Вернуться к обычному виду

Рульдәгеләр игътибарына

 
22.09.2014

Рульдәгеләр игътибарына

 Искесен тапшыра аласыз
Бу елның 1 сентябреннән иске машиналарны утильләштерү программасы яңадан эшли башлады.
Исегездә булса, утильләштерү программасы 2010 елның мартыннан 2011 елның июненә кадәр эшләп алган иде инде. Ул вакытта, автомобиль сатып алучыларга 50 мең сум күләмендә ташлама ясалды. Шул вакыт эчендә күпләр иске машиналарын яңаларына алыштырырга өлгерде. Дөрес булса, шул программа эшләгәндә, безнең республикада 25 мең кеше искесен тапшырып, яңа автомобиль сатып алырга өлгергән.
Шуны исегездә тотыгыз: бу программада катнашырга теләүчеләрнең машиналары исәптән төшмәгән булуы шарт. Тагын бер нәрсә – син алырга теләгән «тимер ат» Россиянеке яки Россиядә җыелган булырга тиеш. 
Программа инде сентябрь башыннан ук эшли башласа да, әлегә Татарстан автосалоннары бу турыда дәшми. Тик шулай да, иске машинагызны сатарга яки алыштырырга теләсәгез, интернет битләрендә казынып, программа турында җентекләп белешә аласыз. 
Бер көнне - машинасыз
22 сентябрь, дөнья күләмендә, автомобильсез көн дип билгеләнгән. Быел ул «Шәһәр – кешеләр өчен, яшәү өчен урын» девизы астында үтә.
Әгәр дә 2013 ел дәвамында һавага таралган зарарлы калдыкларның 25 проценты автотранспорт өлешенә туры килгәнен исәпкә алсак, химия газлы шәһәребезнең халкы гына түгел, агач-куаклары, эт-мәчеләре, һавасы һәм шул күктә канат кагучы кошкайлары никадәр кызганыч хәлдә икәнен аңлавы авыр түгелдер. Шуны истә тотып, һичьюгы шул 22 сентябрьдә генә булса да, шәхси автомобильләрегезгә утырмыйча, җәяү йөрсәгез иде... "Туган як"

Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования