Вернуться к обычному виду

Түрәләр алышына

 
09.10.2014

Түрәләр алышына

Татарстанның бишенче чакырылыш Дәүләт Советына депутатлар сайланганнан соң, республика хөкүмәтендә зур үзгәрешләр башланды. Министрлык җитәкчеләрен, төрле комитет рәисләрен һәм район башлыкларын алыштыру эше хәзер дә актив бара.


Сайлаулардан соң республика хакимиятендә үзгәрешләр башланачагын белгечләр алдан ук фаразлаган иде инде. Ник дигәндә, депутатлыкка кандидатлар арасында хөкүмәт һәм министрлык җитәкчеләре, район башлыкларының исем-фамилияләре шактый күп булуы шунда ук күзгә ташланды. Билгеле булганча, депутат булып сайланган кешеләр дәүләт структураларында эшли алмый...

Чыннан да, 14 сентябрь әлеге фаразларның дөреслеген тулысынча исбатлады. Сайлау нәтиҗәләре игълан ителеп озак та үтмәде, Татарстан хөкүмәтендә төптән үзгәрешләр башланып китте.

Бу өлкәдәге иң мөһим яңалыкларның берсе – Татарстан Премьер-министры урынбасары Юрий Камалтыновның үз вазифасыннан китүе. Билгеле булганча, ул Татарстан Дәүләт Советы депутатлыгына кандидат буларак теркәлде, сайлау кампаниясе вакытында исә “Бердәм Россия” партиясенең Татарстандагы бүлегенең сайлау штабы җитәкчесе булып торды. Тик аның вице-премьер вазифасыннан китәчәге ахырга кадәр сер булып калды. Бары тик 18 сентябрь көнне генә Юрий Камалтыновның, Татарстан Дәүләт Советы депутаты итеп сайлануга бәйле рәвештә, Премьер-министр урынбасары вазифаларыннан азат ителүе турында рәсми мәгълүмат билгеле булды. Парламентта исә ул Дәүләт Советы рәисе урынбасары итеп билгеләнде.

Дүрт ел дәвамында Чаллы мэры кәнәфиен биләгән Васил Шәйхразиев Премьер-министрның урынбасары булды. Яңа чакырылыш парламентның беренче утырышына кадәр ул Премьер-министр урынбасары вазифаларын башкаручы булып торды. 2 октябрь көнне исә җитәкчене Дәүләт Советы депутатларына тәкъдим иттеләр. Алар Васил Шәйхразиевны Премьер-министр урынбасары вазифасының тулы хокуклы хуҗасы итеп билгеләде.

Бишенче чакырылыш Дәүләт Советы депутатлары арасында озак еллар Татарстанның яшьләр эшләре һәм спорт министры булып эшләгән Рафис Борһанов та бар. Ул шулай ук үз вазифасыннан баш тартып, депутатлыкны сайлады. Яңа министр итеп исә 2013 елгы Универсиаданы уңышлы уздырып җибәргәннән соң, Россия вице-премьеры Игорь Шуваловның беренче ярдәмчесе буларак Мәскәүгә киткән Владимир Леоновбилгеләнде. Татарстан гына түгел, ә Россия җитәкчелеге өчен дә кыйммәтле хезмәткәргә әверелгән бу шәхескә республика зур өметләр баглыйдыр, күрәсең.

Татарстанның урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиев тә министр вазифасыннан азат ителде. Арча муниципаль районы башлыгы Алмас Нәзиров әлеге идарәчелекнең яңа җитәкчесе булды. Наил Мәһдиевне исә Чаллы шәһәре башкарма комитеты башлыгы вазифасына билгеләделәр.

Үзгәрешләр моның белән генә бетмәде, Татарстан хөкүмәтендәге үзгәрешләрнең икенче дулкыны башланып китте.

Шушы көннәрдә Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы җитәкчесен алыштырды. Җиде ел дәвамында әлеге министрлыкны җитәкләгән Айрат ШәфигуллинТатарстанның куркынычсызлык Советы сәркатибе итеп билгеләнде. Ә хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры кәнәфиен ЗАГС идарәсе җитәкчесе булып эшләгән Эльмира Зарипова биләде. Татарстанның ЗАГС идарәсенә исә моңа кадәр Казан Башкарма комитетының ЗАГС идарәсе җитәкчесе булып эшләгән Альбина Шәвәлиева килде.

Икътисад министрлыгында да үзгәрешләр. Әлеге министрлыкны җитәкләгән Мидхәт Шаһиәхмәтов шушы көннәрдә Татарстан Милли банкының җитәкчесе итеп билгеләнде. 20 елдан артыграк әлеге банкны җитәкләгән Евгений Богачев отставкага китте.

8 октябрь көнне исә яңа икътисад министрының исеме билгеле булды. Бу вазифага дүрт ел дәвамында икътисад министры урынбасары булып эшләгән, инвестиция һәм инновация мәсьәләләре белән шөгыльләнгәнАртем Здунов билгеләнде.

Тагын бер яңалык – Дәүләт Советы депутатлары Федерация Советына Татарстаннан вәкил итеп Вәгыйз Минһаҗев урынына Чистай районының элеккеге башлыгы Илдус Әхмәтҗановны сайлады.

Дәүләт Советы:

Юрий Камалтынов – Премьер-министрның элеккеге урынбасары
Илдус Әхмәтҗанов – Чистай районының элеккеге башлыгы
Рафис Борһанов – Татарстанның элеккеге яшьләр эшләре һәм спорт министры
Татьяна Воропаева – Зәй районының элеккеге башлыгы
Илдус Касыймов – Бөгелмә районының элеккеге башлыгы
Альберт Хәбибуллин –Баулы районының элеккеге башлыгы
Рауил Рәхмәтуллин – Кукмара районының элеккеге башлыгы

Хөкүмәт:

Васил Шәйхразиев – Премьер-министр урынбасары
Владимир Леонов – яшьләр эшләре һәм спорт министры
Алмас Нәзиров – урман хуҗалыгы министры
Эльмира Зарипова – хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры
Артем Здунов – икътисад министры
Альбина Шәвәлиева – ЗАГС идарәсе җитәкчесе вазифаларын башкаручы

Муниципалитетлар:

Рәзиф Кәримов – Зәй районы башкарма комитеты рәисе вазифаларын башкаручы
Линар Закиров – Бөгелмә районы башлыгы
Дмитрий Иванов – Чистай районы башкарма комитеты рәисе вазифаларын башкаручы
Рамил Гатиятуллин – Баулы районы башлыгы
Сергей Дмитриев – Кукмара районы башкарма комитеты рәисе вазифаларын башкаручы
Наил Мәһдиев – Чаллы шәһәре башкарма комитеты рәисе вазифаларын башкаручы
Рәмис Сафиуллов – Тәтеш районы башлыгы
Валерий Чершинцев - Менделеевск районы башкарма комитеты рәисе вазифаларын башкаручы, intertat.ru


Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования