Вернуться к обычному виду

Тирәклектә сайрый таң кошы

 
23.10.2014

Тирәклектә сайрый таң кошы

Биш яшеннән үз төбәгебез җыр сөючеләренә билгеле булган Марат Фәйрушинның Түбән Камада дүртенче концертын куячагын ишеткәч, аны редакциягә чакырдык. Кызларның күз уңында булган җырчы егеткә бирер сораулар күп була инде ул. Ничә кызны ымсындырган? Ялгызакмы-түгелме? Һай, кызлар һәм аларга ияреп, һәрнәрсә белән кызыксынучы газета укучылар белергә теләгән нәрсәләр күп инде ул...

– Иртә таңнан, сәгать 8гә үк редакциягә чакырдык. Күзеңнән йокы китеп тә бетмәгән килеш, “Янбикә”не җырлаттык. Хәтерең калмадымы?

– Тавыш әле “уянмаган”, үзегезгә тыңлавы ничек булгандыр инде. Башкортның “Янбикә”сен мин институтта укыганда ук өйрәнә башлаган идем. Тамашачы ул җырны яратты. Мин аны моңа кадәр концертларымда гел җырладым. Бу юлы программа бераз үзгәрәк. Яңалыкның берсе – Әтнә ягы егете яшь композитор Реваль Хисмәтуллин җырларын керттем репертуарыма. Шәһәребездә яшәп иҗат итүче композитор Илһам абый Хисмәтуллинның өр-яңа җырларын башкарачакмын, аранжировкасын заманында Салават Фәтхетдинов белән бергә эшләгән Илдус Низамов әзерли. Әле җырчы Илназ Баһ яңа бер җыр җибәрде. Фәрит Хатыйпов та чакырып ята иде әле, сиңа дигән җырларым бар, дип... 

– Ничә җыр җырлаячаксың?

– Ундүрттән дә ким булмас. Ике сәгать ярым үзем генә җырласам, тамашачы ялкыр иде. Ышанычлы сәхнәдәш дустым, дүрт ел буе бергә концертлар куеп йөрүче Айзат Шәйхетдинов, Казан кызы, яшь җырчы Регина Тимербулатова, баянчы Ринат Вәлиев, Казанның “Сәйдәш” бию театры да катнашачак. Концертны театр һәм эстарда артисты, танылган юмор остасы Фәиз Майдуллин алып барачак. Тамашачыны кызыклы сюрпризлар көтә, серен алдан ук ачып, тәмен җибәрмик. Беренче концертыбыз Алабуга шәһәрендә 23ендә буалчак. 30 октябрьдә Түбән Камада чыгыш ясаячакбыз. Аннары – Әлмәт, Бөгелмә, Лениногорск... Башкорт ягына да чыгарга исәп.

– Сәхнәгә беренче мәртәбә чыгуыңа егерме елдан артык, онытылмаслык берәр мизгелне һәм йөрәгеңә уелып калган җырны искә төшерик әле.

– Иң истә калганы Салаватның сольный коцнертларында халыкның өчәр мәртәбә мине сәхнәгә тартып чыгаруы булгандыр. Мин аның студенты бит. Бу Салаватка бик ошамады, шунан соң син аның концертларында күренмәдем...

Җырга килгәндә, Хәйдәр Бигичев репертуарыннан “Җан ярсуы”н атар идем:

Тирәклектә сайрый таң кошы...

Сагынып еларсыңмы, су алганда

Чагылып китсә гәүдәм балкышы..

– Болары, Марат, сиңа реклама булды. Ә хәзер җырчылар тормышына үтә дә игътибарлы сөекле тамашачыларыгыз үлеп ярата торган “гайбәт чәйнәр” вакыт җитте. Синең Казанга күченеп йөрүең ишетелгән иде. Квартир алдыңмы? Кайчан? Кай тирәдәрәк?

– Әтиләр әле мин Казанда беренче курста укыган 2005 елда ук ике бүлмәле квартир алып биргәннәр иде. Урынын үзем сайладым, студентка бит 5 минут артыграк йоклау да олы бәхет. Шуңа күрә үзем укый торган мәдәният институтына якын урыннан эзләдек. Күптән түгел биредән җиһазларны шунда илттек. Хәзер Казанга күчеп яшәргә уйлыйм.

– Казанда ике бүлмәле квартир ... Танылган җырчы... Кайсы гына кыз мондый егетнең кәләше булырга хыялланмый икән?!

– Бер-береңне өч ел да, аннан күбрәк тә сынарга була. Тик әлегә мин мөнәсәбәтләрне рәсмиләштерергә әзер түгел.

– Ярый, бу җаваптан Яңа Чишмә районының Әдәмсә (Утяшкино) авылы янындагы Шушма һәм Кичү елгаларынан үзең тотарга яраткан балыклардай шома гына качтың. Мәхәббәтне бер-береңә ияләнү генә дип санаучы Марат көзләрне дә яратмыйдыр әле.

– Әйе, мондый салкын көзләрдә күңелемә кадәр өши. Кышны да яратмыйм. Язлар, җәйләр җанны җылыта, бар дөньяны якты моң, ашкынулы көй белән тутыра. Җәйләрдә генә калыр идем...

– Бар борчуыңны тамаша залы ишеге төбендә калдырып, йомшак кәнәфидә җайлап утырган килеш, җаннарың рәхәтләнгәнче һәм инде башка бер генә көй дә кабул итәлмәслек булып арыганчы җыр тыңлыйсың. Һәм, җырчының эше бигрәк җиңел, рәхәт инде дип, нәтиҗә ясыйсың.

– Дөресен генә әйткәндә, барысын да кирегә кайтарып булса, мин башка тармакны сайлар идем. Җырчы профессиясе, сәхнә тормышы авыр да, таләпчән дә, вакытны да күп ала. Гадәти кешеләр кебек, заводта эшләр идем. Әмма җыр мине нинддиер тылсым көче белән, үзенә бәйләгән... Үземнеке генә булган кабатланамас бер Җыр язасым килә, икене дә, өчне дә түгел...

– Концертларны оештыру, сәхнә киеме, җыр сайлау… Озак еллар ГАИ начальнигы булып эшләгән Рәис әфәнде белән бәләкәйдән үк сине җитәкләп йөргән әниең Зөлфия ханым хәзерге көндә дә бу мәсьәләдә синең ныклы таянычларың дип беләм.

– Әти күбрәк оештыру артыннан йөри. Әни белән җырлар сайлыйбыз. Сәхнә костюмнары сайлаганда да аның киңәшен тотам. Җырчы залда утырган халыктан аерылып торырга тиеш.Сәхнәдә җырлаучы да, тамашачы да бер үк футболкадан була кайчак. Футболканың сәхнә киеменә әйләнеп баруын бик үк дөрес дип әйтмәс идем. Россия эстрадасы җырчыларыннан күреп, безнекеләр дә шуңа иярә. Таттарның үз милли киемнәрен сәхндәдә күрсәтмәгәч, тагын кайда күрергә була соң?!

– Марат, җырлы язмышың а йолдызлы күкләр биеклегендә балку насыйп булсын. "Туган як"

Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования