Вернуться к обычному виду

Тизлекне киметтерәләр

 
28.10.2014

Тизлекне киметтерәләр

 Шәһәр белән “химия” арасындагы (Соболековская-1) автомобиль юлында машиналар сәгатенә 60 километрдан да артмаган тизлек белән генә йөриячәкләр.

Моңа кадәр ул юлда автомобильләргә сәгатенә 80 километрга кадәрге тизлек белән чабарга рөхсәт ителгән булса, хәзер инде ул “80 километров в час” билгесе алынып, 24 октябрьдән башлап, тизлекне акрынайтырга тиешләр, әлбәттә, штраф түләргә атлыгып тормасалар. ГАИ мәгълүматы буенча, шушы елның 10 аенда ул юлда транспорт белән бәйле 9 авария булып, 1 кеше үлгән, ә 14е тән җәрәхәтләре алган. Моңа сәбәп – тизлекне арттыру. “Гаишник”лар рульдәгеләрнең бу юлда тизлек режимын төгәл үтәргә тиешлекләрен искәртәләр.

Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования