Вернуться к обычному виду

Дәүләт Советы Рәисе урынбасарлары һәм Дәүләт Советы Секретаре сайланды

 
01.10.2014

Дәүләт Советы Рәисе урынбасарлары һәм Дәүләт Советы Секретаре сайланды

Бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасарлары вазифасына Юрий Камалтынов һәм Римма Ратникова, Дәүләт Советы Секретаре вазифасына Лилия Маврина сайланды.

Әлеге вазифаларга кандидатларны  ТР Дәүләт Советы спикеры Фәрит Мөхәммәтшин тәкъдим итте. Кандидатлар өчен  утырышта катнашучыларның күпчелеге тавыш бирде. 

Юрий Камалтынов 2005 нче елдан алып 2013 нче елга кадәр ТР Президент Аппараты белән җитәкчелек итте. 2013 нче елдан 2014 нче елның сентябренә кадәр ТР Премьер-министры урынбасары вазифасын башкарды. Агымдагы елның сентябрендә ТР Дәүләт Советы депутаты итеп сайланды. Бүген ул ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары вазифасына сайлап куелды. 

Римма Ратникова 2004 нче елдан бирле өченче һәм дүртенче чакырылыш Дәүләт Советы Рәисе урынбасары булып эшләде. Бүген ул янә шушы вәкаләтләрен бишенче чакырылыш Дәүләт Советында дәвам иттерәчәк. Ул шулай ук ТР Журналистлары берлеге рәисе дә. 

Лилия Маврина парламент Секретаре вәкаләтләрен 2009-2014 нче еллар дәвамында IV чакырылышта да башкарган иде.

"Татар-информ" МА язмалары буенча


Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования