Вернуться к обычному виду

"Дельфинарий"га бардык

 
28.10.2014

"Дельфинарий"га бардык

Күптән түгел, шәһәребезнең “Милосердие” үзәгендә ял итүче утызлап кеше Чаллы шәһәренә “Дельфинарий”га барды лар. “Морской котик”ларның парлы биюләре, дельфиннарның судан парлап чыгып шар әйләндерүләре, кыршау аша сикерүләре, өйрәтүче кыз белән егетнең дельфиннар белән бергә суда чыгыш ясаулары бөтен дөньяны оныттырды.

Без, медиклар, алай-болай кирәге чыга калса дип, ярдәм күрсәтү өчен дарулар алган идек. Кая анда дару кайгысы! Барысы да, хәтта, яшәреп киткәндәй тоелдылар: күзләрендә – ялкын, шат көлү авазлары, бертуктаусыз алкышлап утырулар... Кайтканда, берсен-берсе бүлә-бүлә, юл буе күргәнәрен сөйләп кайттылар.

Яшь барган саен кеше үзен начар хис итә башлый. Лаеклы ялга чыккач, бигрәк тә. Ул үзен кирәксез, артык дип саный. Әгәр авырып китсә, яки ялгыз булса, тагын да аянычрак. Ярый әле, Ләйлә Әхмәдишина җитәкчелегендәге “Милосердие” үзәге ярдәмгә мохтаҗ өлкәннәргә үзара аралашу, дуслашу мөмкинлеге бирә. (Земфира ГАРИФУЛЛИНА, "Туган як")

Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования