Вернуться к обычному виду

Бәйрәм итик көн буе

 
12.09.2014

Бәйрәм итик көн буе

 “Туган як”та инде хәбәр ителгәнчә, быел Түбән камада Шәһәр көне 14 сентябрьдә – Татарстан Республикасы дәүләт советына депутатлар сайлау белән бер көндә үткәрелә. Бу юлы Шәһәр көнен халыкны бер генә мәйданга җыеп түгел, ә берьюлы әллә ничә урында оештыралар.

12.00-13.00. Тынычлык урамында предприятиеләр һәм оешмалар вәкилләре демонстрациясе.

14.00-17.00. Концерт-күңел ачу программалары. Вахитов урамындагы чыршы шәһәрчегендә – “Ләззәт”, “Сүрәкә”, “Яшьлек”, “Кайтаваз” , “Панорама”, “Шанкарав”, “Романтики” ансамбльләре; “Шатлык” сәүдә үзәге янындагы мәйданчыкта – “Чишмә”, “Талир тәңкә”, “Второе дыхание” ансамбльләре; Химиклар урамының 16г йорты янәшәсендәге чыршы шәһәрчегендә – “Илһам” ансамбле; аттракционнар паркында “Нардуган” ансамбле катнаша. Тукай һәйкәле янында “Кама таңнары” әдәби берләшмәсе әгъзалары үз шигырьләрен укыячак. Халык иҗаты йортында, “Җәлил” кинотеатры янында, “Нефтехимик” боз сараенда, “Кояшлы алан” паркында, “Шинник” спорт комплексы янындагы чыршы шәһәрчегендә һәм Гайнуллин урамындагы ишек алды мәйданчыгында да концертлар, күңел ачу уеннары була. Шәһәр музее каршындагы мәйданчыкта кызыклы күргәзмәләр карый аласыз.

20.00-23.00. Нефтехимиклар паркында гала-концерт, анда Мәскәүдән “Кар-Мэн”, “Think Twice”, “Мураками” төркемнәре, Андрей Державин, Алена Тойминцева, Андрей Сапунов, Казаннан Татарстанның атказанган артистлары Артур Минһаҗев һәм Марат Галимов катнашачак.

23.00. Нефтехимиклар паркывнда бәйрәм фейерверкы. "Туган як"

Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования