Вернуться к обычному виду

Яңалыклар

  RSS

01.10.2014 1 октябрьдән "Алгарыш" грантына гаризаны ТР дәүләт хезмәтләре Порталында бирергә мөмкин

ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, электрон гаризаны тутырырга, кирәкле документларны беркетергә һәм аларны ТР Мәгариф һәм фән министрлыгына каравына җибәрергә кирәк.

01.10.2014 Дәүләт Советы Президиумы әгъзалары сайланды

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумы, ТР Дәүләт Советы Рәисен, аның урынбасарларын һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Секретарен кертеп, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 13 депутаты составында төзелде.

01.10.2014 Дәүләт Советы Рәисе урынбасарлары һәм Дәүләт Советы Секретаре сайланды

Бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасарлары вазифасына Юрий Камалтынов һәм Римма Ратникова, Дәүләт Советы Секретаре вазифасына Лилия Маврина сайланды.

01.10.2014 Фәрит Мөхәммәтшин ТР Дәүләт Советы Рәисе итеп сайланды

Бүген V чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутатлары ТР Дәүләт Советы Рәисе итеп Фәрит Мөхәммәтшинны сайлады.

01.10.2014 "Татнефть" экологик стратегия проектын эшләгән

Стратегия проектында төп максатлар сыйфатында: куркынычсыз хезмәт шартлары тудыру, хезмәткәрләрнең һәм компания эшчәнлеге районнарында яшәүче халыкның сәламәтлеген саклау; әйләнә-тирә мохиткә техноген йогынтыны киметү; табигый ресурслардан рациональ файдалану күрсәтелгән. Моның өчен "Татнефть", аерым алганда, иң яхшы технологияләрне үзләштерергә, яңа экологик куркынычларын киметү буенча превентив чаралар кулланырга вәгъдә итә. Компания, проектта язылганча, җитештерүдә экологик куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен үзенең барлык фәнни-техник потенциалыннан файдаланачак.       

01.10.2014 Татарстан өчен “Стратегия-2030” әзерләнә

Рөстәм Миңнеханов бу салым маневрын катгый тәнкыйтьләде, нәтиҗәдә, нефть эшкәртү, нефть химиясе һәм юл фондлары зыян күрәчәк, диде.

30.09.2014 Сочида да беләләр

Түбән Кама эчке эшләр идарәсенең патруль-пост хезмәткәрләре Илнур Ялеев белән Марат Солтанов Сочида өч ай ярым җәмәгать урыннарында тәртип саклаганнар.

30.09.2014 Татарстанда 100 яшьтән өлкәнрәк 20 ир-ат, 203 хатын-кыз яши

Республикада барлыгы 908 000 өлкән кеше яши. Шуларның 223 нең яше 100 дән узган: алар арасында − 20 ир-ат, 203 хатын-кыз.

30.09.2014 Татарстанда Кытай автомобильләре җыя башлыйлар

Dongfeng Кытай автоконцерны Россия базарына Татарстан аша чыга. "Алабуга" МИЗның күзәтү советы Кытай автомобильләрен ирекле таможня режимында җыюны хуплап чыкты.

30.09.2014 Ханбикә исемен йөрткән журнал

«Сөембикә» турында журнал укучылары, язма геройлары, татар зыялылары нинди фикердә тора икән?

30.09.2014 Алина Кабаеваның Дәүләт Думасы депутаты мандатын Татарстанның атказанган икътисадчысына тапшырырга мөмкиннәр

Алина Кабаева партиядә вәкаләтләрен вакытыннан алдан туктатуны сорап гариза тапшырганнан соң, Үзәк сайлау комитеты Алина Кабаеваның мандатын Татарстанның атказанган икътисадчысы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы секретариаты җитәкчесе Евгений Гришинга тапшыруны тәкъдим итте.

30.09.2014 "Нефтехимик" 10 уен рәттән үзендә уйный

Бүген 30 сентябрьдә Түбән Камада КХЛның регуляр чемпионаты кысаларында "Нефтехимик" белән Казанның "Ак Барс" командалары көч сынаша. Уен 19:00 сәгатьтә башлана. Шунысы кызык: "Нефтехимик" календарь буенча рәттән 10 матчны (!) үз бозында үткәрәчәк.

30.09.2014 Бүген Россиядә Интернет көнен билгелиләр

ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы татарстанлыларны Интернет көне белән котлый! Бүгенге көндә республикада 3 млн.артык кеше Интернет челәтре белән куллана. ТР Интернет керү дәрәҗәсе 70% артык. Бу илдә иң зур күрсәткечләрнең берсе.

30.09.2014 Өлкәннәр ункөнлегендә “кайнар линия”ләр эшли

Өлкәннәр ункөнлегендә Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары тарафыннан оештырылган “кайнар линия” телефоннары эшли башлаячак. Барлыгы 27 телефон номеры гамәлдә булыр дип көтелә. Аларга шалтыратып, агымдагы елда өлкәннәр ункөнлеген үткәрүгә караган сорауларны бирергә мөмкин булачак.

30.09.2014 Татарстанда капиталь төзекләндерү гамәлләре барган күп фатирлы йортларның 98 процентында эш төгәлләнгән

40 муниципаль районда күп фатирлы 688 торак йортта капиталь төзекләндерү эшләре төгәлләнгән. ТР Дәүләт торак инспекциясе тарафыннан 32 муниципаль райондакүп фатирлы 259 йорт кабул ителгән, диелә ведомство сайтында.

30.09.2014 1 октябрь - Өлкәннәр көне

Халыкны икегә – хәлле кешеләргә һәм хәерчеләргә бүлгән бу яңа заманда өлкәннәрне елның бер көнендә – 1 октябрьдә искә төшерү гадәти нәрсәгә әйләнде.

30.09.2014 “Исемдә калганнар”га - 105 ел!

Тукайның “Исемдә калганнар” повесте язылуга 105 ел тула. Әлеге уңайдан Г.Тукай әдәби музеенда “Исемдә калганнар”га - 105” дип исемләнгән айлык үткәрелә. Ул 29 сентябрьдән 12 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

30.09.2014 Февраль аенда БДИ тапшырып булачак (рубрика жэмгият)

Россия Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек хезмәте башлыгы сүзләренә караганда, дәүләт имтиханнары БДИ үткәрү пунктларында оештырыла.

30.09.2014 1-5 октябрьдә Татарстан Республикасында һава торышы шартлары сизелерлек начарлану һәм температура төшү фаразлана

Вакыты белән явым-төшем көтелә: 1 октябрьдә яңгыр, 2-3 октябрьдә яңгыр һәм юеш кар рәвешендә. Температура көндез 3-8 градус җылы булса, төнлә 2 градуска кадәр төшәчәк.

Түбән Кама ГХАТ идарәсендә тантаналы рәвештә паспорт тапшыру 30.09.2014 Түбән Кама ГХАТ идарәсендә тантаналы рәвештә паспорт тапшыру
14 ел элек беренче документ – туу турында таныклык алган Россия гражданинына ГХАТ идарәсендә паспорт тапшыру традициягә керде.


News 61 - 80 of 805
First | Prev. | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 | Next | Last All

Яндекс.Метрика Яндекс цитирования