Вернуться к обычному виду

Яшьләрне экология проблемалары борчый

 
24.10.2014

Яшьләрне экология проблемалары борчый

 Түбән Кама химия-технология институтында, студентлар, шәһәр мэры урынбасары Эльвира Долотказина, экология, янгын сүндерү хезмәтләре вәкилләре һ.б. катнашында экологиягә кагылышлы проблемаларга багышланган “түгәрәк өстәл” уздырылды.

Яшьләрнең яртысы туган шәһәрен яратмый, ә махсус урта уку йортларында белем алучылар арасында Түбән Камада калырга теләүчеләр тагын да азрак икән. Институт профессоры Наталья Губина ясаган чыгышта әнә шундый фикер ишетелде. Профессор Түбән Каманы үстерүдә яшьләрнең үзләреннән өлеш кертергә әзерлекләрен тикшергән һәм алар арасында әнә шундый күңелсез нәтиҗәгә китергән сораштыру уздырган булган. 

Сораштыру дигәннән, студентлар үзләре дә экологиягә бәйле проблемаларны тирәнтен өйрәнү максатыннан, балалар бакчаларына йөрүче сабыйлар, мәктәп укучылары һәм, гомумән, шәһәрдәшләребез белән сөйләшкәннәр. Мәсәлән, берничә студент балалар бакачаларында йөрүче балаларның экологик аңын тикшергәннәр һәм югары дигән нәтиҗәгә килгәннәр. “Түгәрәк өстәл”дә әлеге мәсьәлә буенча чыгыш ясап, үзләрен борчыган проблеманы яктырту белән беррәттән, аны хәл итү юлларын да күрсәтергә тырышты алар.

Мин үзем балалар бакчаларына йөрүче балаларга экологик тәрбияне агач ботакларын сындырмаска, чәчәкләрне өзмәскә, хайваннарны рәнҗетмәскә дигән гади тыюлардан башларга кирәктер дип уйлыйм. Әлбәттә, балаларның күбесе өйдә эт-песи асрарга тели, тик кысан бүлмәдә берничә кеше яшәгәндә яки иртәдән кичкә кадәр бер эштән икенчесенә чапканда, ата-анада үз өйләрендә нинди дә булса хайван тоту теләге калмас шул.

Институтның бишенче курс студентлары Чулпан Камалова белән Алия Әһлетдинованы шәһәребезнең 36нчы микрорайонында һаваның зарарлы матдәләр белән агулануы борчый икән. Бу микрорайон белән чагыштыру өчен, “Нижнекамскнефтехим”ның чистарту корылмаларыннан шактый еракта, урман буенда диярлек урнашкан Чишмәле урамын сайлаганнар кызлар. Нәтиҗә һәр түбәнкамалыга күптән билгеле булганча: 36нчы микрорайонда яшәүчеләрнең яртысыннан күбесе һава начарлыгыннан зарланган, ә Чишмәле урамында андыйлар аз. Әгәр дә кызлар “химия” ягыннан шәһәргә килеп кергән урынны да (Вахитов урамы) сайлаган булсалар, нәтиҗәләр тагын да гыйбрәтлерәк булыр иде.

Беренчедән, Эльвира Долотказина әйтүенчә, Чишмәледә яшьләр күбрәк яши, икенчедән, ул урманга якын район. Шәһәр башлыгы урынбасары, «Нижнекамскнефтехим”ның чистарту корылмалары төзелгән вакытта Түбән Афанас авылында яшәүчеләргә шәһәрдән квартирлар бирелегәнлеген искәртте. Вакытлар үтсә дә, квартир алучылар авылдагы нигезләрен дә ташламаганнар, ә кайберләре бәлки әле сатып та җибәргәннәрдер. Чөнки күчерелеп бетәргә тиеш булган урамнарда, нишләптер, әле дә кешеләр яши икән.

Трудовой поселогыннан ерак булмаган күлнең тирә-ягын чүплек оясына әйләндергәннәр икән. Авыл халкы, электән килгән гадәт буенча, әллә кайдан чүплек урыны эзләп йөрми инде ул, кайда якын – шунда ташлап китә. Авыл эчендә контейнер торса, бәлки аңа чүп ташлаучылар булыр иде. Анысы өстәмә чыгымнар сораганлыктан, куеп мәшәкатьләнмәгәннәр.

Чыгыш ясаучыларның игътибарыннан тукталышларның пычрак булуы да читтә калмаган. Монысы инде шәһәр халкының ваемсызлыгын һәм шапшаклыгын күрсәтә. Һәр тукталыш саен чүп савытлары бар. Тик кулына тотып чыккан билетын анда салучылар гына бармак белән санарлык. Тәмәке кабын, туңдырма пакетын, кәнфит кәгазен барган уңайга җиргә тотып атучылар буа буарлык. Һәр тукталышка каравылчы бастырып куеп булмый, моңа шәһәрдәшләребезнең үзаңы түбән булуы сәбәп. Ә менә шуны кисәтү йөзеннән, социаль реклама элү турындагы тәкъдимгә мин бишкуллап риза. “Тамчы тамып боз тишә” дигәндәй, әйтә торгач. бәлки чүп ташлаучылар кимер.

Вәлиев һәм Першитовны (исемнәрен белми калдым) күлләр һәм елгаларның пычрануы борчый. Шәһәрдәшләребез арасында бик популяр булган Пионер һәм “понтон” күлләрен, Зәй елгасы ярларын күзәтеп-тикшереп, фотога төшереп алганнар. Тәкъдимнәре дә кызыклы: мәҗбүри эшкә хөкем ителгәннәрне һәм вакытлыча эшсез йөрүчеләрне табигатьне чистартуга тарту.

Студентларны экология белән бәйле проблемалар борчуы, аларның аны чишү юлларын эзләүләре куанычлы хәл. Димәк, яраткан шәһәребез язмышына битараф булмаган студентлар да бар дигән сүз.

Ә менә бу сорауны сез дә үзегезгә биреп карагыз әле. Түбәнкамалыларга үз шәһәребезне чүп-чардан чистартырга чыгарга әзерме-түгелме дигән сорау белән дә мөрәҗәгать иткәннәр студентлар. Алар сорау биргән 50 кешедән 30ының андый өмәләргә чыгарга, гомумән, җыенмавы ачыкланган. Ә шәһәрнең чиста булуын барыбыз да яратабыз. Ярый әле, оешма һәм предприятиеләрдә хезмәткәрләрне мәҗбүриләп өмәләргә чыгаралар, юкса, бөтенләй пычракка батып бетәр идек. "Туган як"

Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования