Вернуться к обычному виду

Никанор истәлегенә...

 
25.11.2014

Никанор истәлегенә...

Узган шимбәдә Түбән Уратма авылында моннан 23 ел элек, үз хезмәт вазыйфасын башкарган чагында җинаятьчеләр тарафыннан ерткычларча үтерелгән участок милиционеры Никанор Шестаков истәлегенә багышлап, алтынчы спорт фестивале уздырылды. 
Түбән Кама эчке эшләр идарәсе начальнигы полиция полковнигы Айрат Садыйков фестивальдә катнашучыларга участковый Шестаковның гаделлеге, хокук тәртибен саклаудагы фидакарьлеге, 34 яшендә һәлак булганнан соң, «За мужество» ордены белән бүләкләнүе хакында сөйләгәннән соң, ярышта катнашучыларга уңышлар теләде.
Бу юлы муниципаль район авыл җирлекләреннән алты команда һәм, шулай ук, Кама Аланы полиция бүлеге хезмәткәрләре аркан тарту, гер күтәрү, кул көрәштерү һ.б. спорт төрләре буенча көч сынаштылар. Гомуми зачетта Кызыл Чапчак авыл җирлеге командасы җиңү яулады. Икенче урында – Ширәмәт, өченче урында Түбән Уратма авыл җирлекләре командалары. Җиңүчеләргә дипломнар, акчалата призлар тапшырылды. "Туган Як"

Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования