Түбән Камада милитари стилендагы никах теркәү тантанасы булып узды

Түбән Кама ГХАТ идарәсендә милитари стилендагы никах теркәү тантанасы булып узды. Яшь пар Гөлнара белән Денис туйларының хәрбиләрчә стильдә узачагын инде күптән билгеләп куеп, әлеге уйларын тормышка ашыра да башлаганнар.

Түбән Кама ГХАТ идарәсендә  “Салават күпере буйлап яланаяк” дип исемләнгән күргәзмә эшли башлады 28.08.2014 Түбән Кама ГХАТ идарәсендә “Салават күпере буйлап яланаяк” дип исемләнгән күргәзмә эшли башлады

Түбән Кама ГХАТ идарәсендә белгечләрнең балалары тарафыннан ясалган рәсемнәрдән төзелгән “Салават күпере буйлап яланаяк” дип исемләнгән күргәзмә эшли башлады.

Түбән Камада беренче пионер әйдаманы Роза Комиссарчикны Республика һәм шәһәр көне уңаеннан котлап, бүләк тапшырдылар. 27.08.2014 Түбән Камада беренче пионер әйдаманы Роза Комиссарчикны Республика һәм шәһәр көне уңаеннан котлап, бүләк тапшырдылар.

Республика көне һәм шәһәр көне уңаеннан, Түбән Камада беренче пионерлар әйдаманы булып эшләгән Роза Исламовна Комиссарчикка Түбән Кама муниципаль районы Башлыгы Айдар Метшин исеменнән котлаулар һәм истәлекле бүләк тапшырылды. 27 елдан артык Роза Исламовна шәһәребезнең беренче номерлы мәктәбендә уку-укыту һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булып эшләгән.

Таһир - боксчы да, хоккейчы да 27.08.2014 Таһир - боксчы да, хоккейчы да

Таһир Хафизовка әле 18 яшь кенә булса да, Түбән Каманың спорт дөнясында үзен инде танытып өлгергән. Егет спортның берьюлы ике төрендә – бокста һәм хоккейда ярыйсы гына уңышларга ирешкән.

26.08.2014 Яшьләрне дә борчый

Татарстан экология һәм табигый ресурслар министры Артем Сидоров һәм муниципаль район башлыгы, шәһәр мэры Айдар Метшин Түбән Каманың яшьләре белән очраштылар.

Татарстанда 4G элемтәсе территориясе ике тапкыр артты 24.08.2014 Татарстанда 4G элемтәсе территориясе ике тапкыр артты

«Мобильные ТелеСистемы» ААҖ Татарстан Республикасында 2014 елның беренче яртыеллыгында LTE элемтәсе үстерү нәтиҗәләре турында хәбәр итә.

23.08.2014 112 номеры буенча ничек шалтыратып була?
112” номеры буенча ничек шалтыратып була:
- берәр нинди ашыгыч оператив хезмәт белән бәйләнешкә керер өчен;
- Евросоюзның теләсә нинди илендә;
- кесә яки стационар телефоны, шулай ук таксофон аша;
- тәүлек буе һәм бушка.

16.08.2014 2014 елның 30 августында «Яшел Россия» экология өмәсе үткәрелә

2014 елның 30 августында Россия Федерациясе территориясендә “Яшел Россия” экология өмәсе үткәрелә. Чараның максаты булып шәһәр һәм төбәкләрнең экологик торышын яхшырту тора. Акциядә Россиянең 83 регионындагы җәмәгать оешмалары һәм хәрәкәтләреннән, эре, кече һәм урта бизнестан вәкилләр, әйләнә-тирәлек пычрануга битараф булмаучылар катнашыр дип көтелә.


News 101 - 120 of 805
First | Prev. | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 | Next | Last All

Яндекс.Метрика Яндекс цитирования