Вернуться к обычному виду

Бердәмлек үзенең көчен күрсәтте

 
19.09.2014

Бердәмлек үзенең көчен күрсәтте

Дүшәмбе иртәсендә, эшкә киткәнче телевизорны ачтым. Үземә дә өч сайлауда территориаль округ сайлау комиссиясе секретаре булырга туры килгән иде. Чир китәр, гадәт калыр, дигәндәй, сайлау нәтиҗәсенә битараф була алмыйм...
Татарстан дәүләт советына депутатлар сайлауда бу юлы да «Единая Россия»нең өстен чыгасы алдан ук билгеле иде инде. Ник дигән сорауга һәркемнең үз җавабыдыр, мөгаен.
Әгәр дә илдә соңгы вакытта барган вакыйгалар халыкны берләштерде, бердәм көчкә әйләндерде дисәм, хата булмас. Әле сайлауга кадәр бер атна алдан, Кама Аланындагы торак-коммуналь хезмәт тармагында эшләүче бер ханым белән юлдаш булырга туры килгән иде. Сөйләшеп киттек. Үзләренең алдан ук барып сайлап куйганлыкларын, бюллетеньнәрне аерым конвертларга салдырганнарын телгә алды. Кемгә тавыш бирдегез соң дип кызыксындым. «Единая Россия»гә, башка тагын кайсысына булсын?!», диде ул ханым.
Әлеге ханым кебек уйлаучылар барлык сайлаучыларның Татарстан буенча – 84,24, безнең шәһәрдә – 72,48, ә районда 86,21 процентын тәшкил иткән. «Единая Россия»нең дәрәҗәсе күтәрелүгә, соңгы вакытта Россиядә барган вакыйгаларга бәйле рәвештә, президент Путинның абруе арту да тәэсир иткәндер. Дөнья агрессоры Америка белән ике араның тәмам бозылып, «салкын сугыш»ка китерү куркынычы тудыру ихтималын белә торып, сәяси аренада хәлиткеч адымга бару – Кырымны Россиягә кушу өчен үз-үзеңә ышану һәм ныклык кирәк. Путинның ул адымы ил халкы тарафыннан тулысынча хуплангандыр. Украина кулы белән Америка безнең Россияне сугыш кырына әйләндерергә омтылса да, Путин ул мәкерле җәтмәгә дә капмады... Менә ни өчен сайлаучылар «Единая Россия»гә үз тавышларын бирделәр. Алардан кала, моңа кадәр коммунистлар да күп тавыш җыя иде, әмма бу сайлауны алар инде икегә бүленеп, аерым ике партия буларак каршыладылар. Бүленгәнне бүре ашый, дип, халык белеп әйткән. Коммунистларның уңышсызлыкка очрау сәбәбе шулдыр...
«Единая Россия»нең уңышына килгәндә, Путинның да һәм үзебезнең Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның да әлеге партия гаранты булулары да үз эшен иткәндер. Президентлар һәрчак кеше күзе алдында бит. Аларның уңышлары белән тулы бер республика һәм тулы бер ил уңышы бәйле. Татарстан президентының республика икътисадын ныгытуга куйган өлешен бәяләү өчен, бүгенге көндә республикабызның куәтле нефть эшкәртү тармагына әйләнгәнен һәм, бу уңайдан, безнең белән дөнья күләмендә исәпләшүләрен, чит илләрнең алдынгы фирмалары хезмәттәшлек итүен әйтү дә җитәдер.
Ә инде Түбән Камага килгәндә, нефть химиясе белән бәйле предприятиеләрнең көннән-көн арта баруын күреп тә, республика икътисадының киләчәге өметле буласына ышанасың. Моның шәһәр мохитенә һәм сәламәтлеккә тәэсире – аерым мәсьәлә (агач кискәндә, йомычка чәчрәми калмый...). Барысын да белә, халык киләчәге өчен бик нык көч куеп тырыша торган җитәкчеләр анысын да күрәдер... Халык, олы ышаныч күрсәтеп, «Единая Россия»гә үз тавышын биргән икән, Түбән Каманың тирә-юне сафлыгын һәм халкының сәламәтлеген кайгырту буенча, шушы хакимият партиясеннән ныклы эш көтәргә хакы бардыр...
Сайлауны халык хәзер зур түземсезлек белән көтеп ала. Һәм моның сәбәбе дә бар. Әйтик, шушы сайлау уңаеннан, кешеләр 14 сентябрьдә көне буе рәхәтләнеп күңел ачтылар, бердәм булып, ял иттеләр. Сайлау алдыннан җитәкчеләрнең («Единая Россия» вәкилләре!) халык җыеннары оештырып, кешеләрнең зарларын тыңлаулары; шәһәр ишегалларының барысына да кул тиеп җитмәсә дә, ничәмә-ничә еллар халыкның теңкәсенә тиеп беткән Төзүчеләр поселогына илтә торган юлга (ике яклап та берәр метрга тарайтып) асфальт түшәлүе; хәтта сайлау борын төбендә чакта да Гагарин урамыннан алып, Спортивная буйлап олы юлны асфальтлаулары; 50ләп милләт вәкиле яши торган Түбән Камада күптән түгел Халыклар дуслыгы йорты ачылуы һ.б. – болар әле сайлау елында башкарылган эшләрнең бик азы гына...
Кыскасы, «Единая Россия» партиясе җитәкчелегендә, үзебезнең муниципаль район, Татарстан һәм Россия җитәкчелеге халыкны алга, яңа үрле якты бер киләчәккә илтәдер. "Туган як"

Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования