Вернуться к обычному виду

"Түбән Кама нефть химиясе" ААҖ акционерларының чираттан тыш җыелышы узды

 
29.10.2014

"Түбән Кама нефть химиясе" ААҖ акционерларының чираттан тыш җыелышы узды

Бүген "Түбән Кама нефть химиясе" ААҖ акционерларының чираттан тыш җыелышы узды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

"Түбән Кама нефть химиясе" ААҖ акционерларының чираттан тыш җыелышы "Түбән Кама нефть химиясе" ААҖ Директорлар советының вакытыннан алда вәкаләтләрен туктату турында карар кабул итте. Шуннан, компаниянең генераль директоры урынына Азат Бикмурзинны билгеләү сәбәпле, яңа составта Директорлар советы сайланды.

Аңа түбәндәгеләр керде:

Алексеев Сергей Владимирович – "Связьинвестнефтехим" ААҖ генераль директорының беренче урынбасары; 
Бикмурзин Азат Шәүкәт улы – "Түбән Кама нефть химиясе" ААҖ генераль директоры; 
Бусыгин Владимир Михайлович – "ТАИФ" ААҖ генераль директорының "Түбән Кама нефть химиясе" ААҖ белән идарә итү һәм аның стратегик үсеше буенча урынбасары; 
Гайзатуллин Радик Рәүф улы – Татарстан Республикасы финанслар министры; 
Зарипов Равил Хәммәт улы – Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры; 
Маганов Наил Өлфәт улы – "Татнефть" ААҖ генераль директоры; 
Милич Желько – IPCO - TRADING S.A.башкарма директоры; 
Пресняков Владимир Васильевич – "ТАИФ" ААҖнең нефть химиясе һәм нефть эшкәртү буенча генераль директор урынбасары; 
Раппопорт Александр Леонидович – "Раппопорт һәм партнерлар" Адвокат конторасының идарә партнеры; 
Сабиров Ринат Касыйм улы – Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе (дәүләт вәкиле); 
Сафина Гузәлия Мөхәррәм кызы – "ТАИФ" ААҖнең икътисад һәм финанслар буенча генераль директор урынбасары.

2014 елның 1 сентяберендә РФ Гражаданнар кодексына кертелгән үзгәрешләр нигезендә акционерлар "Түбән Кама нефть химиясе" ААҖ Уставына өстәмәләр кертүне хуплап, яңа редакциядәге Уставны расладылар.

2014 елның январь-сентябрь айларында "Түбән Кама нефть химиясе" ААҖ нең финанс-икътисадый эшчәнлеге турындагы доклад белән генераль директоры Азат Бикмурзин чыгыш ясады.

2014 елның 9 ае нәтиҗәләре буенча товар продукциясен чыгару гамәлдәге бәяләрдә 92,9 млрд. сум тәшкил итте, ягъни узган елның шул ук чорына карата 105 процент. Былтыргыдан полистирол (25%ка), стирол (18%ка), моноэтиленгликоль (17%ка), бутил һәм галобутил каучук (8%ка), шулай ук этилен, пропилен, бензол артыграк җитештерелде. Үзәк газ-фракция җайланмасында чимал эшкәртү 108 % тәшкил иткән.

Компания энергоэффективлыкны, продукция сыйфатын арттыруга, аның ассортиментын киңәйтүгә юнәлдерелгән чараларны дәвам итә. Ел башыннан ТЭЦка кайтарыла торган конденсат сыйфатын контрольдә тотуның автоматлаштырылган системасы гамәлгә кертелде.

"Түбән Кама нефть химиясе" ААҖ Татарстанда беренче булып энергоменеджементның ИСО 50 001 халыкара стандартларга туры килүе турындагы сертификат алды.

Импортны алыштыру программасы кысаларында кулланучылар таләпләренә исәпләнгән сополимерлар һәм пропиленның блок-сополимерларын җитештерү башлканган. Шиналар сәнәгате өчен дивинил-стирол каучугын җитештерү буенча тәҗрибә-сәнәгать сынаулары дәвам итә.

"Түбән Кама нефть химиясе" ААҖ акционерларының чираттан тыш җыелышы тәмамлангач, Директорлар советының яңа составында беренче утырыш үткәрелде. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тәкъдимен хуплап, Директорлар советы әгъзалары "Түбән Кама нефть химиясе" ААҖ Директорлар советы рәисе итеп яңадан Владимир Бусыгин сайланды һәм "Түбән Кама нефть химиясе" ААҖ генераль директоры Азат Шәүкәт улы Бикмурзинның вазыйфалары расланды.

Белешмә өчен: 
«Түбән Кама нефть химиясе» ААҖ – эре нефть химиясе компаниясе, синтетик каучуклар һәм пластиклар җитештерү буенча Россия Федерациясендә алдынгы рәтләрдә бара. «ТАИФ» компанияләре төркеменә керә. Компаниягә 1967 елда нигез салынган, төп җитештерү куәтләре Татарстан Республикасының Түбән Кама шәһәрендә урнашкан. 
Чыгарыла торган продукция төре 120дән артып китә. Акционер җәмгыять продукциясе Европаның, Американың һәм Көньяк-Көнчыгыш Азиянең 51 иленә экспортлана. Продукциянең гомуми күләмендә экспорт өлеше 50% ка якын.



«Түбән Кама нефть химиясе» ААҖ матбугат хезмәте.

Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования