Вернуться к обычному виду

Фәрит Мөхәммәтшин ТР Дәүләт Советы Рәисе итеп сайланды

 
01.10.2014

Фәрит Мөхәммәтшин ТР Дәүләт Советы Рәисе итеп сайланды

Бүген V чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутатлары ТР Дәүләт Советы Рәисе итеп Фәрит Мөхәммәтшинны сайлады.
Татарстан парламенты җитәкчелегенә ике кандидат: Фәрит Мөхәммәтшин (“Бердәм Россия” сәяси партиясе) һәм Хафиз Миргалимов (“КПРФ” сәяси партиясе) тәкъдим ителгән иде. 

Яңа спикерны сайлау яшерен рәвештә электрон тавыш бирү юлы белән башкарылды. 

ТР Дәүләт Советы Рәисе итеп сайланган Фәрит Мөхәммәтшин кандидатурасын яклап 88 депутат тавыш бирде. Хафиз Миргалимов исә 8 депутатның тавышын җыя алды.

Фәрит Мөхәммәтшинны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тәбрикләде. "Сезнең киләчәктә дә парламент белән уңышлы идарә итеп, аны Татарстан үсешенә юнәлтәчәгездә шигем юк. Сезнең хуҗалык эшләрендә, Хөкүмәттә һәм парламентта эш тәҗрибәгез бик бай", - дигән сүзләр белән мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов.

Президент ассызыклаганча, республиканың үсеше уңышлары хакимиятнең барлык тармакларының җайга салынган хезмәттәшлегенә нигезләнә. "Мин бу хакта гел кабатлап киләм. Бу эш киләчәктә дә дәвам иттерелергә тиеш", - диде Рөстәм Миңнеханов һәм Фәрит Мөхәммәтшинны котлап, изге теләкләрен җиткерде. 

Фәрит Мөхәммәтшин исә үзенә карата булган ышаныч өчен рәхмәтен ирештерде. "Бу өметне акларга тырышырмын, дәүләт, муниципаль хакимият органнары эшчәнлегенең алга таба да уңышка китерүенә омтылачакмын", - дип вәгъдәләде ул. 

"Татар-информ" МА язмасы буенча

Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования