Вернуться к обычному виду

Рөстәм Миңнеханов «Түбән Кама нефть химиясе» ААҖдә яңа җитештерүне эшләтеп җибәрүдә катнашты

 
29.10.2014

Рөстәм Миңнеханов «Түбән Кама нефть химиясе» ААҖдә яңа җитештерүне эшләтеп җибәрүдә катнашты

Бүген «Түбән Кама нефть химиясе» ААҖнең этилен окисе заводында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе Президенты ярдәмчесе Андрей Фурсенко барында изопарафиннарны дегидратлауның микросферик катализаторы өчен чыганак җитештерү буенча беренче технологик өлешен файдалануга тапшыру тантанасы уздырылды.

Проект импортны алмаштыру программасы кысаларында «Югары технологияле җитештерүне булдыру буенча комплекслы проектларны гамәлгә ашыручы югары белемнең Россия белем бирү оешмалары, дәүләт учреждениеләре һәм оешмалары кооперациясен үстерүгә дәүләт ярдәме күрсәтү чаралары турында» Россия Федерациясе Хөкүмәтенең №218 09.04.2010 карары нигезендә «Түбән Кама нефть химиясе» ААҖ белгечләре һәм Казан (Идел буе) федераль университеты галимнәре белән бергәләп гамәлгә ашырылды.

Җитешетрүне үзләштергәннән соң монда ел саен 2,4 мең тонна КДИ-М катализаторы җитештереләчәк, ул изобутанны изобутиленга дегидатлау процессы өчен кирәк. Нефть химиясе процессларының башка барлык катализаторы кебек, бу катализатор да – изопрен каучук җитештерүдә мөһим ярдәмче материал.

Яңа нәтиҗәле каталитик системалар эшләүдә «Түбән Кама нефть химиясе» ААҖ белән КФУ арасындагы уңышлы хезмәттәшлек 2000 елда башланып китте. Аның нәтиҗәсе –компания җитештерүләрендә чит ил аналогларын алмаштырырлык изоамиленнар (КДО, КДОМ) һәм изопарафиннар (КДИ) дегидратлау катализаторларын гамәлгә кертү.

Ацетилен углеводородларын селектив гидратлау катализаторларын эшләү тәмамланып килә.

Белешмә өчен:
«Түбән Кама нефть химиясе» ААҖ – эре нефть химиясе компаниясе, синтетик каучуклар һәм пластиклар җитештерү буенча Россия Федерациясендә алдынгы рәтләрдә бара. «ТАИФ» компанияләре төркеменә керә. Компаниягә 1967 елда нигез салынган, төп җитештерү куәтләре Татарстан Республикасының Түбән Кама шәһәрендә урнашкан.
Чыгарыла торган продукция төре 120дән артып китә. Акционер җәмгыять продукциясе Европаның, Американың һәм Көньяк-Көнчыгыш Азиянең 51 иленә экспортлана. Продукциянең гомуми күләмендә экспорт өлеше 50% ка якын.


«Түбән Кама нефть химиясе» ААҖ матбугат хезмәте.

Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования