Вернуться к обычному виду

Туксанны узып бара

 
Туксанны узып бара 22.10.2014

Туксанны узып бара

 Шәңгәлчедә яшәүче Сәхипкамал әби Гайнетдинова туксан яшендә дә әле кәҗә асрый, мунча яга, ашарга пешерә...
Күлмәк-камзуллы Сәхип-камал әби озынчалай япкан яулыгы өстеннән тагын икенчесен чөйде дә, таягын алып, мине озатырга чыкты. Баскычтан төшүгә сөрлегеп китүемне күреп, «егылма, ныклап бас», дип, кулымнан ук тотып алды. Пәлтә кигән булсам да, җылыдан чыккангамы, салкыннан калтыранып куйдым, ә әби исә көзге вак яңгырны бар дип тә белмичә, нык адымнар белән капка ачарга китте... 
Язмамны ни өчен Сәхип-камал әби белән саубуллашудан башладыммы? Аның үз чордашларыннан гына түгел, ә илленең өске ягындагы безнең ише буыны сыеклардан да бик күпкә нык булуына соклануымны тизрәк сезнең белән дә уртаклашырга теләгәнгә күрә...
Шәрифулла кызы Сәхип-камаллар буынына тормыш үзенең авырлыгын өеп биргән. Сәхипкамал әбигә әле тагын да кыенрак булгандыр, сау-сәламәт башы белән, сугышта бер аягын калдырып кайткан егеткә кияүгә чыккан ул. Шулай дип язуын яздым. Әмма җиңел-җитез гәүдәле Сәхипкамал әбекәй үзе бу сүзләр белән һич тә килешмәде. Тәрәзәләрендә гөлләр үсеп утырган, әле яңа гына пешеп чыккан бөккән исе таралган җылы өендә чәйләп утырганда, Сәхипкамал әбинең бар сөйләгәне ире Кашафетдин турында булды. Карты бакыйлыкка күчкәнгә байтак еллар узса да, бу татар карчыгының иренә булган җылы мөнәсәбәте һәр сүзеннән сизелеп тора. Ул сөйләгәннәргә ияреп, мин дә Сәхипкамал әбинең әле яшь, нык чакларын күзаллыйм.
Сугыштан агач аяк белән кайтып төшкәнен күргәч, сүз алышып йөргән кызы Кашафтан читләшкән. Ул замандагы гадәт буенча, Сәхипкамал белән егет аулак өйдә очрашып аңлашканнар. 1947 елның 26 ноябрендә кыз өеннән җитәкләшеп чыккан яшьләрне күрүчеләр аларга гаилә бәхете юрагандыр... 
Йомшартып әйткәндә, телгә татлы булмаган кызу канлы фронтовикка ашыгу-кабалануны белмәүче сабыр Сәхипкамал менә дигән пар була. Әтиләренең сүзеннән түгел, хәтта карашыннан да шөлләп, аның мактавын гына ишетү өчен, балалары да җан-фәрман тырыша. Сүзгә катырак булса да, элекке фронтовик кул уйнатмый. Бар тапкан акчасын хатынына кайтарып бирә. Сәхипкамал аны кая куя, нәрсәгә тота – анысы белән ир кызыксынмый. Нәрсәгә тотынса да, коеп кына куя сыңар аяклы фронтовик: бер-бер артлы туган биш баласына чанасын да, чаңгысын да үз куллары белән ясый, итек тә басып кигерә, мич тә чыгара. Җыен җитә башласа, авыл яшьләре чәч алдырырга аңа килә. Сәгатькә кадәр төзәтә ул. «Берсендә Иштирәктәнме, кайсыдыр авылдан зур сәгать китергәннәр иде, Кашаф һич кенә дә рәтен белә алмый бит. Төшендә ничек төзәтергә икәнен күреп уянды», дип узганнар белән бәйле хатирәләрне кузгатучы Сәхипкамал әбинең үзе турында сөйләтәсем килә. «Гыйлемхан атлы бер танышы кергән иде иремнең. «Әй, Көрпә», дип эндәште бит миңа. Үз әтиемнәрнең кушаматы шулай иде. Моны ишеткәч, Кашаф, «күпме торып, эһ дигәнем дә юк, ник көләсең хатынымнан дип, куып ук чыгарды», дип, әби сүзне тагын картына бора.
Сәхипкамал әби өйләренең аш-су ягын иренең үз куллары белән җиткергәнен дә телгә алды. Кырык бер яше тулганда кызлары Мөнҗиянең гомере киселү аталарының бар саулыгын ала, хәтта, пычак та каерый алмаслык хәлгә кала ул.
Беренче группа сугыш инвалиды булса да, үзенә икенче группа гына билгеләү сәбәбен ачыкларга теләп, иренең учас-ток табибы янына барганын да әрнеп сөйли әби. «Бәлки сиңа 0нче группа кирәктер», дип үзеннән табибларның көлүләренә аяксыз фронтовик гарьләнә. Ышанмасаң, үзең кара дип, әби кулыма белешмә дә китереп тоттырды. Ул гаделсезлеккә ни дисең инде?! Үлем түшәгендә бер ел яткан иренең, «рәхмәт, карадың, аяксыз дигән кимсетүле сүзне беркайчан да әйтмәдең», дигән сүзләрен кат-кат исенә төшерә. 
Уйласаң, гаҗәп инде бу дөнья дигәнең. Күпме вакыт серләшеп утырып, әби авызыннан «яраттым» дигән бер сүз чыкмады, ә үзенең сөйләгәне ир канатын сагыну белән тулы... 
Әгәр әйбәт яшәмәгән булсалар, бер очта уйнап үскән ахирәте Миңнегаян карчыкка кадәр, «аяксызга барма дип үгетләгән идем, минем кебек ватылмадың», дип, әйтер идеме икән?! Киләсе җыенда ахирәтенең дә туксанны тутырачагын телгә алды ул. 
ФЗӨгә җибәргән җирдән качып кайтса да, сугыш вакытында Горький ягында ике ел торф чыгаруда эшләгән Сәхипкамал әби үзенең нык-
лыгын нәселләрендәге хатын-кызның озын гомерле булу-ыннандыр, ди. Әнисе дә 100гә кадәр диярлек яшәгән, бүгенге көндә үз сеңлесенә 85 яшь икән. 
«Бу җәйгә кадәр бәрәңге арасын үзем матиклый идем әле», дип әйтүче әби сүзенә олы кызы Миңсылу кушыла: «Соң, чүпне һаман да утыйсың бит». «Чүп утау эшмени?!». Әбинең бу сүзен ишеткәч, кызы белән карашып елмаябыз.
Лапас түбәсендәге печәнне дә тырма белән тартып төшерә (анысын үз янына кайтып торучы улы Нургали, алырлык итеп, җайлап куя). «Рәтен белмисез», дип, кәҗәсен савуны беркемгә дә ышанып тапшырмый. Унбишләп тавыгы да аягы арасына уралып йөри. Анысы да, үзенә күрә, бер шөгыль. Чәй табынына куйган турага кадәр үз куллары белән ясаган. Намаз укучы, ураза тотучы Сәхипкамал әби рамазан аенда күршедәге укытучы Мәдинә белән, мәчеткә ифтарларга да йөргән. Кибет һәм почтага да үзе бара икән. Ә алары әбинең өеннән шактый еракта. Хәл-әхвәлен белеп торучы Шәмседоха, Әминә, Нәсимә һ.б. күршеләрен әби мактап туя алмый. 
Төс-кыяфәткә һич тә җитмештән өстәдер дип уйламассың. Бәлки озын гомерле булуының сере – хәрәкәттә һәм, үзе әйтмешли, ашыкмыйча, үз көенә генә йөрүендәдер...
Шушы яшендә дә күзлексез «Туган як»ны укучы Сәхипкамал әби белән бергәләп, нәсел дәвамчыларын да исәпләп чыктык: балалары Миңсылу, Гыйльметдин, Нургали, Мөнҗия, Котдусның бүгенге көндә 15 баласы, шул балалардан – 15 онык һәм, хәтта, бер оныкларының инде үз баласы бар икән. Җәмгысе 35 була. Аларга да Сәхипкамал әби кебек үк, озын гомер һәм гаилә бәхете насыйп итсен... "Туган як"

Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования