Вернуться к обычному виду

Түбән Камада иң яхшы әтине сайладылар

 
Түбән Камада иң яхшы әтине сайладылар 26.10.2014

Түбән Камада иң яхшы әтине сайладылар

Агымдагы елның 21 октябрь көнендә Түбән Каманың “Сити-молл” сәүдә  һәм күңел ачу комплексында “Иң яхшы әти” Беренче муниципаль конкурсының финал өлеше булып узды. Әлеге бәйгедә ел дәвамында катнашкан әтиләр “Сити-молл” сәхнәсендә дә биеп, җырлап, үзләренең өлгерлекләрен, осталыкларын тагын бер кат исбатлап төрле диплом һәм кыйммәтле бүләкләргә лаек булдылар. Шәһәребезнең иң яхшы әтисе булып Роберт Ахмеров танылды. Икенче урында Фәрид Хәйретдинов. Өченче урынны Олег Горин белән Самигулла Шәрифуллин бүлештеләр. Әтиләренең шундый дәрәҗәле исемнәргә ия булганнарына иә күп сөенгәннәре, әлбәттә, балалар булды. Бәйгедә катнашкан әтиләрнең барсы да кыйммәтле бүләкләргә ия булдылар.   



Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования