Вернуться к обычному виду

Барысы да - сезнең өчен

 
21.11.2014

Барысы да - сезнең өчен

Призлар җыябыз

“Туган як”ка 2015 елның баштагы 6 аена язылучылар арасында декабрь азагында уйнатылачак лотереягә призлар җыю дәвам итә. Шәхси эшмәкәр Динар Нәбиуллин телевизор өчен приставкалар, радиолгыч бирде. Димәк, юрганнар, сәгатьләр, cавыт-саба һ.б. белән беррәттән, берсе-берсе мең ярымнан кыйммәтрәк булган шул приставкалар да уйнатылачак. Призлар фондын тулыландыру дәвам итә. Эшмәкәр яки хәлле кеше булсагыз, һич тә читенсенеп тормагыз, энә дә бүләк, дөя дә бүләк, диләр. Дөя китерсәгез дә, отыш уенына кадәр асрап торыр урын табарбыз.

Бушлай билет

26 ноябрьгә кадәр редакциянең үзенә килеп, киләсе ел өчен газетага язылсагыз, “Мунча ташы” татар эстрада театрының 3 һәм 4 декабрьдә Халык иҗаты йортында булачак “Акча корты” тамашасын бушлай барып карау бәхетенә ия була аласыз. Аның өчен, газетага язылган вакытта ук үзегез әйтеп, аерым исемлеккә теркәлүегез шарт. “Мунча ташы” җиткәчесе Гамил Әсхадулла безнең редакциягә китергән дүрт билет 26 ноябрьдә көндезге сәгать 11дә уйнатылачак, килеп карап торыгыз. Билетларның кемнәргә чыкканы газетаның 21 ноябрь санында хәбәр ителәчәк.

Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования