Вернуться к обычному виду

Егетләр армиягә алына

 
06.10.2014

Егетләр армиягә алына

Түбән Кама хәрби комиссариаты көзге чакырылышта сроклы хәрби хезмәткә 300ләп егетне озатырга тиеш.

Бу чакырылышта егет-ләрне зур яңалык көтә: югары белемгә ия булганнары, үзләре теләгән очракта, беренче көннәрдән үк контракт буенча хезмәт итә алалар. Бу очракта, ким дигәндә, алар ике ел армиядә хезмәт итәргә тиеш. Контрактчылар, үзләре сайлап, Севастопольгә, Чечняга, Таҗикстанга, Кырымга, Тольяттига һ.б. җибәреләчәк. Сроклы хезмәткә алынучылар «спецназ», һава-десант гаскәрләре һәм данлыклы Преображенский полкына һ.б. гаскәрләргә китәчәкләр. "Туган як"

Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования