Вернуться к обычному виду

Пенсия ник кимегән

 
19.09.2014

Пенсия ник кимегән

 “Сентябрь аенда пенсия акчасын августныкыннан шактый киметеп китерделәр. Базарга барган идем, анда да шул хакта сөйләп тордылар. Янәсе, Украинага ярдәм итеп җибәрү өчен, пенсиядән акча тотып калганнар. Бу чынмы-түгелме? Ни өчен бу айда пенсияне киметкәннәр? Пенсия фондында озак еллар җитәкче булып та эшләгән Тәгъзимә ханым картлар-карчыклар төшенерлек итеп аңлата, шуннан сорап, сәбәбен газетада язып чыгыгыз әле.

Фатыйма Габидуллина”.

Газета укучыбыз соравына Пенсия фонды җитәкчесе урынбасары Тәгъзимә Садыйкова җавап бирә:

– Пенсиягә чыксалар да, эшләүләрен дәвам итүче кешеләр ала торган пенсия акчасының страховка өлеше кабат исәпләнелде. Һәм шул исәпләүдән чыккан сумма, эшләүче пенсионерның август ае пенсиясенә өстәлде. Бу – елга бер мәртәбә, август аенда эшләнә, аның өчен пенсионерның гариза язуы кирәк түгел (без заявительной основе). Кабат исәпләнелгән акча да, елга бары тик бер мәртәбә (!) – август аенда гына бирелә. Уртача алганда, пенсиянең кабат исәпләнелгән страховка өлеше 500-600 сум тирәсе булды. Әмма бу, эшләүче барлык пенсионерларга да август аенда шул күләмдә пенсиягә акча өстәлеп килгән дигән сүз түгел. Эшләүче пенсионерларның кайсыларыдыр кимрәк тә алгандыр, чөнки ул хезмәт хакының күләменә бәйле.

Ә инде Украинага булышу өчен пенсионерлардан акча тотып калу дигәне, гомумән, чынбарлыкка туры килми. Андый нәрсә юк. "Туган як"

Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования