Вернуться к обычному виду

Юбилейларыгыз белән

 
26.09.2014

Юбилейларыгыз белән

 Түбән Камада гомер кичерүче әниебез Роза Салих кызы ГӘРӘЕВАга шушы көннәрдә 65 яшь тулды.

Кадерле әниебез! Сине туган көнең уңаеннан котлап, алдагы гомереңнең дә, җир йөзенә үзеңне китергән алтын көзләрдәй, шатлык-куанычларга мул булуын, җаныңның кояштай балкып торуын телибез.

Синең шикелле үк, быел 65 яшь чиген узган әтиебез Минәзәл Гыйльмулла улы белән алдагы тормышларыгызны да иминлектә, тигезлек һәм татулыкта уздырырга, барыбызның бәхетенә, һәрчак исән-сау булып, җан тынычлыгында һәм парлап әле бик озак яшәргә язсын.

Изге теләкләребезне юллап, балаларыгыз Рафаэль-Гүзәлия, Зөлфия-Фәрит. Онык-ларыгыз Булат, Азат. Бу теләкләргә әбиебез Наҗия, Энҗе апабыз һәм энең Рушан белән улы Раил дә кушыла.

* * *

Гөлзирә Әүхәди кызы Вәлишинага – 50 яшь!

Кадерлебез! Сине туган көнең белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Бәхет, сәламәтлек телибез.

Юбилеең белән кайнар котлап,

Изге теләк бүләк итәбез.

Һәрчак безгә шатлык өләшүче

Булырсың дип өмет итәбез.

Сиңа булган безнең хөрмәтебез

Урын алсын йөрәк түреңдә.

Шатлык-куанычлар, ак бәхетләр

Юлдаш булсын сиңа гомергә.

Иң изге теләкләр белән, әти-әнкәй һәм барлык туганнарың. "Туган як"

Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования