Вернуться к обычному виду

Фронтовикка 95 яшь тулды

 
Фронтовикка 95 яшь тулды 16.10.2014

Фронтовикка 95 яшь тулды

Арабызда инде бик аз калган Бөек Ватан сугышы фронтовикларыннан берсе булган Минсалих ага Хәбибрахмановка бу атнада 95 яшь тулды.
Ул районыбызның Тоба авылында туып-үскән, мәктәптә алты классны тәмамлаганнан соң, 14 яшеннән колхозда эшли башлаган. 1940 елда авылдашлары егетне армиягә озаталар. Тыныч кына хезмәт итеп кайтырга насыйп булмый. Бөек Ватан сугышы башлану белән, артиллерист-зенитчы Хәбибрахманов фронтка җибәрелә. Сугышның башыннан ахырына кадәр уза, аерым алганда, Севастополь, Симферополь, Новороссийск, Керчь янындагы канкойгыч бәрелешләрдә катнашып, берничә мәртәбә яралана ул. Фашистлар бомбага тотканда, чак кына исән калган вакытлары күп була.
Җиңү көнен Минсалих Венгрия башкаласы Будапештта каршылый. Әле аннан соң да елдан артык хезмәт итә, 1946 елның июль аенда гына демобилизацияләнеп, туган авылына кайта ул. Электрик булып эшкә урнаша, авылдашы Нурҗамал белән гаилә кора... 
Быел хатыны вафат булгач, Минсалих ага гомер буе яшәгән авылыннан Түбән Камага, улы янына күченә. Ветеранның өч баласы, ун оныгы һәм оныкларының җиде баласы бар.
Минсалих аганы олы юбилее белән муниципаль район башлыгы урынбасары Эльвира Долотказина һәм «Милосердие» социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Ләйлә Әхмәдишина өенә барып котладылар, открытка, чәчәкләр һәм җылы одеял бүләк иттеләр. "Туган як"

Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования