Вернуться к обычному виду

Депутатлар бюджет мәсьәләсен хәл итә

 
30.10.2014

Депутатлар бюджет мәсьәләсен хәл итә

30 октябрь көнне Татарстанның бишенче чакырылыш Дәүләт Советы депутатлары чираттагы парламент утырышына җыелды. Әлеге җыелыш аеруча озыннардан булыр, ахры. Ник дигәндә, бүген алар беренче укылышта 2015, 2016 һәм 2017 елларга бюджет проектын караячак.

Дәүләт Советы утырышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев та катнаша.

Көн тәртибенә кертелгән мәсьәләләрне карый башлаганчы, Татарстанның Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин депутатларны республиканың башкарма хакимият органнарындагы үзгәрешләр белән таныштырды. Парламент вәкилләре игътибарына Татарстанның яңа икътисад министры Артем Здунов, хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Минуллина тәкъдим ителде.

Заокн проектларына килгәндә исә, киләсе елларга бюджет проектыннан тыш аеруча мөһим темалар рәтендә шәхси затлар мөлкәтенә салым тәртибен үзгәртү мәсьәләсе дә бар. Билгеле булганча, киләсе елдан башлап республикада милеккә салымны салым салына торган объектның кадастр бәясеннән чыгып түләү гамәлгә керәчәк. Яңа канун нигезендә Татарстанда әлеге тәртип 2015 елның 1 гыйнварыннан кулланыла башларга мөмкин.

Билгеле булганча, тиздән Татарстанның “Оешмалар мөлкәтенә салым” турындагы канунына да үзгәрешләр кертеләчәк. Депутатлар әлеге закон проектын бүген 2нче укылышта карарга җыена. intertat.ru

Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования