Вернуться к обычному виду

Түбән Камада кадет мәктәпләрендә укыту-тәрбия процессын камилләштерү мәсьәләләре хакында фикер алышачаклар

 
31.10.2014

Түбән Камада кадет мәктәпләрендә укыту-тәрбия процессын камилләштерү мәсьәләләре хакында фикер алышачаклар

1 ноябрьдә Түбән Камада Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллин исемендәге Татарстан кадетлар корпусы базасында РФ Президент Аппаратының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Юрий Золотарев һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашында Идел буе федераль округы кадет мәктәпләре һәм кадет мәктәп-интернатлары җитәкчеләре өчен округ җыелышы уза.

Идел буе федераль округы башкарма хакимияте органнары җитәкчеләре һәм кадет корпуслары директорлары укыту-тәрбия процессын камилләштерү, федераль дәүләт стандартларын кертү шартларында кадет мәктәпләре педагогик хезмәткәрләренең компетентлыгы дәрәҗәсен арттыру мәсьәләләре хакында фикер алышачак.

Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования