Вернуться к обычному виду

Олы йөрәкле керәшен егете

 
03.10.2014

Олы йөрәкле керәшен егете

“Медхеника” Кама аръягы сәүдә хезмәте күрсәтү берләшмәсе генераль директоры Геннадий Муллин, тол калган Илдар Ситр гаиләсенә “Ладу Ларгус” автомобиле бүләк иткән.

Келәтле авылының керәшен егете Геннадий үзе дә, тугыз бертуганы белән, әниләреннән бик яшьли ятим калып, тормыш авырлыгын иртә татыганнар. Ә Ситрлар гаиләсенә килгән кайгы һәм аларның ярдәмгә мохтаҗ булулары турында ул интернетта укыган булган. Үзе дә әнисезлек ачысын татыган Геннадий Николаевичның бу адымы – олы йөрәклелекнең, кешелеклелекнең таң калдыргыч үрнәге...

Республикабызның Лениногорск районында яшәүче Ситрлар гаиләсендәге аналарыннан ятим калган тугыз баланың иң кечесе әле дүрт айлык кына. Үзләренең машиналары инде тузган булган. Ә бүләк “Ладу Ларгус”ка берьюлы җиде кеше утырып була, мәктәпкә һ.б. җиргә балаларны төяп йөртер өчен дә уңайлы.

Үзе күп кайгы кичергәннәрнең йөрәге читләр кайгысын ишетсә дә өзгәләнә һәм кызгана да, ул хакта... оныта. Бары тик, Геннадий Муллин кебек олы җанлылар һәм нәфес колы булмаганнар гына авыр хәлдә калганнарга ярдәм кулы сузарга сәләтле.  "Туган як"

Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования