Вернуться к обычному виду

Шәһәр көнен билгеләп үттек

 
Шәһәр көнен билгеләп үттек 19.09.2014

Шәһәр көнен билгеләп үттек

 Гел эш-мәшәкатьтән генә торган бу дөньяда, яшәү шатлыгын тою өчен, сирәк кенә булса да, бәйрәмнәр дә кирәк икән шул. 14 сентябрьдә, иртән торуга ук, үз-үземә, русчалатып әйткәндә, “установка” биреп куйдым: сайлауга баргач та, кибеткә кергәч тә, трамвайга я автобуска утыргач та, бер генә җитешсезлеккә дә игьтибар итмәскә, газетачы икәнемен онытып, бер генә көн ваемсыз бәхетле булып яшәп карарга! Әллә шул үз-үземне ышандыруым файдасы булды, әллә иртәдән үк шәһәрне үз эченә бөтереп алып кергән күтәренке бәйрәм рухы йокты – подъездан чыгуга ук, күңел төрле яткан яңгыраган дәртле көйләр агымына иярде.

Әле вакыт иртә булса да, бәйрәм үзәге – демонстрация булачак Тынычлык урамындагы биек батут-шугалакларда бала-чага рәхәтләнә. Башка чакта 10 минуты 50 сумнан артмаса, бәйрәм бәяне сикерткән: 150 сумга менгереп куйган. Аю һ.б. уенчыклар тезеп куелган өстәл тирәсендә дә балалы кешләр туктала. Ул призларга ия булу өчен, лото-трон эчендәге төсле шарларның берсен-берсен 100 сумга сатып алырга кирәк. Тик, нишләптер, уенчык урынына Россия флагы тоттыралар бала-чага кулына. Икешәр яки өчәр баласы булган, өстәвенә айлык гаилә керемнең яртысын диярлек “ипотека” кимерүче ата-ана бу тирәдән баласын ерак йөртергә мәҗбүр буладыр. Һичьюгы шушы ике зур бәйрәмдә – Шәһәр көне һәм “Единая Россия” тарафдарлары тантанасы (сайлауда өстен чыгасы, күрәзәчеләрдә юратмыйча да, аңлашыла иде) булган 14 сентябрьдә генә булса да, сабыйларны үзенә тарта торган уеннарны табыш чыганагына әйләндертмичә, арзанрак бәя билгеләтергә иде ул эшмәкәрләргә! Монысын алдагы көннәр өчен язам, әле бит Түбән Камага шәһәр статусы бирелүнең 50 еллыгын билгеләп үтәр көннәр алда...

Тынычлык урамында, элекке “Шатлык” сәүдә үзәге яклап, кул эше осталары үзләренең иҗат җимешләрен сатып торалар: сәйләннән һәм төрле ташлардан үрелгән куак-сувенирлар, табигый таш валчыкларыннан ясалган картиналар һ.б. Алары янында да кеше өзелми.

Ә юлның икенче ягында хыялга бай түбәнкамалылар фантазиясендәге шәһәребез макеты урнашытырылган. Анысын, башлыча, яшьләр кызыксынып күзәтә. Урта бер җиренә арка терәкле зур агач урындык-тәхет урнаштырылган һәм үрмәкеч пәрәвәзен хәтерләтә торган агач корылма янына да кеше күп – бар да кесә телефонына фотога төшә. Анысы – рәссамнарның хыял җимеше, архитекторлар исә агач такталардан ком сәгате төзеп куйганнар. Үзенчәлекле ком сәгатенең тирә-ягына эскәмия ясап, җете сарыга буяп та җибәргәннәр. Бәйрәм карап арыгач, утырып хәл алыр һәм вакытлы сәхнәдәге җыр-биюләрне тамаша кылыр өчен менә дигән. Тик халык аны утыргыч түгел, ә тамак ялгап алу урынына әйләндергән. Вакытның, яшәүнең кадерен һәм тәмен белүе остакуллар ясаган агач корылмалар байтак һәм аларның һәркайсында бала-чага кайнаша...

Бар да түземсезлек белән көткән демонстрация үзенең купшылыгы белән таң калдырып, тамаша кылып торучы халыкның кәефен тагын да күтәрде, бәйрәм рухы бүләк итте. Демонстрацияне, Россия, Түбән Кама флагларын күтәргән кадетлар корпусы һәм 31нче мәктәпнең МЧС классы укучылары башлады. Тигез рәт булып, бер аяктан атлаучы укучылар колонна өстен каплаган флагларны күтәреп узуга, алар артында шәһәребезнең мактаулы гражданнары, халык арасында абруй казанган элекке җитәкчеләре, хөрмәтле ветераннар колоннасы күренде (уртада – муниципаль район башлыгы, шәһәр мэры Айдар Метшин иде). Алар үзләре өчен махсус көйләнгән бәйрәм трибунасына уздылар. Һәм, урамның ике ягына тезелгән халык кебек үк, демонстрантлар колоннасында баручыларны зур соклану белән күзәттеләр. Демонстрантлар колоннасында – Түбән Камадагы милли җәмгыятьләр, “ТАНЕКО”, “ТАИФ-НК”, торак-коммуналь хезмәт, 1нче ПАТП, НПАТП, шәһәр электр транспорты предприятиесе коллективлары һ.б. узды. Җете бизәкле уенчык вагоннарга утырган сабыйлар артыннан балалар бакчалары мөдирләре, тәрбиячеләре сафы атлады. Алардан соң кадетлар корпусы барабанчылары килгәне күренде. Барабанчылар җитәкчеләр трибунасы каршында туктап, күргәзмә чыгыш күрсәтеп үттеләр. Шәһәрдәге мәктәпләрдә, гимназияләрдә, лицейларда эшләүчеләр, колледжларда, техникумнарда, вузларда укучылар, банкларның хезмәткәрләре, икмәк комбинаты, “Просто молоко” эшчеләре... Үзебезнең һәм күрше Чаллы шәһәрләре байкерлары хәтәр кәттә мотоцикллары белән шаккатырдылар. Яшьлегемдә, әле Казанда чакта, бу төр техника белән җенләнеп алган идем. Шул чирем кузгалып куйды. Түзә алмадым, кояш нурыдай сап-сары чәчәкләр арасыннан фотоаппаратым объективын байкерларга юнәлттем... Спортчылар колоннасындагы волейбол тубы күтәргән кызларның шушы сап-салкын көндә ярым шәрә баруларын күргәч кенә, туңып-калтыранып, чынбарлыкка кайтып төштем...

Тынычлык урамы буйлап сәгать дәвамында агылган һәм, әйтүләренчә, биш мең кешене үз эченә алган демонстрантлар төркемендә иң ахырдан ак күлмәкле кәләшләр белән яшь кияүләр килүе күренде. Алар үзләре дә, утырып килгән ак машиналарының иң соңгы булып тукталганы һәм патша каретасын хәтерләткәне дә матур әкияттәй тоелды. Кем нинди хисләр кичергәндер, белмим, ә миңа гаилә юлында тәүге адымнарын ясаучы бу тугыз парның бәхетләре, йөрәкләреннән нурдай агылып, бар тирә-юньгә күчкәндәй тоелды. Парлап атлаганда янәшәләреннән һавага күтәрелгән ап-ак күгәрченнәр бу яшьләрнең үзләренә дә һәм бүгенге көндә барыбызның да үз шәһәре булган Түбән Камага да бәхетле язмыш юрыйлардыр кебек тоелды...

Татарстан дәүләт советына депутатлар сайлау белән бер көндә уздырылган Шәһәр бәйрәме нефтехимик паркында эстрада йолдызлары концерты (паркта урын калмаганлыктан, биредә көйләнгән зур экран аша аны урамда тамаша кылучылар да байтак булды) һәм сокландырыгч фейерверк белән төгәлләнде. "Туган як"

Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования