Вернуться к обычному виду

Татарстан белем бирүнең сыйфатын бәяләүнең объектив системасын эшләү буенча сынау төбәге булачак

 
31.10.2014

Татарстан белем бирүнең сыйфатын бәяләүнең объектив системасын эшләү буенча сынау төбәге булачак

Казанда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән Россия мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек хезмәте җитәкчесе Сергей Кравцов очрашуы вакытында Татарстан белем бирүнең сыйфатын бәяләүнең объектив системасын эшләү буенча сынау төбәге булачак дигән килешүгә ирешелгән.

"Без ТР Президенты белән республика белем бирүнең сыйфатын бәяләүнең объектив системасын эшләү буенча сынау төбәге булачак дип килештек. Без төп мәктәптән (5-8нче сыйныфлар - Т-И искәрмәсе ) башлыйбыз. Бу безнең өчен яңалык түгел - элек контрль министрлык эшләре бар иде, алар нәтиҗәсе буенча белем дәрәҗәсе бәяләнде һәм системаны камилләштерү буенча идарә карарлары кабул ителде", - диде Кравцов журналистларга.

Россия мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек хезмәте җитәкчесе хәбәр иткәнчә, Россиядә укучыларның белемен тикшерүнең яңа төре - илкүләм төрле фәннәр буенча белем бирүнең сыйфатын тикшерүләр сериясе кертелә. 28 октябрьдә ил буенча 5-7 сыйныф укучылары математика буенча контроль эшләр язды. Тикшеренүдә илнең 70 төбәгендә урнашкан якынча 500 мәктәптән 65 мең укучы катнашты. Контроль эшләрне шәһәр һәм авыл мәктәпләре дә, шулай ук гомум белем бирү мәктәпләре һәм гимназия укучылары да язган. Алар арасына Татарстанның Буа, Лениногорск, Мамадыш районнары, шулай ук Казан һәм Түбән Каманың 6 мәктәбеннән 1 мең укучы да кергән.

14 апрельдә 4нче сыйныфлар арасында рус теле буенча белем бирүнең сыйфаты тикшереләчәк.

2015 елның көзендә информатика һәм мәгълүмати технологияләр буенча белемне бәяләү үткәрү ниятләнә. "Татар-информ" МА материаллары буенча

Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования