Вернуться к обычному виду

Казан 2016 елгы бадминтон буенча Европа чемпионатын кабул итәчәк

 
27.10.2014

Казан 2016 елгы бадминтон буенча Европа чемпионатын кабул итәчәк

Парижда Россиядә 2016 елгы ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында бадминтон буенча Европа чемпионатын үткәрү турындагы килешү имзаланды. Европа бадминтон конфедерациясе (BE) ягыннан килешүне генераль секретарь Брайен Агербак, Россия Илкүләм бадминтон федерациясе (НФБР) ягыннан Федерация советы рәисе Андрей Антропов имзалады.

Ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында Европа чемпионаты - Россия бер тапкыр да кабул итмәгән бердәнбер континенталь чемпионат. Калган икесен - катнаш команда һәм шәхси чемпионатлар - 2013 һәм 2014 елларда илдә узган иде инде. Турнир 2016 ел башында Казанда узачак, төгәл көннәре 2015 елның гыйнварына ниятләнгән чемпионатны үткәрүгә контракт имзалаган вакытта аныкланачак. Европа чемпионаты белән бер үк вакытта 15 яшькәчә спортчылар арасында яшүсмерләр Европа чемпионаты да узачак. Өлкәннәр һәм яшүсмерләр арасындагы чемпионатлар беренче тапкыр Швейцариядә бергә үткәрелгән һәм барлык катнашучылар тарафыннан хупланган.

"Без Европадагы хезмәттәшләребезгә ышандырырлык заявка бирә алуыбызга шат, ул әлеге дәрәҗәле турнирны Россиядә үткәрү турындагы карар кабул итүгә булышты. Бу үзенчәлекле чемпионат булачак - ул Олимпия уеннары елында уза һәм спортчылар Олимпия лицензиясен алу өчен көрәштә очко алачак иң зур турнирларның соңгысы булачак", дип Андрей Антропов сүзләре китерелә НФБР сайтында.

"Һичшиксез, Казанның эре халыкара турнирлар үткәрү, шул исәптән бадминтон буенча, тәҗрибәсе зур. Нәкъ менә анда шәхси Европа чемпионаты һәм Универсиада кысаларында бадминтон буенча турнир узды. Андый уңай тәҗрибә булу, җирле оешмаларның эш сыйфаты, Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәре җитәкчеләре тарафыннан спортка игътибар Россиягә әлеге турнирны бирү карарына йогынты ясаган мөһим мизгелләр булды", - дип саный НФБР Советы рәисе.  "Татар-информ"

Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования