Вернуться к обычному виду

Читтән кертелә торган товарларга җентекле анализ ясарга һәм аларны ТР территориясендә җитештерүне оештыру турында тәкъдимнәр әзерләргә кирәк – ТР Президенты

 
09.10.2014

Читтән кертелә торган товарларга җентекле анализ ясарга һәм аларны ТР территориясендә җитештерүне оештыру турында тәкъдимнәр әзерләргә кирәк – ТР Президенты

Безгә читтән кертелә торган товарларның һәрбер төренә җентекле анализ ясарга, һәм аларны республика территориясендә җитештерүне оештыру турында тәкъдимнәр әзерләргә кирәк. Бу тәкъдимнәр читтән кертелә торган товарларны үзебезнекенә алыштыру буенча тармак программаларында чагылыш табарга тиеш. Бу хакта бүген бишенче чакырылыш Дәүләт Советының икенче утырышында ТР Дәүләт Советына республиканың эчке һәм тышкы торышы турындагы юлламасы белән чыгыш ясаган Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләп узды.

Аның фикеренчә, әлеге эшкә Фәннәр академиясе һәм фәнни-тикшеренү оешмалары кушылырга һәм үзләренең тикшеренүләрендә һәм эшләнмәләрендә читтән кертелә торган товарларны алыштыру технологияләре һәм продуктларын булдыруга басым ясарга тиеш. Президент хәбәр иткәнчә, ел саен Татарстанга кимендә 350 млрд сумлык продукция кертелә. “Кайбер товарлар бүген республикада җитештерелми, ә күбесе үзебезнең тулысынча файдаланылмый торган производстволарыбыз була торып та читтән кертелә. Дәүләт һәм муниципаль органнарга, товар сатып алганда, беренче чиратта, шулай ук җирле һәм үз товар җитештерүчеләребез продукциясенә игътибар биреп, үз эшчәнлегенә анализ ясарга кирәк”, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

ТР Президенты Татарстанның икътисади үсешенә тукталып, соңгы елларда безнең уртак тырышлыгыбыз нәтиҗәсендә һәм безгә кадәрге буыннар булдырган нигезгә таянып, республикабыз икътисадын үстерүдә һәм халыкның тормыш сыйфатын яхшыртуда зур күрсәткечләргә ирешелгәнен әйтте. Узган ел йомгаклары күрсәткәнчә, тулаем төбәк продукты күләме 1,5 трлн сумнан артып китте, соңгы 5 ел эчендә төп капиталга инвестицияләр 2 трлн сумга җитте, өч ел дәвамында демографиядә үсеш күзәтелә, гомер озынлыгы 72,5 ел дәрәҗәсенә җитте.

“Без икътисад диверсификациясе мәсьәләсен уңышлы хәл итәбез: сәнәгать җитештерүе күләмендә чимал сегменты өлешен 32 дән 24%ка кадәр киметү белән бергә, эшкәртү секторы өлеше 58 дән 69%ка кадәр артты, кече һәм урта бизнес өлеше 25,5%тан артып китте”, - дип искәртте республика башлыгы.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, икътисадыбызның көндәшлеккә сәләтен киләчәктә дә күтәрүгә нефть, газ, химия һәм машина төзелеше комплексларында югары технологияле эре проектларны гамәлгә ашыру ярдәм итә: “Татнефть” компаниясендә бу – үз технологияләребез нигезендә битум нефтьләрен чыгару, “ТАНЕКО”да – гидрокрекинг, майлар җитештерү, авыр калдыкларны эшкәртү буенча киләсе елда файдалануга тапшырылачак комплекс кебек яңа производстволарны сафка кертү. Бу – азотлы ашламалар җитештерү буенча “Аммоний” проекты, “ТАИФ-НК”да авыр калдыкларны тирәнтен эшкәртү комплексын төзү, шулай ук “Түбән Кама нефтехим” предприятиесендә 1 млн тонналык яңа этилен комплексы проектын гамәлгә ашыру. “КАМАЗ”да исә производствоны тулысынча модернизацияләү һәм дөнья стандартларына җавап бирә торган перспективалы автомобильләр төркемен булдыруга күчү программасы гамәлгә ашырыла. Казан вертолет заводы җиңел һәм авыр вертолетлар сегментында яңа модельләр чыгарырга әзерләнә. Горький исемендәге заводта Хәрби диңгез флоты өчен заманча тиз йөрешле пассажир суднолары һәм кораблары төзелә.

“Республиканың инновацион үсешен без “Кама Кристалл Технолоджи” компаниясенең синтетик якут җитештерү проекты, “КАПО-Композит” композиция агрегатлары эшләү һәм җитештерү буенча компетенцияләр үзәге, шулай ук “КЗСК-Силикон” кремний-органик продукция җитештерү комплексы кебек яңа технологияләр файдаланучы заманча предприятиеләр булдыру белән бәйлибез”, - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

Ул ассызыклаганча, киләсе 10 елга республика икътисадының төп үсеш ноктасы буларак Кама инновацион территориаль-җитештерү кластеры билгеләнде. Кластерның инновацион проектларын тормышка ашыру сәнәгать производствосының күләмен өчләтә үстерергә һәм аны 2 трлн сумга җиткерергә мөмкинлек бирәчәк. Әлеге максатка ирешү өчен, социаль, транспорт, энергетика һәм инженерлык инфраструктураларының тизләтелгән үсешен тәэмин итәргә кирәк.

Президент “Алабуга» махсус икътисади зонасының Татарстан икътисады үсешендә мөһим роль уйнавына басым ясады. Аның территориясендә эшләүче заводларда читтән кертелә торган товарларны алмаштыруга юнәлтелгән югары технологияле продукция җитештерелә. Болар – автомобильләр, җылылык изоляцияләү продукциясе, МДФ плитәләры, табаклы пыяла, пыяла җепселле материаллар һәм башка товарлар. Якын арада әле тагын яңа 5-6 производство ачылачак. "Татар-информ"

Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования