Вернуться к обычному виду

“Кышкы вакыт”: хәзер сәгать ничә?

 
28.10.2014

“Кышкы вакыт”: хәзер сәгать ничә?

Билгеле булганча, 26 октябрь төнендә россиялеләр сәгатьләрен кышкы вакытка күчерде. Бактың исә, 27 октябрь исә күпләр өчен чын мәгънәсендә зур сынауга әверелгән икән.

Моңа кадәр россиялеләр өч ел дәвамында “җәйге вакыт” буенча яшәде. Агымдагы елның 1 июлендә исә Россиянең Дәүләт Думасы депутатлары “Вакытны билгеләү” турындагы Федераль канунга үзгәрешләр кертү турындагы законны өченче укылышта кабул итте. Россия Президенты имзалаган законда яңадан кышкы вакытка күчү турында сүз бара. Шунысы да мөһим: закон буенча сәгатьләр башка күчерелмәячәк һәм россиялеләр җәй көне дә “кышкы вакыт” буенча яшәячәк.

Шул рәвешле, 26 октябрь төнендә россиялеләр сәгатьләрен бер сәгатькә артка күчерде. Бактың исә, әлеге яңалыкка бәйле рәвештә, бу көнне күпләр дөрес вакытны билгели алмый азапланган икән. Ярты көн эчендә дөрес вакытны билгеләү хезмәтенә россиялеләрдән барлыгы 400 меңнән артык мөрәҗәгать килеп ирешкән. “26 10 2014 Мәскәүдә вакыт ничә?” дигән җөмлә исә Интернет челтәрендә иң актуаль сорау буларак теркәлгән.

Белгечләр сүзләренә караганда, вакыт белән бәйле аңлашылмаучанлык килеп чыгуда күпмедер дәрәҗәдә компьютер һәм смартфоннарның вакытны автомат рәвештә күчермәве гаепле.

Әйтергә кирәк, әлеге проблема белән татарстанлылар да очрашкан. Күпләр телефон һәм компьютерларында вакытны әле дә күчерә алмый азаплана икән.

- Телефонымда вакытны һаман да күчерә алмыйм. Төзәтеп кенә куям, автомат рәвештә яңадан җәйге вакытка үзгәрә. Компьютерда да шул ук хәл: кышкы вакытка күчереп булмый дигән билге янып тора. Нишләргә дә белгән юк. Әллә программистлар чакырасы инде, - дип зарлана үзен “Сабалы” дип таныштырган Интернет кулланучыларның берсе.

Кышкы вакытка күчү IT-белгечләргә дә уңайсызлыклар тудырган. Аларның инновацион җиһазлары һаман да җәйге вакыт белән “яши” икән.

- Эш көнебез шактый кызыклы башланды. Озак кына вакытны күчерә алмый азапландык. Болай да итеп карадык, тегеләй дә маташтырдык – әлеге эшебез уңай нәтиҗә китермәде. Аптырагач, хәзер Багдад вакыты белән яшәргә мәҗбүрбез, - дип сөйләде “Intertat.ru” журналистына IT-өлкә белгече Илнур Шиһапов.

Шунысын да билгеләп үтү кирәк: Россиянең иҗтимагый фикерне өйрәнү үзәге оештырган сораштырудан күренгәнчә, гел “кышкы вакыт” буенча гына яшәү идеясен россиялеләрнең 39 проценты хуплый. Ә сораштырылучыларның 40 проценты исә бу үзгәрешкә гомумән дә битараф. intertat.ru



Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования