Вернуться к обычному виду

Татарстан Президенты ягулык-майлау материалларына акцизны 1 сумга арттырырга тәкъдим итте

 
08.10.2014

Татарстан Президенты ягулык-майлау материалларына акцизны 1 сумга арттырырга тәкъдим итте

Бүген РФ Дәүләт Советы Президиумының "Россия Федерациясе территорияләрен комплекслы үзләштерү һәм үстерү максатларында, автомобиль юллары челтәрен камилләштерү турында" дигән киңәшмәдә төбәк һәм муниципаль дәрәҗәдәге автомобиль юллары челтәрен саклап калу һәм үстерү буенча чаралар комплексы тәкъдим ителде.

Утырышны Новосибирскида Россия Президенты Владимир Путин үткәрде. Төп доклад белән Дәүләт Советы эшче төркеме җитәкчесе - Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов чыкты.

Р.Миңнеханов үз докладында хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә Россиядә гомум кулланудагы юл челтәренең озынлыгы 1,4 миллион чакрым тәшкил итә, шул исәптән 51 мең чакрым - федераль, 503 мең чакрым - төбәк һәм 842 мең чакрым - җирле юллар. Төбәк һәм җирле юлларның 29 проценты каты капламлы түгел - анысы 411 мең чакрым. Федераль юлларның 53, төбәк юлларының 63 проценты норматив таләпләргә туры килми. Муниципаль юллар челтәре тагын да начаррак хәлдә, бу, нигездә, грунт юллары. Моннан тыш, исәпкә алынмаган, хуҗасыз юллар да бар.

Шул ук вакытта, Татарстан Президенты билгеләп узганча, ел саен Россиядә автомобиль паркы 6 процентка - якынча 3 миллион берәмлеккә арта, шул ук вакытта файдалануга тапшырылган юллар бер дәрәҗәдә саклана һәм 2200 чакрымга якын тәшкил итә. Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, РФ Президенты шәхси ярдәме белән 2007 елдан федераль юлларга финанслау 5 тапкыр артып, бүгенге көн Россия тарихында аларны карап тоту буенча ихтыяҗларның 100 процентын тәшкил иткән (225 млрд. сум). Норматив таләпләргә туры килгән федераль юллар өлеше 36 дан 47 процентка кадәр арткан. "Мондый шартларда федераль автомобиль юлларын төзү һәм реконструкцияләү күләме ике тапкыр арттыру бурычын үтәү шик уятмый", - ди Р.Миңнеханов.

Шул ук вакытта, аның сүзләренчә, бүгенге көндә федераль һәм төбәк юллары арасындагы бик зур аерма бар, иң беренче чиратта, бу финанслауга кагыла. Әйтик, РФ субъектларында 60 проценттан артык тәшкил иткән дүртенче категория юлларны карап тоту һәм төзекләндерүгә федераль норматив елга бер километр өчен 1,3 миллион сум тәшкил итә. Төбәкләрдәге чыгымнар 200 мең сумнан да артмый. Бу вәзгыять юлларның начарлануына китерә. "Моңа бәйле рәвештә, безнең эштәге өстенлек булган төбәк һәм муниципаль юллар челтәрен саклап калу булырга тиеш", - дип саный Татарстан Президенты.

Россия Президенты боерыгы нигезендә, 2020 елга кадәр юл төзелеше темпларын 2 тапкыр арттырып, аның күләмен елына 42 мең чакрымга кадәр җиткерү зарур. Бер үк вакытта, Р.Миңнеханов хәбәр иткәнчә, башлангыч бәяләр буенча Россия төбәкләре тарафыннан нибары 30 мең чакрым юл төзү планлаштырыла. Күләмнәрне арттыру бурычын үтәү өчен субъектларга ел саен өстәмә 100 миллиард сум акча кирәк, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте. "Бүгенге көндә төбәкләр бюджетында андый акчалар юк", - дип шәрехләп узды ТР Президенты. Бу проблеманы хәл итү өчен Рөстәм Миңнеханов төбәк юл фондларына федераль юлларда авырлыгы 12 тоннадан арткан транспорт йөргән өчен түләү кертүдән алган акчаларны юнәлдерергә тәкъдим итте. Бу норма киләсе елның көзеннән эшли башлаячак. Алга таба бөтен йөк машиналарыннан түләү кертү мәсьәләсен тикшерергә кирәк.

Шулай ук Татарстан Президенты эшче төркем исеменнән барлык ягулык-майлау материалларына акцизны 1 сумга арттырып, алган акчаларны җирле юлларга юнәлдерүне тәкъдим итте. "Һәрхәлдә, башка чыганаклар әлегә күренми", - диде ул. Ул билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә юллар төзү һәм реконструкцияләү бәясен оптимальләштерү мәсьәләсе дә кискен тора. Мисал өчен, ТР Президенты хәбәр иткәнчә, Татарстанда "Авыл юлларын проектлау" төбәк стандарты эшләнгән. Ул җирле төзелеш материалларыннан файдалануны күздә тота. Шулай ук юлның киңлеге 6 дан 4,5 метрга кадәр кала. Болар юллар төзелеше бәясен шактый киметергә мөмкинлек бирә. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, шундый бер чакрым юл 16,5 миллион сум урынына асфальт-бетон капламлы булганда 9,5 миллион сум, ә вак таш кулланганда 4,5 миллион сум торачак. "Бер көнгә 100 дән кимрәк машина уза икән, катлаулы юллар төзүнең мәгънәсе юк", - дип саный Р.Миңнеханов.

"Авыл торак пунктларын каты капламлы юллар белән тоташтыру буенча социаль бурычны хәл итү өчен һәр төбәктә шундый стандартлар эшләү зарур, - дип белдерде Татарстан Президенты. - Әлеге алымнар Россия Транспорт министрлыгы тарафыннан хупланды һәм Дәүләт автомобиль инспекциясе белән килештерүне таләп итә. Бу, шул исәптән, балаларны авыл мәктәпләренә илтү проблемасын хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк". Ул шулай статистика буенча 2011 елдан башлап Татарстанда андый юлларда бер генә юл-транспорт һәлакәте дә теркәлмәде, дип белдерде.

Моннан тыш, Татарстан Президенты сүзләренчә, булган грунт юлларын каты капламлы юллар категориясенә күчерү бурычын да хәл итәргә кирәк. Моңа һәр төбәкнең үзенчәлекләрен истә тотып эшләнгән типлаштырылган конструкцияләр булыша алыр иде. Бүгенге көндә андый эшләр реконструкция буларак квалификацияләнә һәм моның өчен өстәмә килештерү процедураларын узарга кирәк.

Рөстәм Миңнеханов китергән мәгълүматлар буенча, Россия күләмендә 46 мең торак пунктны тоташтыру өчен 235 мең чакрым юл төзәргә кирәк. Моның өчен 3,9 триллион сум таләп ителә. Ә вак таш капламнан файдаланган вакытта бу сумма 3 тапкыр кимрәк булачак. "Шул рәвешле, без төзелеш күләмен ике тапкыр арттыру бурычын хәл итә алыр идек", - дип саный ТР Президенты.

Төбәк юлларын төзегән вакытта тагын бер проблема бар - дәүләт экспертизасы җирле стандартлар буенча эшләнгән проектларны кабул итми. Бу проблеманы хәл итү өчен экспертизаны сайлау хокукын заказ бирүче-төзүчегә бирергә һәм җирле стандартларны федераль максатчан программа буенча авыл юлларын төзү өчен кулланырга рөхсәт итәргә тәкъдим ителә. "Без катлаулы юллар конструкциясе турында әйтмибез - без авыл юллары турында сөйлибез", - дип ассызыклады Татарстан Президенты.

Үз докладында Рөстәм Миңнеханов сыйфатлы проект карарлары, юл төзелееш өчен җирләр алу, карьерлар һәм грунт резервлары өчен участоклар эшләү мәсьәләсенә кагылды. Дәүләт-шәхси партнерлык кысаларында инвестицияләр җәлеп итү өчен Татарстан Президенты федераль юл фондыннан концессияләр өчен төзелеш чыгымнарына 30 процент күләмендә субсидия бирергә тәкъдим итте.

Чыгышының ахырында Рөстәм Миңнеханов Владимир Путинга бүген атаган тәкъдимнәрне тормышка ашыру өчен сынау төбәкләрен билгеләү үтенече белән мөрәҗәгать итте.     "Татар-информ"

Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования