Вернуться к обычному виду

Кандидатларның табышлары күпме

 
12.09.2014

Кандидатларның табышлары күпме

Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатларның узган елгы табышлары һәм булган мөлкәтләре (анда җир участоклары, торак йортлар, квартирлар, дачалар, гаражлар һ.б. күчемсез милек, шулай ук, транспорт чаралары керә) турындагы мәгълүматлар, закон нигезендә, сайлауга кадәр матбугатта игълан ителергә тиеш. Кандидатлар үзләре биргән бу мәгълүматларны безнең редакциягә шәһәр һәм район территориаль сайлау комиссияләреннән җибәрделәр.

24нче Студентлар сайлау округы

1. Вилданов Дамир Насыйр улы 2013 елда 270мең 561 сум табыш алган. Түбән Камадагы 118, 9 кв. метрлы квартирында ½ өлеше бар.

2. Матвеев Валерий Алексеевичның узган елгы табышы – 54 мең сум. Түбән Камада 65.1 кв. метрлы квартирда 1/3 өлеше бар, “Nissan Qashkai” җиңел автомобиле (2012 елгы) бар.

3. Мезикова Илсөя Хаммат кызы узган ел 1 миллион 141 мең 585 сум табыш алган. Түбән Камада – 95,7 кв.метрлы квартиры, Казанда 37,1 кв.метрлы квартиры бар.



25нче Бызов сайлау округы

1. Абрамов Владимир Анатольевичның 2013 елгы табышы – 1 миллион 410 мең 515 сум. Сухрау авылында 1105 кв.метрлы җир участогы, шул ук авылда 225,5 кв. метрлы йорты, Түбән Камада 65 кв. метрлы Квартиры (1/4 өлеше), “Нефтехимик-74” кооперативында 19 кв.метрлы гаражы, “Toyota Rav-4” җиңел автомобиле (2011 елгы), “Корвет” мотокөймәсе бар.

2. Әюпов Динар Хәмбәл улы узган ел 96 мең 544 сум табыш алган. Түбән Камада – 117,8 кв.метрлы квартиры (1/2 өлеше), Мәскәү өлкәсендәге Аничково поселогында 59,1 кв.метрлы квартиры (1/2 өлеше), “Kia Sls Sportage” җиңел автомобиле (2011 елгы) бар.

3. Бикмурзин Азат Шәүкәт улының узган елгы табышы – 7 миллион 796 мең 475 сум. Түбән Камадагы ике квартирында (берсе – 129,5 кв.м., икенчесе – 65,4 кв.м.) 1/3 өлеше, “Toyota Land Cruiser” җиңел автомобиле (2011 елгы) бар.

4. Нагуманов Игорь Әнвәр улы 2013елда 13 мең 935 сум табыш алган. “BMW XI Sdrive 181” җиңел автомобиле (2012 елгы) бар.

26нчы Актүбә сайлау округы

1. Вәлиев Разил Исмәгыйль улының узган елгы табышы – 4 миллион 85 мең 918 сум. Зеленодольск районында – 400 кв.метрлы, Казанда 24,54 кв.метрлы җир участоклары; Казанда 171,6 кв.метрлы квартиры (1/2 өлеше), Казанда 222,7 кв.метрлы йорты (1/2 өлеше); Зеленодольск районында 79,9 кв.мертлы дачасы (1/2 өлеше); Казанда 24 кв.метрлы гаражы; Казанда 22,3 кв.м. стоянка урыны (1/2 өлеше) бар.

2. Тураев Демьян Петровичның узган елгы табышы – 324 мең 881 сум. Түбән Камада 71,3 кв.метрлы квартиры (1/2 өлеше), ВАЗ – 21102 җиңел автомобиле бар.

3. Юнысов Фәрит Мәүлет улы 2013 елда 184 мең 569 сум табыш алган. Өч җир участогы (Яңа Чишмә районында – 4087 кв.м. һәм 688 кв.м., Казанда – 506 кв.м.), ике йорты (Казанда – 205,2 кв.м., Яңа Чишмә районында – 312,1 кв.м.); Яңа Чишмә районында столярлык мастерское; “Renault-logan” җиңел автомобиле бар.

4. Яһудин Альберт Әхмәтвагыйз улы узган елгы табышын 155 мең 250 сум дип күрсәткән. Түбән Камада 1339 кв.метрлы җир участогы (1/5 өлеше), Түбән Камада 127,6 кв.метрлы квартиры (1/4 өлеше) бар. "Туган як"

Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования