Вернуться к обычному виду

"Татнефть" экологик стратегия проектын эшләгән

 
01.10.2014

"Татнефть" экологик стратегия проектын эшләгән

"Татнефть" ААҖ 2016-2025 елларга экологик стратегия проектын эшләгән. 

РФның энергетика һәм экология өлкәсендәге стратегик документларыннан тыш, элегрәк кабул ителгән корпоратив документлар да стратегия нигезе булып хезмәт иткән. Хәзерге вакытта "Татнефть" ААҖ нең сәнәгый куркынычсызлык, хезмәтне һәм әйләнә-тирә мохитны саклау, 2000-2015 елларга экологик программа, 2010-2020 елларга ресурсларны саклау программасы өлкәсендәге сәясәте гамәлдә.

Стратегия проектында төп максатлар сыйфатында: куркынычсыз хезмәт шартлары тудыру, хезмәткәрләрнең һәм компания эшчәнлеге районнарында яшәүче халыкның сәламәтлеген саклау; әйләнә-тирә мохиткә техноген йогынтыны киметү; табигый ресурслардан рациональ файдалану күрсәтелгән. Моның өчен "Татнефть", аерым алганда, иң яхшы технологияләрне үзләштерергә, яңа экологик куркынычларын киметү буенча превентив чаралар кулланырга вәгъдә итә. Компания, проектта язылганча, җитештерүдә экологик куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен үзенең барлык фәнни-техник потенциалыннан файдаланачак.   "Татар-информ"    

Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования