Вернуться к обычному виду

Паспорт бәяләре “тешли” башлый

 
27.10.2014

Паспорт бәяләре “тешли” башлый

Җирле бюджетларны тулыландыру максатыннан, төрле документлар ясатканда дәүләт тарафыннан алына торган акчалата җыемнар артачак. Шулай итеп, депутатлар Россия субъектларының кайбер чыгымнарын компенсацияләргә җыена.

Паспорт ясатуга бәя артачак дигән сүзләр, мәсәлән, инде җәй көне үк таралды. Болай да арзан тормаган документларның кыйммәтләнүе шактый кешене шөбһәгә салды. Бу имеш-мимешләрнең чынмы-юкмы икәнен белү өчен без Федераль миграция хезмәтенең Татарстандагы идарәсенә мөрәҗәгать иттек.

Хәтта өчләтә арта

- “Россия Федерациясенең Салым кодексы икенче бүлегенең 25.3 бүлекчәсенә үзгәрешләр кертү турында”гы федераль закон буенча, Салым кодексында билгеләнгән дәүләт пошлиналарының күләме артты. Ул 2009-2015 еллардагы инфляция (61 процент) белән аңлатыла, – диде идарәнең матбугат сәркатибе Эльмира Фәизова.

Шул сәбәпле, 2015 елдан чит ил паспорты һәм башка төр документларны ясатуга бәяләр үсәчәк. Иске үрнәктәге чит ил паспортын эшләтү 2000 сум торачак (хәзер ул – 1000 сум). Яңа үрнәктәге (биометрик) паспорт исә 2500 урынына 3500 сумга күтәрелә. 14 яшькә кадәрге балаларга иске үрнәктәге чит ил паспорты – 1000, ә яңа үрнәктәгесе 1500 сум булачак. Хәзер алар 300 һәм 1200 сум тора. Россия территориясендә гамәлдә булган паспорт алуны 100 сумга арттыралар. Бүген ул 200 сум тәшкил итә. Әгәр Россия территориясендә гамәлдә булган паспорт югалса, яраксыз хәлгә килсә, аны кабат ясату, өч мәртәбә артып, хәзерге 500 урынына 1500 сумга кадәр күтәрелә.

Чит ил паспортын ясатырга теләүчеләр гадәттәгечә яз-җәй айларында, Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан арта. Быелның сентябреннән Татарстан гына түгел, гомумән, Идел буе федераль округы буенча да чит ил паспортын ясатучылар саны кисәк кенә кимегән. Бу җәйге ялларның тәмамлануы, хәрби хезмәткәрләрнең башка илгә чыгарга ярамавы, кайбер туристик операторларның үз эшчәнлеген туктатуы белән бәйле.

Халык риза түгел

Паспорт ясатуга дәүләт пошлиналары арту халыкны битараф калдырмады. КИТТУ-КАИ студенты Айсылу Мостафина да моның белән килешмәвен белдерде.

- Нигә шул дәрәҗәдә күтәрәләр икән аны? Паспорт бәясе үсә дип, хезмәт хакы артмый бит. Бу чит ил паспорты ясатырга теләүчеләрнең кимүенә китерәчәк. Ичмасам, паспорт ясатканда, эшсезләргә һәм студентларга ташлама ясасыннар иде. 2500 сум торганда әле эшләтеп була, ә 3500 сумга күтәрелсә – юк, – диде ул. Айсылуның алда әле тагын ике ае бар. Шуңа ул бу эшне киләсе елга сузмыйча, паспортын быел ук ясатып куярга җыена.

Чит ил паспортын алу турында алдан ук кайгыртыгыз, дип киңәш итәләр Федераль миграция хезмәтенең Татарстандагы идарәсендә. Документны кулга төшермичә, туристик юлламалар алмавың хәерле. Чит ил паспортының гамәлдә булу вакытын алдан белеп торсаң, яхшырак. Бу очракта таныш мәкальне бераз үзгәртеп: “Алдан кайтгыртканның башы авыртмый”, дип өстисе генә кала.

Шунысы кызык: быелның 9 аенда Татарстанда барлыгы 160 мең чит ил паспорты эшләткәннәр. Узган ел бу сан 6 меңгә күбрәк булган. Элеккеге үрнәк буенча паспорт ясатучылар саны бары тик 22 мең генә булса, яңасын кулга төшерүчеләр 137 меңнән артып китә. Кайвакыт иске үрнәктәге чит ил паспорты белән башка илгә чыга алмау куркынычы бар икән. Яңа төр паспортның эчендә микрочип урнаштырылган. Паспорт хуҗасы турындагы барлык мәгълүмат шунда саклана. Документ югала калса, башка кеше аны явыз максатларда файдалана алмый икән.

Никахны теркәү дә кыйммәтләнә

Бәяләр паспорт ясатуга гына түгел, ә никахны теркәүгә дә арта. Мәсәлән, 2015 елдан башлап никахны теркәү – 350 (хәзер – 200), никахны гамәлдән чыгару 650 сум (бүген – 400) торачак. Хезмәт пенсиясен билгеләү яки аны түләү өчен кирәк булган һәр документ өчен элеккеге 20 сум урынына 50не чыгарып бирергә кирәк булачак. Машинага яңа дәүләт билгеләрен урнаштыру 2000 сумга төшәчәк. Хәзер ул 1500 сум тәшкил итә. Күчемсез милеккә хокукны теркәү 1000 сумнан 1600гә күтәрелә. intertat.ru

Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования