Вернуться к обычному виду

Тынычлык һәм Төзүчеләр урамнары кисешкән чатта “кольцо” ясый башладылар.

 
16.10.2014

Тынычлык һәм Төзүчеләр урамнары кисешкән чатта “кольцо” ясый башладылар.

Бу урында я светофор кую, я юл хәрәкәтен көйләүче “боҗра” төзү кирәклеге турында күптәннән сүз барды. Төзүчеләр һәм Тынычлык урамнары көннән-көн үсә, яңа йортлар тапшырыла. Күптән түгел генә Тынычлык урамының дәвамына берничә автобус маршруты да үзгәртелде. Хәзер эте дә, бете дә рульдә булганын да өстәсәк, бу урамнардагы машиналар хәрәкәтен чамаларга була. “Боҗра” ясаганда юл хәрәкәте өлешчә генә туктатылачак. Шуңа күрә ГАИ хезмәткәрләре җәяүлеләрне дә, рульдәгеләрне дә аеруча игътибарлы һәм сак булырга чакыра.

Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования